Сентябрьдә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин "Бизнес Онлайн"га әңгәмәсендә Украинадагы сугышта катнашучылар "шәһит була" диде.
"Әгәр солдат Аллаһка ышана икән, үзенең йортын, гаиләсен һәм Ватанын саклый икән, Аллаһ аны шәһит буларак кабул итә", дип китерә аның сүзләрен басма.
Русия мөселманнары өчен Украинадагы сугышта катнашу - ул нәрсә: җиһадмы әллә Аллаһ каршында җинаятьме? Ни өчен Русиянең дин әһелләре мөселманнарның изге китабын Русия хакимиятенә отышлы булырдай итеп аңлатырга әзер? Гаиләдә хатыныңа көч куллану белән "суккалап алу" арасында аерма бармы? Idel.Реалии ислам белгече, Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче) һәм Львов шәһәрендәге Кырымтатар мәдәни үзәге башлыгы Ислам Тохлу белән сөйләште. Азатлык Радиосында әңгәмәнең тексты кыскартып бирелә.
ХАТЫН-КЫЗ ҺӘМ ИСЛАМ
— Соңгы вакытларда Русия яңалыкларында исламда хатын-кызның урыны һәм аңа нәрсә эшләргә яравы, нәрсә эшләргә ярамавы хакында фикер алышулар еш чыга. Беренчедән бу Русиянең кайбер төбәкләрендә никаб киюне тыю вакыйгасы. Икенчедән, Казандагы бер имам "хатыннарны ничек дөрес кыйнарга" икәнен аңлатты. Моның турында фикерегез нинди?
Татарстанның "Татар-информ" агентлыгы YouTube-каналында "Хатын-кызны кыйнарга ярыймы?" дигән темага видео чыгарган иде. "Буйсынмый торган хатын-кызларны тәрбияләү" турындагы сорауларга Казан мәчете имамы Тимур Камаев җавап бирде. Имам, Коръәндә әйтелгәнчә, ир башта үзен начар тота торган хатын-кыз белән сөйләшеп карарга, әгәр бу булышмаса, аны уртак ятактан аерырга тиеш дип сөйли. "Бу хатын-кызны нәрсәнедер дөрес эшләмим ахры дип, уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш. Тик әгәр бөтенләй чикләрне уза икән, ирнең, аятьтә әйтелгәнчә, "суккалап" алырга хакы бар", ди ул. "Суккалау" белән "кыйнау" - икесе ике әйбер, дип искәртә Камаев. Һәм видеода ничек дөрес итеп суккаларга кирәген дә аңлата: "Мисвак таякчыклары бар, сак кына итеп шул таякчык белән сугып алырга кирәк. Кул тулысынча җилкәдән түгел, терсәктән генә эшләргә тиеш. Әз-әз генә сугарга", ди. Имам моның мәгънәсе - кешене имгәтү түгел, "тукта, дөрес эшләмисең, ирең канәгать түгел һәм кул күтәрүгә барып җитте" дип аңлату ди.
— Изге китапка нигезләнгән теләсә кайсы диндәге кебек, ислам динендә дә изге китапның үзендә ниләр язылган һәм аны теге яки бу җирлектә яшәүче дин белгечләре ничек аңлаткан - аермасын күрә белергә кирәк.
Әлеге 34нче аятькә килгәндә, бу беренче чиратта аны ничек тәрҗемә итүеңнән һәм нәрсәгә басым ясавыңнан тора. Бу имамның аңлатмасы - сөнни исламда гомум кабул ителгән аңлатма, ул китергән тәрҗемә дә гомум кабул ителгән тәрҗемә булып тора, шуңа күрә монда имамның үзен бер нәрсәдә дә гаепләп булмый. Ул теологик әдәбиятта таралыш алганнарны аңлата.
Тик, әгәр дөрес тәрҗемә итсәң һәм дөрес урыннарга басым ясасаң, Коръәннең үзендә дә бу шулай дип язылганмы соң — монысы инде башка мәсьәлә. Әгәр Коръәннең гарәп телендәге оригиналын укысак, төрле мәгънәләр белән орынып китәргә була. Бер үк сүзне төрлечә аңларга, төрлечә аңлатырга мөмкин.
— Коръәннең төрле аңлатмалары булуы белән нишләргә соң? Без XXI гасырда яшибез. Видеоподкастта чыгыш ясаган имамның хатыннарга нинди мөнәсәбәттә булырга рөхсәт ителүен сөйләве — никадәр нормаль күренеш?
— Заманалар үзгәрә, шуңа күрә монда нинди фикерләрне, нинди аңлатмаларны нигез итеп алырга икәнен карарга кирәк. Әгәр бу аятьне мин тәрҗемә итсәм, бу тәрҗемәне бөтенләй башка төрле аңларлар иде.
Беренче пункты болай яңгырар иде: "аның белән сөйләшеп кара", ягъни уртак тел табарга кирәк. Алга таба, әгәр сүзен-сүзгә китерсәк, "түшәкне аерырга" кирәклеге турында әйтелә. Әгәр моны дөрес аңласаң, бу — тынычлану, суыну, берүзең калып уйлану өчен ераклашырга кирәклеге турында. Ә инде өченче өлеше, әгәр сүзен-сүзгә тәрҗемә итсәң "аны кыйнагыз". Әгәр моны турыдан-туры кабул итсәң, монда имам төрле галимнәрнең аңлатуларына таянып әйтә торган чикләүләр дә юк. Монда гомуми сүз китерелә, аны ничек теләсәң шулай аңларга була. Әгәр турыдан-туры аңласаң — "кыйнагыз" гына диелгән, димәк ничек теләсәң шулай кыйнап була, бернинди чикләү юк.
— Шулай да бу очракта имамга мисвак таякчыгын телгә алу кирәк идеме икән, яки аны әйтми дә калып булыр идеме?
— Әгәр дә ул сүзнең мәгънәсен карасак, аның шулай ук "аны калдырырга" яки "араны өзәргә" дигән аңлатмасы да бар. Монда күбрәк араларны өзү күз уңында тотыла. Әгәр сез аның белән уртак тел тапмагансыз, аннары ераклашкансыз, күпмедер уйланып йөргәнсез һәм билгеле бер вакыт үткәч барыбер уртак тел тапмыйсыз икән, араларны өзү — иң яхшысы булыр.
Сугыштамы, йорт эшләрендәме — көч куллану хуплана.
Ни өчендер кайбер имамнар әле дә сүзен-сүзгә аңлатырга тырыша һәм турыдан-туры тәрҗемәсен нигез итеп алып, шушындый игелексез үгет-нәсихәт бирә.
Бәлки бу бөтен Русия чумып бара торган вазгыять белән бәйледер: мөһим түгел, сугыштамы, йорт эшләрендәме — көч куллану хуплана, нормальләштерелә. Шуңа күрә, миңа калса мондый аңлатмалар бирү дә Русиянең көн тәртибенә яхшы туры килә. Имамнар илдә барган хәлләргә яраклашырга тырыша.
— Икенче бер видео турында фикер алышырга теләр идем: хатын-кызларга мәчеткә йөрергә ярыймы? Бу сорауга Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җавап биргән иде. Ул гомумән алганда мәчеткә йөрергә була диде, әмма шул ук вакытта әгәр көнгә биш тапкыр мәчеткә йөрсә, хатын-кыз өйдәге эшләренә ничек җитешәчәк соң, дип сорый. Сәмигуллин әйтүенчә, күмәк намаз кылулар ирләргә ныграк хуп күрелә, ә хатын-кызлар аны өйдә кылырга тиеш. Коръәндә дә шулай дигәнме? Сезнеңчә хәзерге заманда мондый чикләүләр белән яшьләрне җәлеп итү мөмкинме?
— Әгәр без Пәйгамбәрнең һәм беренче буын мөселманнарның биографиясен, тәрҗемәи хәлен карасак, хатын-кызларның мәчеткә йөрүе белән бәйле бернинди дә чикләүләр булмаган. Хатын-кызлар рәхәтләнеп мәчеткә йөргән, намаз укыган. Алай гына да түгел, риваятькә караганда, алар ирләрнең артына басып гыйбадәт кылган. Хатын-кызлар ирләр кебек үк мәчеткә йөрергә ирекле.
Вакытлар узгач, кайбер хокукый традицияләрдә кайбер галимнәр шушындый чикләүләр кертә башлаган, тик алар исламның үзе белән, Коръән яки сөннәт белән нигезләнгән әйберләр түгел. Алар бәлки күбрәк сәяси вазгыятькә, җәмгыять иминлегенә нигезләнгәндер, ә соңрак дин белгечләре тарафыннан тапшырыла башлаган. Теләсә нинди традициядә бер фикер никадәр искерәк икән — шулкадәр кыйммәтлерәк тә. Шуңа күрә кайбер мөфтиләр яки имамнар китапта шулай язылганга күрә генә, текстларны, аларның контекстын дөрес аңламаган килеш, аны башкаларга тапшыра.
— Шуны да сорыйм әле: Коръәндә хатын-кыз өй эшләрен алып барырга, балаларны тәрбияләргә тиеш диелгәнме? Коръәндә ир-ат белән хатын-кызның бурычлары ничектер чикләнгәнме?
Ислам, Коръән һәм сөннәт күзлегеннән караганда хатын-кыз бернәрсә эшләргә дә бурычлы түгел.
— Юк, ислам, Коръән һәм сөннәт күзлегеннән караганда хатын-кыз бернәрсә эшләргә дә бурычлы түгел. Ислам никахы күзлегеннән - ирнең бурычлары бар. Ул яшәү урыны, ризык, кием белән тәэмин итәргә, хатынының төп ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш.
Хатын-кызга килгәндә исә, никахта аның нәкъ менә көнкүреш белән бәйле бурычлары юк, әгәр теләми икән, ул баласын имезергә дә бурычлы түгел (хокук китапларын укып карасак шулай диелгән). Ягъни аның иреннән сөт анасы яллауны сорарга хакы бар.
Хатын-кызга бу бурычларны йөкләү, әле җитмәсә аның мәчеткә яки кая да булса баруын чикләү — ислам белән берничек тә бәйле түгел. Бу — мәдәният белән яки бу сүзләрне әйткән мөфтинең ислам мәдәниятен ничек аңлавы белән бәйле.
CУГЫШ ҺӘМ ИСЛАМ
— Башкортстанда "махсус хәрби операциядә" катнашучы хәрбиләр өчен күмәк дога кылулар үтәчәк. Республика башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, Украинадагы сугышта катнашучы Башкортстан хәрбиләренең туганнары чиркәүләрдә һәм мәчетләрдә аерым вакыт бүлеп бирелүен сораган. Исламда хәрбиләрнең "исәнлеге һәм рухы өчен" дога кылуларга мөнәсәбәт нинди? Исламда мондый гадәт бармы?
— Әгәр исламны алсак, бернинди дә мондый күмәк дога кылулар була алмый, бу тарихта булмаган әйбер. Бигрәк тә хәрбиләрнең исәнлеге өчен, бигрәк тә мөселман булмаган дәүләттә. Әгәр ислам традициясен алсак, Пәйгамбәр һәм аның сәхабәләре эшләмәгән әйберләрне исламга кертмәү бик мөһим. Кешеләр үзләренең якыннары өчен атап аерым гына дога кыла ала, әмма моның асылында нинди мәгънә ятуы турында уйларга тиешбез.
Биредә баскын гаскәрләр һәм колонияль халыклар өчен дога кылу тәкъдим ителә. Әгәр Башкортстанны, Татарстанны, Чечняны, Дагыстанны, Кырымны һәм башкаларны алып карыйбыз икән — шушы хәрбиләр өчен дога кылырга чакыру — монда яшәүче кешеләрне мыскыл итү ул. Мәсәлән Икенче дөнья сугышы вакытында алманнар Кырымны һәм мөселман җирләрен басып алган булса һәм мәчетләрдәге имамнар белән мөфтиләрдән наци режимының "азат итүче" гаскәрләре өчен күмәк дога кылулар уздыруны сораган булсалар — бу да шуның кебек үк булыр иде.
Бу ике мисал арасында аерма күрмим. Аерма шул гына: берсендә - урыс, ә икенчесендә - алман гаскәрләре.
Азатлык Радиосы сугышны эше һәм сүзе белән хуплап, моны дин ягыннан аклаучы дин әһелләре турында язмалар чыгара. Моңа кадәр Русия мөселманнары дини җыены рәисе Әлбир Крганов, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе Айнур Биргалин хакында язып чыктык.
Шул ук вакытта кайбер православ руханилары һәм башка диннәрнең әһелләре сугышка каршы чыкты һәм моның өчен эзәрлекләүләргә дучар булды. Мәсәлән Башкортстан иеромонахы Петр (Степанов) 9 февральдә Русия правослау чиркәве белән элемтәләрен өзүе турында ачык хат чыгарды. Моның сәбәпләре арасында ул акча җыюларны һәм чиркәүнең сугышны хуплавын атады.
— Русиядә ислам диненең рәсми дин эшлеклеләре сугышны хуплап чыкты һәм ә Чечня башлыгы аны хәтта җиһад дип тә атады. Коръән күзлегеннән карасак, бу сугышны җиһад дип атап буламы?
— Ислам күзлегеннән, әгәр сүзнең мәгънәсенә төшеп карасак, җиһад - "тырышлык күрсәтү" дип аңлашыла. Әгәр дә терминологик мәгънәсен алып карыйбыз икән, ислам теологиясендә җиһад ике өлешкә бүленә. Беренчесе - зур җиһад, ул нәкъ менә рухи яктан камилләшүне, тормыш
Пәйгамбәрнең бик мәшһүр сүзләре бар: иң яхшы җиһад — мин-минлегең, нәфесең белән җиһад.
юлында үзеңнең мин-минлегең белән көрәшүне аңлата. Пәйгамбәрнең бик мәшһүр сүзләре бар: иң яхшы җиһад — мин-минлегең, нәфесең белән җиһад. Җиһадның икенче мәгънәсе — тышкы җиһад, ягъни ул гомереңне, гаиләңне, халкыңны, ватаныңны саклауны күз уңында тота. Бу — әгәр сиңа берәрсе һөҗүм итсә һәм гомерең куркыныч астында булса, мөселман җәмгыятен хәрби юл белән яклауны да үз эченә ала. Мондый очракта син саклану сугышы алып барырга хаклысың. Коръәндә әгәр сезгә каршы берәрсе сугыша икән, сугышыгыз, дип ачыктан-ачык әйтелгән: "Аллаһ юлында сезгә каршы сугышучылар белән сугышыгыз, әмма чикләрдән чыкмагыз. Аллаһ җинаятьчеләрне чын мәгънәсендә яратмый".
Әгәр Русия чынбарлыгына әйләнеп кайтабыз икән, монда Русиянең һөҗүм сугышы, баскын сугышы турында сүз бара. Гомумән, мөселманнарның бу гаскәрдә торырга хакы юк. Мондый гаскәргә кушылган, аның ягында сугышкан кеше ислам күзлегеннән караганда Аллаһка ышанмаучы булып санала, чөнки ул исламда каралмаган максатларда кемнедер үтерә. Исламга ярашлы бу авыр - җинаять.
— 15 июльдә Татарстанда 12 сәгатьлек "Җиңү гаскәренә кушыл" дигән телемарафон барды. Анда Татарстанда һәм Русиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрне контракт имзаларга, шуннан соң 1,5 млн сум алырга чакырдылар. Телемарафонга Ютазы районы мөхтәсибе Марат Мәрданшин һәм протоиерей Андрей Зиньков та килгән иде. Алар дин башлыкларының Русия хәрбиләрен ничек хуплавы турында сөйләде. Моннан тыш, Мәрданшин исламда сугышка мөнәсәбәт нинди булуын аңлатты, аның әйткәннәренә фикерегез ничек?
"Ислам дине хәрби хәрәкәтләргә тискәре мөнәсәбәттә. Ислам — яхшылык һәм тынычлык дине. Ләкин сезнең ватаныгызга куркыныч янаганда, шәригать мөселманга аны якларга куша. Моны сезнең өегезгә коралланган күршенең килеп янавы белән чагыштырып була. Бу очракта теләсә нинди ир үз гаиләсен яклап чыгачак", дигән иде Марат Мәрданшин.
— Дини текстларны ничек теләсәң шулай итеп китерергә була инде ул, шуңа күрә дә монда фактта ничек икәнен белү мөһим. Ә фактта аның аңлатмасы бары тик Русиядәге вазгыятьне нормаль дип санаучылар өчен генә дөрес. Бу кешеләргә шуны искә төшерергә кирәк — 1552 елда Казан яулап алынган, 1557 елда — Башкортстан, XVIII-XIX гасырда Чечня, Дагыстан һәм Кавказның башка җирләрен яулап алу белән бәйле озак сугышлар барган. Бу яктан караганда, аларның өйләренә куркыныч янавы шушы елларда булган һәм бу хәзерге вакытка кадәр дәвам итә. Әгәр Башкортстан, Татарстан, Дагыстан, Чечня, Кырым халкы үз ватаннары өчен саклану сугышы алып барырга теләсә, алар моны үзләренең ватаннарында гына, һәм аларны әнә шул елларда басып алганнарга каршы гына эшләргә тиеш.
Әгәр кешенең ниндидер гаскәргә кушылырга, ватанын якларга теләге бар икән, алар аны үз җирлекләрендә, үзләренә билгеле булган дошманга каршы эшләргә тиеш. Шунысын да истә тоту мөһим — Икенче дөнья сугышы вакытында без, мәсәлән кырымтатарлар Совет гаскәре ягында сугышканбыз. Ә ирләребез Совет гаскәре ягында сугышкан вакытта, аларның хатыннарын, өлкәннәрен, балаларын терлек ташый торган вагоннарда Себергә, Үзбәкстанга сөргәннәр. Шуңа күрә дә монда уйларга кирәк: кеше мондый җиһадка бара икән, аның гаиләсе белән ни булачак? 1944 елда булган хәлләр кабатланмасмы? Әгәр кемдер сөрергә яки "сатлыкҗанлык" өчен җәза бирергә теләсә, аның гаиләсе берүзе калмасмы?
— Ничек уйлыйсыз, ни өчен Русиянең дин әһелләре шулкадәр җан атып мөселманнарны бу сугышка барырга өнди?
—Чөнки аларга шулай эшләргә кушалар. Мәҗбүр итәләрме — анысын белмим. Сәясәт тә, дин дә бер үк өлкәгә йогынты ясый: кешеләргә, халыкка. Без моны аңларга тиеш. Алар икесе дә бертигез генә булып яши алмый: яки дин сәясәтне контрольдә тота, яки сәясәт динне.
Күпчелек дәүләтләрдә сәясәтнең динне контрольдә тотуының сәбәбе шул — дәүләт үзенә кирәкле, үзе дөрес дип тапкан сүзләрне имамнар, руханилар, вәгазьләр аша җәмгыятькә төшерә. Совет чорында да руханилар нәрсә уйласалар, шуны әйтә алмаган бит, хәзерге Русиядә дә шул ук хәл. Аларның сайлау мөмкинлеге бармы? Сайлау мөмкинлеге бар: яки вазифаларыннан китеп, башка әйбер белән шөгыльләнергә, яки урыннарында калырга һәм хәзерге вакытта ни белән шөгыльләнсәләр, шуның белән шөгыльләнергә. Күргәнебезчә, күпчелеге үз вазифаларында калуны хуп күрә.
***
— Әңгәмәбез ахырында традицион соравыбызга да кыска гына җавап бирсәгез иде: Путиннан соң Русияне нәрсә көтә?
— Таркалу.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум