Кайнар хәбәр

Путин Украинадагы сугышта катнашучы туганы яки баласы булган тоткын хатын-кызларга ярлыкау биргән

Русия колониясендә утыручы хатын-кызның балалары белән очрашуы. Архив фотосы
Русия колониясендә утыручы хатын-кызның балалары белән очрашуы. Архив фотосы

Барлыгы 52 хатын-кыз ярлыкау алган, әмма Кремль хәбәрендә аларның исемлеге чыкмады.

Русия президенты Владимир Путин хөкем ителгән 52 хатын-кызны ярлыкау турында фәрман имзалаган. Беренче чиратта балалы һәм Украинадагы сугышта катнашучы хәрбиләрнең туганнары булган хатын-кызларга ярлыкау бирелгән. Бу хакта бүген, Халыкара хатын-кызлар көнендә Кремль сайты хәбәр итте.

"Ярлыкау турында карар кабул иткәндә дәүләт башлыгы гуманлылык принципларыннан чыгып эш итте. Беренче чиратта балигъ булмаган балалары булган, авырлы хатын-кызлар, шулай ук туганнары "махсус хәрби операция"дә (Украинага һөҗүмне Кремль шулай атый - ред.) катнаша торган хатын-кызлар ярлыканды", диелә хәбәрдә.

Ярлыкау алган тоткыннарның исемлеген чыгармаганнар.

  • Украинадагы сугышта катнашуны сәбәп итеп Русиядә моңарчы ир тоткыннарга да ярлыкау бирделәр, башта аларны билгеле бер вакытка сугыш кырына җибәрәләр, ә контрактлары беткәннән соң алар өйләренә кайта.
  • Шул рәвешле Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русиядә даими рәвештә үтерүчеләрне, көчләүчеләрне һәм башка авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәрне иреккә чыгара башладылар. Аларның корбаннарының туганнары протест белдерсә дә, нәтиҗәсе юк.
  • Мәсәлән былтыр ноябрьдә Сахалин өлкәсендә кимендә дүрт кешене үтергән, кеше ашаучы Денис Горинны иреккә чыгарулары билгеле булды. Аны колониядән азат итеп, Украинадагы сугышка җибәргәннәр.
  • Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков илдә авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр үз гаепләрен Украинадагы сугышта "кан белән юа" диде. Шул рәвешле Песков беренче тапкыр рәсми рәвештә авыр җинаять кылган тоткыннарның фронтка алынуын, аларга президент ярлыкавы бирелүен таныды.
  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең төрле җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора. Әйтик Байкал аръягында яшь кызны үтергән өчен хөкем ителгән ир ярлыкау алып сугышка киткән, кайткач тагын бер кызны үтергән.
  • Былтыр ноябрь башында Башкортстанда "Вагнер" белән Украинадагы сугышта булып кайткан егет үзенең таныш кызын көчләде.
  • Аңарчы Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар.
  • Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG