25 елга кырыс тәртипле колониягә утыртылган оппозиционер сәясәтче Владимир Кара-Мурзаның хатыны Русиядәге сәяси тоткыннарны азат итү өчен тоткыннар белән алмашуны тәкъдим итә. Бу хакта Евгения Кара-Мурза Женевада журналистларга әйтте, дип җиткерә DW.
"Бу кешеләрнең гомерләрен коткару өчен бөтен чараларны кулланырга кирәк", дигән ул.
Евгения Кара-Мурза иренең генә түгел, башка активистларның да куркыныч астында булуын искәрткән, аерым алганда Украинадагы сугышка каршы чыгуы өчен төрмәгә утыртылган рәссам Александра Скочиленконы, Русиянең Украинага һөҗүмен тәнкыйтьләгән өчен ирегеннән мәхрүм ителгән Мәскәү депутаты Алексей Гориновны телгә алган.
Колониядә Алексей Навальный үлгәннән соң (тарафдарлары аны үтерделәр дип саный) Американың хокук яклаучы һәм хөкүмәтнеке булмаган кайбер оешмалары АКШ президенты Джо Байденга ачык хат язды.
Хатта әйтелгәнчә, әгәр АКШ азат итүгә ирешә алмаса, Владимир Кара-Мурза "Кремльнең чираттагы корбаны" булырга мөмкин. Мөрәҗәгатьтә оппозиционерның АКШта вакытлыча яшәүгә рөхсәте бар, димәк Америка хөкүмәте аны канунсыз тоткарланган зат дип таный ала һәм Русия белән тоткыннарны азат итү турындагы сөйләшүләргә аның исемен дә кертә ала, дип искәртелә.
Хәзерге вакытта колониядә утыручы Русия оппозиционеры Илья Яшин да "Кара-Мурзаны тизрәк азат итүгә ирешү өчен бөтен дипломатик коралларны эшкә җигәргә" чакырып БМО җитәкчелегенә, АКШ президентына, Европа берлеге илләре лидерларына мөрәҗәгать итте.
Ул Навальный белән Кара-Мурзаның эшчәнлегендә охшаш якларны китерә, икесе дә Русия президенты даирәсенә "шәхси проблемнар тудырды", "икесен дә Путин элегрәк үтермәкче булган иде инде", диде.
Кара-Мурза ике тапкыр: 2015 һәм 2017 елларда "төгәл билгеле булмаган маддә белән агуланып" кома хәлендә реанимациягә керде.
- 2023 елның апрелендә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер Владимир Кара-Мурзаны 25 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Аны дәүләткә хыянәттә, гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуда һәм "теләнмәгән" оешма белән хезмәттәшлек итүдә гаепле дип таптылар. Кара Мурза Омски өлкәсендәге 7нче төзәтү колониясендә утыра.
- Төрле саннарга караганда, меңләп кеше Русиядә сәяси сәбәпләр белән рәшәткә артында утыра. Русиянең сәяси тоткыннары арасында Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева да бар. 30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты аны сәяси тоткын дип таныды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум