Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышеваны яңа хөкем карары чыгару өчен Уфага алып китәчәкләр

Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Элегрәк Чанышеваны Пермь төбәгендәге Березники шәһәрендә урнашкан 28нче төзәтү колониясеннән алып китүләре хәбәр ителде. Берничә көн буе аның кайда булуы билгеле түгел иде. 

Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева Пермьдәге тикшерү изоляторында табылган, аны якын арада Уфага җибәрәчәкләр. Бу хакта Навальный такымында хәбәр иттеләр.

Кассация мәхкәмәсе Чанышева эшен Башкортстан Югары мәхкәмәсенә кире кайтарган иде, чөнки прокуратура Лилия Чанышева эше белән бәйле шикаятьне яңадан карауны сорады.

Прокуратура фикеренчә, йомшартучы хәлләр дип китерелгән дәлилләр "шулкадәр йомшак җәза бирү өчен җитәрлек дип табыла алмый", чөнки аларга карап кына Чанышева гамәлләренең җәмгыятькә тудырган куркынычы кимеми. Ягъни, гаепләү мәхкәмә карарын — 7,5 елга иректән мәхрүм итүне — артык йомшак дип саный. Дәүләт гаепләүчесе аңа җәзаны кырыслатып 10 елга иректән мәхрүм итү карары чыгаруны таләп итә.

Элегрәк Чанышеваны Пермь төбәгендәге Березники шәһәрендә урнашкан 28нче төзәтү колониясеннән алып китүләре хәбәр ителде. Берничә көн буе аның кайда булуы билгеле түгел иде.

  • Былтыр 14 июньдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны 7,5 елга колониягә хөкем итте.
  • Аны "вазифасыннан файдаланып экстремист оешма оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 282.1нче маддәсе, 3нче өлеше), "экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру"да (Җинаять кодексының 280нче маддәсе, 1нче өлеше), "ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма гамәлләрен пропагандалау"да (239нчы маддә, 3нче өлеше) гаепле дип таптылар.
  • Чанышева хөкем карары белән риза түгеллеген белдереп шикаять язды.
  • 7 ноябрьдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышевага чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG