Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәктәпләрендә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресендә "Русия халыкларының бердәмлеге" турында сөйләячәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Дәрестә укытучылар балаларны тынычландырырга һәм Русиянең күпмилләтле ил булуын искәртергә тиеш диелә.

"Крокус Сити Холл"дагы һөҗүмнән соң бүген, 25 мартта, Русия мәктәпләрендә узачак "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресе "Русия халыкларының бердәмлеге"нә багышланган булачак. Балалар кәгазьдән ак крокус чәчәкләре кисәчәк, ә укытучылар аларга Владимир Путин мөрәҗәгатен күрсәтәчәк һәм Русиядәге милли дуслык, Кытай белән Фәләстиннең кайгы уртаклашуы турында сөйләячәк. Бу хакта "Осторожно, новости" җиткерә.

Басма "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" сайтында 1-11нче сыйныфлар һәм көллиятләр өчен чыккан сценарийны караган.

Дәрестә укытучылар балаларны тынычландырырга һәм Русиянең күпмилләтле ил булуын искәртергә тиеш диелә. "Дошман безне бүлгәләргә тели. Хәзер кешеләрне милли билгеләре ягыннан талаштырырга тырышу - махсус эшләнсә дә, очраклы эшләнсә дә, дошманга эшләү булып тора. Террорчылыкның милләте юк. Ә әгәр җиңәргә теләсәк, безгә берләшергә һәм бер-беребезгә тотынышырга кирәк", дип сөйләргә кушылган аларга.

Шулай ук балаларга террорчылыкның ни булуын аңлатачаклар, "ул бөтен дөньяда бар, әлегә бер генә ил дә бу куркыныч күренешне тулысынча юк итә алмады" диячәкләр.

Шуннан соң укучыларга Русия президентының мөрәҗәгатен күрсәтәчәкләр. Аның берләшергә кирәк дигән сүзләрен кабатлаячаклар. Русиядәге милли оешмаларның, чит илләрнең кайгы уртаклашуын искәртәчәкләр. "Санап үтелгән илләр арасында мөселман дәүләтләре күп. Бу аларның террорчылыкны чын-чынлап кабул итмәвен күрсәтә. Президентыбызның сүзен тагын бер кабатлыйм - террорчылыкның милләте юк, террорчылар теләсә кайсы илдә булырга мөмкин" дип сөйләргә тиеш була укытучылар.

  • 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залына билгесез кешеләрдән торган төркем бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде. Атыш барышында шулай янгын башлана.
  • Хәзергә булган рәсми мәгълүматларга күрә 137 кеше һәлак булган, 152 кеше яраланган.
  • Теракт ясауда шикләнелгән дүрт кеше чыгышы белән Үзәк Азиядән. Аларны Украина чигеннән 130 километрда тоткарлаулары турында әйтелде.
  • "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" —Мәгариф миниcтрлыгының былтыргы уку елында керткән патриотик дәресе. Министрлык карарында әйтелгәнчә, бу дәресне "мәктәп укучыларында Ватанга мәхәббәт, илең өчен горурлык, ватанпәрвәрлек формалаштыру" өчен үткәрәләр. Мәктәпләргә бу дәресләрне Русия Украинага бәреп кергәннән соң берничә ай узгач керттеләр.
  • Русия мәгариф министрлыгы дәресләргә йөрүне мәҗбүри дип әйтте, ә анда кермәгән балаларны полициягә исәпкә куя, аларның әти-әниләренә опека оешмасы белән яный башладылар.
  • Былтыр 11 декабрьдә Русиянең 8-11 сыйныф укучыларына "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"нең чираттагы чыгарылышын күрсәттеләр, ул Конституциягә багышланды. Роликта сенатор Андрей Клишас укучыларга Төп канунны янәсе Владимир Путин түгел, русияләр үзләре үзгәртергә тәкъдим иткән дип сөйләде.
  • Ә быел февральдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган дәресендә балаларга сугышта катнашучылар видеосы күрсәтелде. 5-7 сыйныфлар өчен дәрес сценариенда Икенче дөнья сугышы турында сөйләгәннән соң укытучыга Украинадагы сугыш темасына кагылырга кирәк дип язылган иде. "Кызганыч, безнең ил кабат шундый хәлдә калды: аның азатлыгын, дәүләт мәнфәгатьләрен һәм территориаль бөтенлеген саклау кирәк. Һәм безнең "махсус хәрби операция"дә катнашучы егетләр үзләренең бабаларының сугышчан данын лаеклы дәвам итә".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG