2022 елда Русиядән йөзләрчә мең кеше китте, беренче дулкын Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, февраль-март аенда булса, икенче дулкын исә көз айларында, Русиядә мобилизация игълан ителгәч булды. Халык башлыча Русия белән чиктәш илләргә, виза кирәк булмаган дәүләтләргә юнәлде. Соңрак исә аларның бер өлеше кире Русиягә кайтты, кемдер күченгән илләрдә кала алган, башкалары исә яңа илләргә күченеп карады.
Китү өчен популяр юнәлешләр арасында Төркия бар. 2022 елның азагында бу илдә вакытлы яшәү рөхсәте белән 154 мең булган, дип яза Reuters. Тик 2022 елның декабреннән Төркиядә вакытлы яшәү өчен рөхсәтне бирү очраклары нык кимеде, мондый документны беренче тапкыр алучылар өчен ул бөтенләй диярлек бирелми башлады.
Шулай итеп, быел майга Төркиядә яшәү рөхсәте булган русияләр саны 96 мең кешегә калган, дип искәртә Reuters. Алга таба бу сан тагын да кимергә мөмкин.
2022 елда Русиядән киткән татар-башкортлар мәдәни һәм дини якынлык аркасында еш кына Төркияне сайлады. Бу илгә күпме татар-башкортның килүе төгәл билгеле булмаса да, Истанбул, Анталия, Измир, Мәрсин кебек шәһәрләрдә аларның күбәюе билгеле факт, алар җирле чараларда теләп катнашты һәм үзләре дә чаралар үткәрә башлады.
Яшәү рөхсәтен озайтмау белән аларның да проблемнары барлыкка килде. Төркия Русиядән килгән төрки халыклар өчен чыгарма ясамый, аларга да еш кына вакытлы яшәү рөхсәтен бирми.
Азатлык соңгы айларда Төркиядән башка илләргә күченеп китәргә мәҗбүр булган ике егет белән сөйләште. Алар Төркиягә төрле илләр һәм юллар аша Казаннан, Татарстаннан килгән. Хәзер икесе дә гаиләләре белән яңа илләргә барып урнашканнар. Алардан Төркиядәге тормыш һәм яңа илгә күченүләре турында сораштык. Әңгәмәдәшләрнең чын исемнәрен иминлек максатыннан атамыйбыз.
Әңгәмәдәшнең чын исемен ни өчен атамыйбыз?
Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле әңгәмәдәшебез исемен атамаска үтенде. Азатлык аның исемен белсә дә, иминлек максатыннан атамый.
"Төркиядә яшәгәндә, аны чын эмиграция дип сизмисең"
Азат: 31 яшь, социаль челтәрләр белгече, чыгышы белән Башкортстаннан, озак вакыт Казанда яшәде.
Азат Төркиягә мобилизация башлаганнан соң, 2022 елның көзендә Казаннан күченгән. Төркиянең көньягындагы бер шәһәрдә ул торак та сатып ала алган. Биредә гаиләсе белән 1,5 еллап яшәгән.
Азат халыкара ширкәттә эшли. Шуңа Төркиядә ул чагыштырмача тыныч яшәгән, финанс кыенлыкларны артык сизмәгән.
— Гаиләм дә Төркиягә җайлашты, бу илне яратты. Безнең башка иммигрантлар белән аралашу формалашты, бер-беребезгә кунакка йөрештек. Атна саен төрекләр һәм минем кебек Русиядән килгән кешеләр белән футбол уйнадык. Хатыным белән төрек теле дәресләренә йөрдек, аларны Төркия үзе оештыра, теләгән кеше килеп йөри ала, — диде ул.
Диңгез буенда яшәү бөтенләй башка тәҗрибә, дип аңлата Азат. Ул яшәгән шәһәр зур түгел, тормыш әкерен һәм тыныч бара. Ул гаиләсе белән дә шул темпка ияләшкән. Аның тирәсендә татарлар күп яшәмәсә дә, алар белән дә аралашырга тырышкан. Барысы да 2022 елда күченгән булып чыкты.
Җирле халык бик кунакчыл, ачык йөзле
— Гомумән, Төркиядә яшәеш миңа бик ошады. Җирле халык бик кунакчыл, ачык йөзле. Ярдәм итәргә дип торалар. Минем бала булгач, безгә бөтенләй башка мөнәсәбәт булды, балаларны Төркиядә бик яраталар. Чит-ят кешеләр гел ярдәм итәргә дип торды, балага тәмле әйберләр каптырырга теләде. Баланы без әле бакчага йөртмәдек, яше әле кечкенәрәк, — ди ул.
Үз торагын сатып алуга карамастан, Азат Төркиядә вакытлы яшәү рөхсәтен ала алмаячагын аңлады.
— Төркия вакытлы яшәү рөхсәтен алу өчен сатып алынган торак бәясен гел күтәреп бара. Башта 75 мең доллар булса, хәзер торак бәясе 200 мең доллардан артык булырга тиеш. Бу коточкыч бәяләр, әлбәттә, моны бары тик иң бай кешеләр генә сатып ала ала. Кызганыч, минем фатирым бу таләпләргә туры килми булып чыкты, — ди Азат.
Ахыр чиктә, ул гаиләсе белән Төркиядә озакка кала алмаячагын аңлый. Вакытлы яшәү рөхсәте бетүен көтеп тормыйча төрле илләрне карый башлый. Ул эшенә бәйле Германиягә виза ясата ала һәм шунда күченә. Германия Төркиядән яшәү ягыннан нык аерыла, ди ул.
Германияне стабильрәк һәм ышанычлырак ил булып саныйм
— Беләсезме, Төркиядә яшәгәндә, аны чын эмиграция дип сизмисең. Ә менә Германиядә ул нык башкача. Бөтенләй башка мәдәният, эшкә һәм яшәешкә бөтенләй башка төрле караш. Ул начаррак яки әйбәтрәк дип әйтә алмыйм, гомумән, башка ул. Иң мөһиме, Германияне тотрыклырак һәм киләчәккә бәйле ышанычлырак ил булып саныйм, шуңа монда күчеп карарга булдык, — дип аңлата ул.
"Бөтен шартларны үтәсәк тә, безгә яшәү рөхсәтен озайтмадылар"
Артур: 28 яшь, чыгышы белән Казаннан. IT өлкәсендә, читтән торып эшли.
Артур да гаиләсе белән Казаннан Төркиягә 2022 елның октябрь уртасында күченә.
Сугышта катнашырга теләмәдем
— Мобилизация аркасында киттем, сугышта катнашырга теләмәдем. Мин армиядә хезмәт иткән кеше, мобилизациягә эләгү ихтималым зур булды. Шуңа беренче көнне үк хатыным белән илдән китәргә булдык, — дип аңлата ул.
Төркиядә ул башта Анталиядә тукталырга тели. Зур шәһәр, аның турында барысы да белә, Русиядән килгән халык та күп. Әмма Төркиягә килгәч, Анталиядә калу авыр икәнен аңлый.
Фатир хуҗалары нәрсә теләделәр, шуны таләп иттеләр
— Беренчедән, аренда бәяләр нык артты. Моннан тыш, фатир хуҗалары бер елга алдан түләп куюны сорадылар, бу бик зур акча. Ул чакта күп кеше килде, фатирлар бик күп булмады, ихтыяҗ шактый иде, хуҗалар ни теләделәр, шуны таләп иттеләр.
Анталиядә бер ара яшәгәч, альтернатив вариантлар эзли башладык. Измир һәм Мәрсин турында уйлаштык, ахыр чиктә Мәрсинне сайладык. Ул очсызрак һәм яшәү өчен җайлырак булып чыкты.
ВНЖны алучыларның соңгылар рәтендә идек
Без фатир арендалау хисабына туристик яшәү рөхсәтен (ВНЖ) алдык. Документ алу 1,5 айга сузылды. Бездән күп нәрсә таләп иттеләр, әмма барысы да бик яхшы узды. Ул чакта чиратлар зур, документ әзерләү вакыты да озак иде. Без ВНЖ алып, ике атна узганнан соң Төркия яңа килгән кешеләргә ВНЖ бирми башлады. Аны озайтып кына була башлады, — дип сөйли ул.
Артур гаиләсенә Төркиядә яшәү башта бик авыр булган. Телне, кайбер көнкүреш нәрсәләрне белмисең, ди ул.
— Башта үзебезне ялгызрак хис иттек, аралашырга кешеләрне соңрак кына таба алдык. Башлангыч чорда авыр иде, борчылу, шомлану хисләре зур булды. Соңрак яңа дуслар, танышлар барлыкка килде, җиңелрәк булып китте. Бәхеткә, минем читтән торып эшләү мөмкинлегем бар, шуңа күрә финанс яктан кыенлыклар булмады.
Тормыш рәткә килгәч, безгә яшәү рөхсәтен озайтмадылар
Һәм менә җайлашкач, тормыш рәткә килгәч, безгә яшәү рөхсәтен озайтмадылар. Моңарчы яшәү рөхсәтен алганда, без махсус кәгазь имзалаган идек, анда без нәрсә эшләргә тиешлеге турында әйтелгән иде: әйтик, Төркия банкында билгеле күләмдә акча тоту, җирле эшләрдә эшләмәү һәм башкалар. Бөтен бу шартларны үтәсәк тә, безгә яшәү рөхсәтен озайтмадылар, — дип сыкрана Артур.
Документ бирүдән баш тартуга рәсми сәбәп – туристик план булмавы. Әмма, Артур сүзләренчә, бер генә рәсми документта да бу таләп ителми, шуңа күрә ул моны бары тик сылтау буларак кабул иткән.
— Авыр хис булды. Югыйсә, бөтен кагыйдәләрне үтәдек. Безнең белән бергә күп башка кешеләргә дә яшәү рөхсәтен озайтудан баш тарттылар.
Хәзер гаиләм белән көньяк-көнчыгыш Азиягә күчендем. Ник дигәндә, бу төбәк илләре арасында йөрү җиңел, яшәү рөхсәте беткән очракта, башка илгә күченеп була. Диңгез бар, яшәү кыйбат түгел, шуңа бу якларга күченергә булдык. Инде беренче эмиграция булмагач, процесс күпкә җиңелрәк узды, чит илләрдә яшәүгә күнегелә, — дип сөйләде Азатлыкка мөһаҗир.
"Төркиядән китүчеләр арасында документ ала алмаучылар гына түгел, киләчәк турында борчылучылар да бар"
Элегрәк Азатлык апрель аенда Төркиядән Сербиягә гаиләсе белән күченгән бер татар ханымы белән дә сөйләшкән иде. Ул да Төркиянең көньягында урнашкан Мәрсин шәһәрендә яшәп алган. Ләкин документлары озайтылмагач, күченергә мәҗбүр булган.
— Без моны "төрек рандомы" (рандом – инглизчәдән "очраклылык" — ред.) дип атыйбыз. Бөтен документларың тәртиптә булса да, бөтен таләпләрне үтәсәң дә – сиңа юк дия алалар. Бу кагыйдәләрне, алдан хәбәр итмичә, гел үзгәртеп торалар.
Шулай итеп, син Төркиядә үз киләчәгеңне планлаштыра алмыйсың. Башка күп кенә илдә син кагыйдәләрне үтәсәң, сиңа яшәү рөхсәтен бирәләр. Яшәү рөхсәте бирмәүнең бердәнбер сәбәбе – синең кагыйдәләрне үтәмәвең генә була ала. Һәм бу кагыйдәләр дистәләрчә ел үзгәрми. Төркиядә синең канун үтәү мөһим түгел, бу кануннар җиңел үзгәртелә һәм кешеләргә моның хакта хәбәр ителми, — дип сөйләгән иде ул.
Шулай да ул Төркияне яратуы, төрек кешеләренең искитеч ачык һәм дустанә кешеләр булганын сөйләде. Төрекләр һәрвакыт ярдәмчел булдылар, андагы кешеләр искиткеч яхшы, диде ул.
Әңгәмәне тулысынча монда укый аласыз.
Төркиядән рәсми белдерүләр юк
Төркия хакимияте рәсми рәвештә илдә русияләргә вакытлы яшәү рөхсәтен бирүдән баш тартмады, бу хакта махсус белдерүләр булмады. Яшәү рөхсәтен озайтмау күбесе белән җирле ГӨЧ (Миграция үзәге) идарәләре карары белән башкарыла. Азатлык күзәтүләренә күрә, Истанбулда яшәү рөхсәте кайбер русияләргә озайтылса, башка зур шәһәрләрдә күбесенчә озайтылмый.
Истанбулга килгән русияләргә торак белән ярдәм иткән һәм юридик ярдәм күрсәткән "Ковчег" проекты координаторы Ева Рапопорт сүзләренчә, илдән бюрократик проблемнар аркасында китүчеләр күп. Системның "чит ил кешеләренә карата тагын да кырысрак" булу-булмавы да билгесез. Моннан тыш ул Төркиядә автократик режим көчәюе һәм кеше хокукларына басым булуын да искәртә. Рапопорт үзе дә Төркиядән китәргә мәҗбүр булган.
Истанбул коммерция университетыннан сәясәт белеме профессоры Бириз Каракай сүзләренчә, Төркия хәзер бик күп чит ил кешеләрен кабул итәргә теләми. Алар да икътисади кыенлыкларны сизә, дип сөйләде ул Reuters-ка. Русияләр иң күп киткән юнәлешләр арасында ул балкан илләре һәм Латин Америкасы илләрен атады.
Шул ук вакытта Төркиянең элекке буын мөһаҗирләре Русия башлаган сугыштан качып килүче татарларга ярдәм итәргә әзерлек белдерде. Искешәһәр шәһәрендә яшәүче татарлар берничә гаиләгә яшәү рөхсәте алырга булышты. Азатлык анда күченгән яңа буын татарлар һәм аларга ярдәм итүче элекке буын татарлар белән сөйләшеп кайткан иде.
Сугыш аркасында эмиграция
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум