Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлбир Крганов: "Совет традиционалисты" һәм "дини бюрократ"


Әлбир Крганов
Әлбир Крганов

Русия мөселманнары дини җыены рәисе Әлбир Крганов – мөселман дин әһелләре арасында ил хакимиятен һәм сугышны иң нык хуплап чыгыш ясаучыларның берсе. Ул алып барган эшчәнлек Украинаның коррупцияне булдырмау дәүләт агентлыгы белешмәләр базасында "Украинага каршы агрессив сугышны дини оешмалар аша пропагандалау һәм Украинаның чиркәүләр белән бәйле эчке эшләренә тыкшыну" буларак бәяләнгән. Әлегә аңа каршы чикләүләр кертелмәгән, дип искәртелә. "Idel.Реалии" Кргановның биографиясен, хезмәт юлын һәм дәүләт оешмалары белән элемтәләрен өйрәнгән. Шулай ук аның әйткән сүзләре дин кануннарына ни кадәр туры килүен, дин тотучы мөселманнарның мәнфәгатьләренә ни кадәр ярашлы булуын тикшергән.

Әлеге материал сугышны эше һәм сүзе белән хуплап, моны дин ягыннан аклаучы дин әһелләре турындагы язмалар шәлкеменнән беренче язма.

КЕЧЕ ЯШЬТӘН ГАМӘЛИ ЭШЧӘНЛЕК

Әлбир Крганов 1976 елда Чуашстанның көньягындагы Шыгырдан авылында туган (ул елларда ул Чкаловское дип аталган). 1991 елда ук, балигъ булырына берничә ай кала, авылындагы үзәк мәчетнең мөәзине (мөселманнарны намазга чакырып, азан әйтүче – ред.) һәм икенче имамы булган.

Киләсе елда Кргановны шәһәрдә яңа вазифага билгелиләр – ул Казан мөхтәсибәте башлыгының урынбасары була. Шул ук чорда ул Үзәк диния нәзарәтенә Русиянең өч төбәге – Чуашстан, Мари Иле һәм Мордовия өчен җаваплысы итеп билгеләнә.

Үзәк диния нәзарәте – Русия мөселманнарының иң борынгы дини идарәсе. Патшабикә Екатерина II фәрманы белән 1788 елның 22 сентябрендә төзелә. 1789 елның декабрендә Уфада ачыла. 1980 елдан башлап аны Тәлгать Таҗетдин җитәкли.

Үзәк диния нәзарәтеннән тыш, Русиядә башка берничә мөселман оешмасы: Әлбир Крганов оештырып җитәкләгән Русия мөселманнары дини җыены һәм Равил Гайнетдин рәислек иткән Русия Мөфтиләр шурасы да бар.

Русиянең кайбер төбәкләрендә мөселман җәмгыятенең урындагы мөстәкыйль берләшмәләре – төбәк диния нәзарәтләре эшли.

1994 елда Крганов Чуашстанда мөстәкыйль диния нәзарәте булдыруны тәкъдим итә. Аның үзәк оешмалары Кргановның туган авылында урнашкан, ә Крганов бүгенгәчә республика мөселманнары диния нәзарәтенең алмашсыз мөфтие булып тора.

Төбәк дәрәҗәсенә чыккач та, Крганов федераль үрләргә юл ала.

"НЕРУССКИЙ" Telegram-каналы авторы, сәясәт һәм ислам дине белгече Ринат Мөхәмәтов аның тарихы турында болай яза: "Крганов авыл мулласы гаиләсендә туган, мәктәптән соң шактый канәгатьләндерерлек белеме булган һәм ул бик тиз арада – 16-17 яшендә гамәли эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый. Федераль дәрәҗәгә күтәрелүе Икенче Чечня сугышы башында, Владимир Путин оештырган рухи һәм мәдәни лидерлар төркеме белән Чечняга баруыннан соң башлана".

ТАҖЕТДИН ФАВОРИТЫ, ГАЙНЕТДИНГӘ АЛЬТЕРНАТИВА

Ислам дине белгече Ринат Мөхәмәтов әйтүенчә, Крганов озак вакытлар Үзәк диния нәзарәте рәисе һәм Русия югары мөфтие Тәлгать Таҗетдиннең фавориты булып саналган. Таҗетдиннең вазыйфасы аңа күчәчәк дип ниятләнгән. Ахыр чиктә бу ниятләр барып чыкмый: Таҗетдин үз урынын саклап кала, ә "хакимиятләр катнашында" Крганов өчен аерым мөфтият төзиләр.

Шул рәвешле 2016 елда яңа дини оешма – Русия мөселманнары дини җыены барлыкка килә.

Аның нигезен ул чактагы мөфтиятләргә кушылырга җитешмичә аерылып калган, бер-берсе белән бәйләнешсез җәмгыятьләр һәм төбәк оешмалары тәшкил итә.

— Кргановның тоткан карашлары үзенчәлекле: Таҗетдин хакимиятне нык хуплый торган кеше булса, Крганов хакимиятне аннан да ныграк, хәтта моны сорамаган вакытта да хуплаучы кеше. Бу – аның да, ул җитәкләгән мөфтиятнең дә сәяси әһәмиятенең төп үзенчәлеге.

Крганов "традицион" исламны - совет чорындагы ислам динен гәүдәләндерә

Крганов "традицион" исламны - совет чорындагы ислам динен гәүдәләндерә. Ул өлкән буынга йөз тота, йолаларга нигезләнгән, анда җитди дини активлык та, дини тәгълимәти эчтәлек тә юк. Ислам бар да кебек, юк та кебек – этно-дини фольклорга якын бер әйбер. Кыскасы, совет чорындагы ислам динен заманчага төзәткәннәр, ягъни моның рәсми күренеш, бюрократик идарәнең бер өлеше булуы билгеле, дип аңлата Мөхәмәтов.

Кргановның тагын бер мөһим сәяси роле – Русия мөселманнары диния нәзарәте һәм Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннән аермалы булу, дип саный ислам белгече.

Мөхәмәтов әйтүенчә, хәзерге вакытта Русиянең иң зур дүрт ислам оешмасы арасында Равил Гайнетдин җитәкләгәне – артык бюрократик оешма түгел. Шуңа күрә аңа йогынты ясау өчен корал булуы мөһим, әлеге корал – тулысынча хакимият яклы Крганов була ала.

Мөгаен Кргановның Мәскәү мөфтие булуы да шуның белән бәйледер – Мөхәмәтов фикеренчә, аңа шул рәвешле бөтен Русиянең дини лидеры дәрәҗәсен бирергә тырышалар.

Бу фикер турында мөселман даирәләрендә әле ун ел элек үк фикер алыштылар: 2012 елда Islam Today порталында кайбер мөселман китапларын "экстремист" дип танулары һәм тыюлары турында язма чыкты. Бу хезмәтләр арасында танылган вәгазьче Шамил Әләүтдиновның да бер китабы бар иде. Язма авторлары Әләүетдиновны Русия мөфтиләр шурасы Равил Гайнетдин урынына килергә мөмкин кеше дип атаган. Алар фикеренчә, Кргановны Мәскәүгә – "Русия мөфтиләр шурасының йөрәгенә үк" билгеләгәннәр икән, бу – җитешле дәрәҗәдә хакимият яклы булмаган оешмага басымның бер ысулы булырга мөмкин.

— Әлбир Кргановның бернинди күренекле фәнни казанышлары да юк, дини һәм үгет-нәсихәт белән бәйле җитди активлыгы да сизелмәде, ул китаплар авторы буларак та билгеле түгел. Бу үзенә генә кагылмый: мөфтиятендә дә күренекле затлар юк, алар күбесенчә хуҗалык-идарә эшләрен алып баручы дини оештыручылар гына. Монда сәяси роль диннең тоткан өлешеннән өстенрәк, дип йомгаклый Мөхәмәтов.

КРГАНОВ КӨНБАТЫШКА КАРШЫ

Чынлап та, Крганов үзенең күпчелек әңгәмәләрендә һәм чыгышларында дингә һәм дини тәҗрибәләргә өстән-өстән генә кагылып үтә. Бу чыгышларның үзәгендә социаль гармония һәм кануннарга карышмау турындагы гомуми фикерләр урын ала. Ә дини мәсьәләләр ешрак сәяси таләпләрне аңлату ролен башкара.

2022 елда Русия гаскәрләре Украинага һөҗүм итеп ике атна үткәч, Крганов русияләрне "хәрби бурычларын үтәргә, туган илләренең суверенитетын якларга" чакырды һәм "Монда дин ягыннан аңлатуларның кирәге юк", дип өстәде.

Ул Украинадагы сугышны "Русиянең Көнбатышка каршы цивилизацияле каршы торуы" дип атады, Көнбатышны "ут һәм кылыч белән күпчелек илләрнең эшке эчләренә тыкшынуын дәвам итә" диде, ә АКШны "курчаклар уйнатучы" дип әйтте.

Сугыш турындагы текстын Крганов Мөхәммәд пәйгамбәрнең сүзләре белән тәмамлады.

Кргановның Русия һөҗүмен хуплавы бер чыгыш белән генә төгәлләнмәде: ахыр чиктә ул илнең сугышны хуплаучы мөселман-спикерлары арасында төп кешеләрнең берсе булды.

Ул фетнәчел Луһански "халык республикасы"на да барып кайтты һәм бу төбәкнең хакимиятләреннән Дуслык ордены алды.

Сугыш башлангач та Крганов Украинаның басып алынган җирләрендәге мөселман җәмгыятьләре мәсьәләләре белән һәм аларны Русиядәге оешмаларга берләштерү белән шөгыльләнә башлады.

Әйтик 2022 елның мартында Крганов җитәкчелегендә Русия мөселманнары дини җыены Луһански "халык республикасы" мөселманнарының диния нәзарәте белән хезмәттәшлек һәм кануни бердәмлек турында килешү имзалады. Әлеге документны имзалау өчен Мәскәүгә Луһански мөфтие Мөхәммәд Гамбәров кына түгел, төбәкнең мәдәният министры Дмитрий Сидоров та килде.

Крганов Украинаның баскынлыктагы җирләренә соңгы тапкыр 2023 елның сентябрендә барды. Бу сәфәрендә ул Русия аннексияләгән "республика"ның җитәкчелеге белән очрашты һәм Луһанскида мәдрәсә өчен җир бүлеп бирүне сорады. Шулай ук Русиянең полигондагы хәрбиләре белән очрашуда катнашты.

Крганов сөйләгән сүзләр тышкы сәясәт һәм хәрби низаглардан тыш, башка мәсьәләләрдә дә дәүләтнең карашлары белән туры килә. 2023 елның июлендә ул мөселманнарны мәчетләрдә узган полиция тикшерүләренә каршы митингларда катнашмаска өндәде. Аның әйтүенчә бу чараларны "Русия мөселманнары кайчан үз илләренең дошманнарына әйләнер икән дип көтеп торучы чит ил эмиссарлары әтмәлләгән". Крганов бу чакыруын да пәйгамбәр фикеренә таянып төгәлләгән иде.

Мөфти Русия хакимиятләренең рәсми карашын сүз белән генә хуплап калмый, дәүләт оешмаларының эшчәнлегендә дә турыдан-туры да катнаша. Мәсәлән, 2010 елдан башлап ул Русия Иҗтимагый пулаты әгъзасы. Соңгы тапкыр аның бу оешмада әгъзалыгын президент квотасы ярдәмендә Путинның шәхси боерыгы белән озайттылар.

Иҗтимагый пулат кысаларында Крганов милләтара мөнәсәбәтләр һәм террорчылык белән көрәш өлкәсендә төрле комиссияләрнең һәм координацион шураларның рәисе һәм рәис урынбасары вазифаларында торды. 2015 елдан башлап ул шул ук өлкәдә Русия президенты каршындагы шураның профиль комиссиясе эшендә катнаша. Соңгы елларда Крганов сивил җәмгыять үсеше өчен президент грантларын бүлү белән дә шөгыльләнә.

КРГАНОВНЫҢ "ТРАДИЦИОН" ИСЛАМЫ

— Крганов үзенә Идел-Урал төбәге өчен традицион булган исламны яклаучы абруен булдырмакчы иде. Бу "саф ислам" тотучыларга, ягъни сәләфитләргә каршы булыр өчен дип күрсәтелде. Әмма ул тәкъдим итә торган "традицион ислам"ның критерийлары чынлыкта дәүләт исламофобиясе идеологларының берсе, сүз уңаеннан Кргановны мактап килүче Роман Силантьев тарафыннан формалашкан, - дип аңлата публицист, этноконфессиональ мөнәсәбәтләр белгече һәм Урыс мөселманнары дәүләт оешмасын төзүчеләрнең берсе Харун Сидоров.

Аның сүзләренчә, Силантьев әйткән "традицион ислам"ның төп үзенчәлекләре – тулысынча дәүләтне хуплау, аның өчен үзеңнең дин кардәшләреңә каршы да сугышырга әзер булу һәм илдә Урыс православ чиркәүенең өстенрәк булуын тану. Крганов бу таләпләргә туры килә һәм аларны халык каршында да алга сөрә, дип саный публицист. "Ул дәүләт яклы булуны иң зур кыйммәт дип таныта, тарихка сылтана. XX гасыр башында иске карашлы татар мөселманнары – кадимчеләр белән заманча карашлы татар мөселманнары – җәдидчеләр арасында каршылык булган. Кадимчеләр монархиягә өмет иткән, аларның кайберләре хәтта карагруһ "Урыс халкы берлеге" белән хезмәттәшлек иткән. Ул чакта моның мәгънәсе дә булган: патша заманында татар мөселман җәмгыяте югары дәрәҗәдә автономиягә ия булган, аларның яклардай әйберләре дә булган".

Ул чордан соң моның асылы үзгәрде, әмма Крганов җәдидчеләрнең яңа буыны һәм 1990нчы еллардагы "яңадан торгызучылар" белән бәхәскә кереп, шул чакта кулланылган аргументларны китерә, дип саный белгеч.

"Ул чакта дин ирегенең чәчәк аткан чагы булган. Тик Крганов һәм аның элекке җитәкчесе Тәлгать Таҗетдин дәүләт һәм Урыс православ чиркәве белән мөнәсәбәтләрдә кыюлык күрсәткәннәргә үзләрен каршы куя. Алар дәүләт белән берлеккә исәп тота, хәер моны берлек дип тә шартлы гына атап була – чынлыкта монда тулысынча дәүләтне хуплау турында сүз бара. Дәүләт динне үз контроленә кире кайтаргач, "яңадан торгызучылар"ны кысрыклый башладылар, ә "иске карашлылар" ныгыды. Озак та үтмәде Крганов урыс монархистларының "Ике башлы бөркет" ("Двуглавый орел") җәмгыятенә керде, Константин Малофеевның җыенында чыгыш ясады. Кыскасы, ул неосовет, православ-сталин "урыс дөньясы" идеологемасына тулысынча туры килде.

"Ике башлы бөркет" оешмасын Русия империясен яңадан торгызу тарафдарлары төзеде, оешма үзен инкыйлабка кадәрге карагруһчылар варисы буларак танытты. Оешма җыеннарының берсендә Крганов "мөселманнарның патшага хезмәт итүе" турында чыгыш ясады. "Ике башлы бөркет" Явыз Иванга һәйкәлләр кую һәм Куликово сугышын бәйрәм итү яклы чыгышлар ясады.

— Кргановның сәясәте ислам чыганаклары һәм ислам дини тәгълимәтләре нигезләренә каршы килә. Мөселманнарның мәнфәгатьләре турында әйтмим дә. Крганов кебек кешеләр үз дини оешмаларының корпоратив мәнфәгатьләрен генә яклый, ди Сидоров.

ИСЛАМ ТЕРМИННАРЫН КҮП ҺӘМ УРЫНСЫЗ КУЛЛАНА

"Idel.Реалии" ислам белгече, ислам белгече, ислам теологиясе магистры Ислам Тохлуга мөрәҗәгать итеп, Кргановның "Бизнес Online"да чыккан Украинадагы сугыш турындагы бер язмасын анализлауны сораган.

"Без бүген Русиягә якын урнашкан кардәш ил җирләрендә барганнарны йөрәк авыртуы белән күзәтәбез һәм каршылыкның тиз арада хәл ителүен теләп дога кылабыз. Ә аңарчы гарәп дөньясы, ислам дөньясы белән ниләр кылануларын искә төшерергә кирәк", дип яза Крганов.

— Мөфти Крганов Украинадагы вакыйгалар турында шундый итеп сөйли ки, әйтерсең Украинага Русия түгел, АКШ һөҗүм итеп сугыш алып бара. Ул АКШның ислам дәүләтләрендәге җинаятьләре фактлары белән манипуляция ясый, шул рәвешле Русия дөньядагы явызлыкка каршы көрәшә, дип күрсәтергә тырыша. Әмма мөфти Русиянең шул ук Сүриядә ниләр эшләгәнен һәм эшләүне дәвам итүен әйтми. Барыбыз да Русия гаскәрләренең ислам һәм дөнья цивилизациясенең иң борынгы шәһәре – Хәлеб (Алеппо) белән нәрсә эшләвен хәтерлибез, ди Тохлу.

2016 елның сентябрендә һәм октябрендә оппозиция контролендәге Хәлеб җирләрен бер ай буе һавадан бомбага тотканда Русия-Сүрия төркеме сугыш җинаятьләре кылган. Бу хакта Human Rights Watch оешмасы хәбәр иткән иде.

"Безнең ил ватандашлары хәрби бурычларын үтәргә, туган илләренең суверенитетын якларга тиеш, бу бөтен кешегә аңлашыла һәм монда дини яктан аңлатуларга ихтыяҗ юк. Бу күптән ислам хокукында һәм ислам галимнәренең фәтваларында әйтелгән. 230 еллап элек Русия империясе мөселманнарының беренче мөфтие Мөхәммәтҗан хәзрәт Хөсәенов шул чордагы сугыш вакытында Русия империясендә яшәүчеләр – мөселманнар Ватаннарына җиңү теләргә һәм аңа ирешү өчен булышырга тиеш дип искәрткән", дип яза Крганов.

Алай гына да түгел, мондый дәүләт өчен сугышу – исламда зур гөнаһ.

— Монда Кргановның чираттагы мәртәбә фактларны бутавын күрәбез. Әйе, мөселман үзен, гаиләсен һәм ватанын сакларга тиеш. Әмма мөселман ире татарларның һәм Төньяк Евразия кавказларының мөселман дәүләтләрен җимергән һәм мөселманнарны 20 еллык мөддәтләргә утыртып куйган мөселман булмаган дәүләтне якларга тиешме? Исламны азмы-күпме аңлаган һәркем тиеш түгел диячәк. Алай гына да түгел, мондый дәүләт өчен сугышу – исламда зур гөнаһ. Һәлак була калса бу мөселман ахирәттә җәһәннәмдә булачак, дип саный Тохлу.

Ислам белгече моның Русия җирләрендәге саклану сугышы булмавын, чит дәүләт җирләрендәге сугыш булуын да искәртә.

"Аллаһ хакына булмаганда, исламда яулап алу сугышлары тыела. Бу сугышны алып карасак, дөньядагы мөселман галимнәре Русия ягында сугышуны тыючы фәтвалар чыгарды, алар бу сугыш – "җиһад" түгел, дип аңлатты", ди ул.

— Үзенең карашларын дәлилләү өчен Крганов Русия империясенең хакимиятләр контролендә булган беренче мөфтиенә сылтана, хәзер аның традицияләрен Крганов үзе дә дәвам итә. Русиядә диния нәзарәтләре Екатерина II заманында бер максат белән генә оештырылган – мөселман халкын контрольдә тоту өчен. Бу идарәләрнең мөфтиләрен берничә критерий белән сайлап алганнар һәм алалар: дини белеме аз булучылар, рухи яктан сай булучылар. Шуңа күрә элек тә хәзер дә Русиядә мөфтиләр итеп исламны белмәүче һәм халыкта абруе булмаган кешеләрне билгеләгәннәр. Ислам дине тәгълиматыннан караганда Крганов сылтана торган фәтва – бары тик аның үз фикере генә, башка берни дә түгел. Бары тик патша алдында ялагайлану, бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларны акларга тырышу гына", дип саный ул.

"Неонацизм турында әйткәндә – бу бандерачылар гына түгел, кешелекне нәфрәт итүче башка идеологияләр дә бар. Кемдер фашист идеологларының хезмәтләрен куллана, кемдер хариҗитлар дәвамчысы. Алар үзләренең аерымлылыгын идеологияләренең нигезе итеп алган, калганнар икенче урында торучылар итеп игълан ителә. Бу – куркыныч күренеш һәм бөтен кешелеккә куркыныч тудыра, аның өстенлек итүен булдырмас өчен барысын да эшләргә кирәк. Чөнки изге китапларда безгә Дәдҗал чыгуы куркынычы турында әйтелә һәм пәйгамбәр (сгв.) хәдисләрендә "Аның маңгаендә "кәф" хәрефе яки "кәфер" сүзе (дингә инанмаучы, рәхмәтсез) булачак дип ачыклама бирелә", дип яза Крганов.

— Кргановның язмасын укыганда аның Русиянең Украинага каршы сугышын аклау өчен ислам терминнарын никадәр урынсыз һәм күп куллануын сизми мөмкин түгел. Ул Дәдҗал дигән ислам терминын фашизм буларак аңлаткан. Бу хакта ул балаларча фикер йөртеп сөйли: Coca-Cola логотибының көзгедәге чагылышы гарәп телендә "Мөхәммәд юк, Мәккә юк" дигәнне аңлата дигән кебек", дип аңлата белгеч.

Кргановның әйткән сүзләре сыйфаты ягыннан Соловьев програмында катнашучылар әйткәннәрдән берни белән аерылмый

Тохлу әйтүенчә, әгәр хәдисләргә мөрәҗәгать итсәк, Дәдҗалның мәгънәсе башкарак. "Беренчедән, бу ахырзаманның бер билгесе, чөнки ул кешелек беткән чакта гына чыгачак. Икенчедән бу тәне һәм сөякләре булган бер кеше, ә идеология түгел. Бу зат үзенең пәйгамбәрлеге, соңрак илаһи дәрәҗәсе турында игълан итәчәк. Дәдҗал Гайсә пәйгамбәр белән бер үк вакытта чыгачак. Дәдҗалның тәне караңгы төстә булачак һәм ул Гыйрак белән Сүрия арасында, ягъни Якын Көнчыгышта чыгачак. Чынлап та аның маңгаена гарәп хәрефләре белән "кәфер" дип язылачак, әмма бу язуны Аллаһка ышанучылар гына күрә алачак".

— Күргәнебезчә, Дәдҗалның бөтен билгеләре арасында Крганов бер сыйфатын гына сайлап алган һәм аны Дәдҗалны фашизм буларак аңлатканда кулланган. Белмәгән кешеләр Крганов "дөресен" сөйли дип уйларга мөмкин, чөнки ул мөфти. Әмма чынлыкта бу Русия пропагандасының бер төре, аның мөселман варианты. Кргановның әйткән сүзләре сыйфаты ягыннан Соловьев програмында катнашучылар әйткәннәрдән берни белән аерылмый. Аерма шул ки: тегеләрнең әйткән сүзләре абсурд булуын пропаганда корбаны булмаган бөтен кеше дә аңлый, ә менә Кргановныкын аңлар өчен ислам тәгълиматын яки ислам тарихын булса да белү кирәк. Юкса аңлашылмый торган терминнар белән тулы язманы укыганда чынлап та монда нидер бар бит дип уйларга мөмкин. Һәм хаклы да булачаксыз, чөнки анда ялган күп, ди белгеч.

"Idel.Реалии" үзен ислам белгечләре тәнкыйтьләве хакында ни уйлавын белешү өчен Әлбир Кргановка мөрәҗәгать иткән, әмма җавап булмаган.

Язманың оригиналы: Idel.Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG