Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлбир Крганов: "Русиядә төрле халыклар бер дәүләткә урыс халкы тирәсендә берләшкән"


Әлбир Крганов

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү белән бәйле вазгыятьтә "Idel.Реалии" Русия мөселманнары дини җыены мөфтие һәм Русия иҗтимагый пулаты әгъзасы Әлбир Крганов белән сөйләште. Рухани төп канунга үзгәрешләр кертүгә мөнәсәбәте, бүгенге Русиядә мөселман өммәтендә барган процесслар турында да сөйләде.

— Русия Конституциясенә "урыс телен дәүләт коручы халык теле" буларак кертүне Русиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин хуплады, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин күпмедер дәрәҗәдә килешмәвен әйтте. Сез Русия президенты башлангычына ничек карыйсыз?

— Бик четерекле сорау һәм монда артык сәясиләштерү кирәкми. Ул тыныч бәя һәм төптән уйлап ясалган анализ таләп итә. Шуны истә тотарга кирәк — Русиядә төрле халыклар бер дәүләткә урыс халкы тирәсендә берләшкән.

Русиянең территориаль үсеше барлык халыкларның мәдәнияте, яшәеше, гадәтләрен саклауга нигезләнеп башкарылган. Һичшиксез, барлык халыкларга да милли һәм дини үзбилгеләнүне сакларга кирәк. Аллаһ Тәгалә безне барыбызны да төрле халыклар, кавемнәр буларак яраткан. Бүген безнең каршыда бер сорау: Ватанны, милли һәм мәдәни төрлелектә бердәмлекне ничек сакларга? Мәсәлән, милли-мәдәни оешмалар, шул исәптән Дөнья татар конгрессы эшчәнлеге бүгенге заман таләпләренә җавап бирәме? Алар телне, мәдәниятне саклау, милли үзбилгеләнү өчен җавап бирә. Алар эш алымнарын камилләштерергә тиеш. Безнең карашка алар үз эчләренә йомылып эшләүдән туктап, башка оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә тиеш, яңа белгечләр мәйданына чыгу да мөһим. Ниндидер каршылыклы вазгыятьтә, ниндидер низаг чыккан вакытта экспертлар белән бергә четерекле мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләргә омтылырга кирәк. Мондый эштә тәҗрибә тупларга, эшне камилләштерү әһәмиятле.

Дин кешеләре дәүләт кануннарын үзләренә яраклаштырырга түгел, ә аларны үтәргә өндәргә тиеш

Күреп торабыз, бүген дөньяда һәм бездә дә яшьләр тарихи тамырлардан аерыла бара. Без тел, тарих, мәдәният, дин дип тарткалашабыз, ә аларга бу бәхәс кызык та түгел. Алар үзләренә кая таба бару юнәлешен башка җирдән эзли һәм аларны көнбатыш пропагандасын алып баручылар эләктереп кенә алырга тора. Ахыр чиктә без аларны югалтабыз. Менә бу бәла, менә шуның хакында уйлашасы иде!

Руханиларга сәясәткә турыдан-туры тыкшынырга килешми дигән караш бар. Әмма дин кешеләре дәүләт кануннарын үзләренә яраклаштырырга түгел, ә аларны үтәргә өндәргә тиеш. Диннәр канунга буйсынырга өйрәтә, әйе, без кайбер очракларда түрәләрнең позицияләре белән килешмәскә дә мөмкинбез. Безнең карашка, дәүләтне коручылар — ул үз илен яклаучы, аны булдыручы, үстерүче, монда эш милләттә түгел бит. Пушкин, Багратион, Литвинов, Гәрәев, Примаков, Шәймиев, Гамзатов, Чапаев, Муса Манаров, Адриян Николаев, Кабаева дәүләт коручы халыкка керәме?

Урыс халыкның дәүләт коруда иҗади ролен тану аларның тырышлыкларын киметми. Безгә Русияне барлыкка китергән һәр кеше – урысмы ул, татармы, башка халыклармы үзләрен бу илдә үз өендә кебек имин хис итүе өчен шартлар тудыру турында уйларга кирәк. Тарихта шулай булган, Русиядә урыс теле — дәүләт теле һәм ул бу илдә милләтара аралашу теле дә. Русиядә яшәүчеләрнең күпчелеге урыс телендә сөйләшә, шуңа аның Русия Конституциясендә аерым бер статуска ия булуын күрсәтү үзен аклый. Бу — көтелгән күренеш. Моннан тыш кануннамәгә үзгәрешләр кертү эшен башкаручы экспертлар башка халыкларның телләрен саклау гарантияләнә дип аңлатты. Безгә барыбызга да балаларыбызны үз мәдәниятенә генә түгел, башкаларга да ихтирам белән карарга кирәк дигән идеалларны аңлатып тәрбияләргә кирәк булачак.

Сез Ватанны сакларга кирәк дисез. Конституциягә халыклар иерархиясен кертү — бу тынычлык саклауга таба адыммы яки дәүләттә киеренкелек тудыругамы?

Киеренкелек тудыру ярамый, тынычлыкта компромисс таба белергә кирәк

— Татарлар "Гаеп итсәң, гает намазы да гаеп" ди. Барысы да нинди басым куюга бәйле булачак. Әгәр моңа булган реакцияне хисләр дулкынына күчерми, тарихчылар, экспертлар, җәмәгать эшлеклеләрен җәлеп итеп реаль эш алып барсаң, моны Русия халыкларының милли үзбилгеләнүләре үсеше мәнфәгатьләрендә кулланырга мөмкин. Әйткәнемчә, Русия президенты каршындагы милләтләр эшләре шурасы, Русия фәннәр академиясе, башка дәүләт һәм сивил җәмгыять институтлары белән бәйләнештә булырга кирәк. Әлеге вазгыятьтә Татарстан президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментында да җаваплылык ята. Алар бу темада зур белгечләр буларак үз тәкъдимнәре белән чыга, ачыграк аңлату эшләре алып бара ала. Киеренкелек тудыру ярамый, тынычлыкта компромисс таба белергә кирәк. Безнең халыкның моңа зирәклеге җитәр дип өметләнәм.

— "Көнбатышча яшәүнең" русияләргә нинди зыяны бар? Көнбатышта коррупция дәрәҗәсе түбән, технологияләр үсеш алган, кеше хокукларын яклау дәрәҗәсе югарырак.

— Безне, руханиларны, беренче чиратта Көнбатышның рухи-әхлакый ориентирлары борчый. Русиядә тардицион диннәр вәкилләре гаилә кыйммәтләрен, бу никахның ир белән хатын берлеге дигән гыйбәрәгә дә карый, балаларны гаиләдә тәрбияләү, милли һәм дини үзенчәлекләрне саклап калу яклы. Мәдәният сәясәтне һәм икътисадны билгеләргә тиеш, сәясәт мәдәниятне түгел. Рухи тарихи суверенитет безнең халыклар өчен мөһим. Безнең өчен бу кадерле һәм төрле сылтаулар белән аның юылуын теләмибез.

— Русия Путин чорында демократик илгә әйләнде дип саныйсызмы?

— Демократик идеология юлына Русия Ельцин президентылыгы вакытында басты, Путин һәм Медведев бу юнәлешне дәвам итә.

— Хәзер Татарстанда һәм Башкортстанда Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашкан дип саналган кешеләрне озак вакытка төрмәләргә утырту бара. Сез мондый хөкем карарларына ничек карыйсыз? Хокук яклаучылар җинаятьне дәлилләүләр ялганга корылган дип санап, бу эшләрне тәнкыйть утына тота.

Минем эшем тикшерүләр алып бару түгел, ә мөселманнарны агарту, аларны изге гамәлләр кылырга, кануннарны бозмаска өндәү

— Русиядә "Хизб ут-Тәхрир" террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган. Анда катнашу канунга каршы килә һәм җинаять эзәрлекләвенә дучар ителә. Конкрет очракка нинди дә булса бәя бирү өчен җинаять эше материалларын белергә һәм җинаять хокукы өлкәсендә белгеч булырга кирәк. Мәхкәмә әлеге җинаять эшләрен карар һәм җыелган материалларга үзенең гадел бәясен бирер дип ышанам. Мин бит дин эшлеклесе һәм минем эшем тикшерүләр алып бару түгел, ә мөселманнарны агарту, аларны изге гамәлләр кылырга, кануннарны бозмаска өндәү. Һәм без моның белән шөгыльләнәбез. Беренче тапкыр "Русиядә мөселманнар хокукларын яклау мәсьәләләре турында экспертлар хисабы" чыгардык. Без канунны үтәүче ватандашларны якларга әзер, ләкин кемдер канунга каршы чыга икән, алар белән хокук саклау оешмалары шөгыльләнә. Мөселманнарны агарту чаралары мөһим, бигрәк тә яшьләргә куркыныч яный, төрле төркемнәргә тартучылар ятьмәсенә эләкмәс өчен белем кирәк.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

— "Сөләйманчылар" дини төркеменә ничек карыйсыз?

— Берничек тә карамыйм. Алар Русиядә тыелмаган. Шул ук вакытта ниндидер тыгыз мөнәсәбәтләребез дә юк.

— Ә шәхсән үзегез алар белән элемтә тоттыгызмы?

— Элек без Диянәт (Төркиянең дин эшләре идарәсе – ред.) белән Үзәк диния назәрәте аша "Кардәш мөфтиятләр" проектында катнашкан идек, Чуашстан Әл Әзыг өлкәсе белән "туганлашты". Бу төбәк мөфтияте Өч Сәхәбә исемендәге мәчеткә ике ишек, мөнбәр, михраб, вәгазь өчен көрси һәм люстралар бүләк итте. Әл Әзыг мөселманнарына бу бүләкләр өчен рәхмәтлебез, чөнки безнең үзебездә мәчетләр эченә куя торган җиһазларны җитештерү җайга салынмаган. Алар безгә менә шулай ярдәм күрсәтте. Мәскәүгә күчеп килүемнең беренче вакытларында Үзәк диния назәрәте резиденциясендә мәдрәсә урнашкан иде, һәм, әлбәттә, без Төркиядән килгән хәзрәтләр һәм гарәпләр белән аралаша идек.

— Мари Иленең Звенигов районында ике мәчетнең имамы Рафаэль Сафин һәм Фарит Шаһиев "Яровая кануннары" нигезендә лицензияләреннән колак какты, ә төбәкнең Диния назәрәте аларны төрекләрнең "сөләйманчылар" җәмәгатенә иярүдә гаепләде. Мөфтият бу җәмәгать "террорчылык максатларында файдаланыла" дип саный. Сез моңа ничек карыйсыз?

Мәхкәмә чыгарган хөкем кануни көченә кермичә торып, кешенең гаебе расланмаган дип санала

— Беренчедән, бу хәзрәтләрнең телгә алынган төркемгә кагылышы юк. Икенчедән, "сөләйманчылар" Русиядә тыелмаган, өченчедән, прокуратура тикшерү вакытында аларның мәчетләрендә экстремистлыкка кагылышлы берни дә тапмады. Дүртенчедән, мөфти Фәнүс Сәлимгәрәев федераль каналдан чыгыш ясап, дәлилләре булмаган килеш, бу имамнарның исемнәрен Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" һәм башка террорчылык оешмаларның атамалары белән янәшә телгә алды. Шул рәвешле, кешеләрне дәлилсез гаепләп, ул мәхкәмә эшенең нигезе булып торган принципларының берсе — гаепсезлек презумпциясен бозды, һәм үзе дә җавапка тартылырга мөмкин. Кодекста каралган тәртиптә дәлилләнмичә торып һәм мәхкәмә чыгарган хөкем кануни көченә кермичә торып, кешенең гаебе расланмаган дип санала.

— "Хизб ут-Тәхрир" тарафдарларының террорлык гамәле кылу очрагы турында әйтә аласызмы?

— Мин бу тема белән махсус шөгыльләнмәдем, сез Башкортстан яки Кырым имамнары яки мөфтиләреннән сорагыз. Алар бу төркем эшчәнлеге белән очрашканы бар һәм бу мәсьәләне миннән яхшырак беләләр.

— Сез Русия мөселманнарының рухи берләшүен башлап җибәрергә өндәгән идегез. Ләкин кайбер мөселман оешмалары вәкилләре сезне хакимият тәкъдим иткән чаралар белән гел килешеп торуыгыз өчен тәнкыйть утына тота. Ничек уйлыйсыз, Мәскәү мөселман халыкларын кысырыклаучы һәм аларның хокукларын бозучы гамәлләр кылганда Русия мөселман оешмалары моңа катгый каршы чыгарга тиешме?

— Берләшү турында сөйләшүләр башлау кирәклеге хакында мөрәҗәгатьне бөтен Русиядән 17 мөхтәрәм мөфти имзалады һәм документ илдәге җиде иң зур мөселман оешмаларына юлланды. Беләсезме, безнең тәкъдимне бөтенесе дә хуплады, бары ике һәркемгә билгеле булган үзәк кенә кушылмады. Хакимияткә гел риза булып торуда гаепләүләрнең нигезе юк, без катгый итеп, ләкин истерикага бирелмичә кирәк вакытта үз карашыбызны җаваплы затларга җиткерәбез. Без бу турыда башкалар кебек бөтен җирдә кычкырып йөрмибез генә, чөнки моның чын нәтиҗәсе булсын дип эшлибез, популистлык белән шөгыльләнмибез.

Дин әһелләренең бурычы — җәмгыятьне туплау, берләштерү, ә аны таркату түгел

Дин әһелләренең бурычы — җәмгыятьне туплау, берләштерү, ә аны таркату түгел. Сәламәт тәнкыйть белән бергә без проблемнарны хәл итү юлларын да тәкъдим итәргә тиеш. Эксперт доклады мисалында без мөселманнарның хокук ягыннан белемнәрен арттырырга тырышачакбыз, чөнки мөселманнарның хокуклары бозылу хакында күп сөйләнә, ә теркәлгән мөрәҗәгатьләр һәм фактлар юк диярлек. Бу мөмкинлек булсын өчен без үзебезнең dsmr.ru сайтында махсус өлге булдырдык. Аны тутырып, мөрәҗәгать җибәреп була. Һәм без Русия Федерациясе җирлегендә хокуклары бозылган һәркемне бу турыда хәбәр итәргә чакырабыз, мөрәҗәгатьләр калдырсыннар, хокук бозу фактлары хакында дәшми калмасыннар иде.

RT дәүләт телеканалының баш мөхәррире Маргарита Симоньян махсус чаралар күрелмәсә, Русия 2040 елда ук мөселман иле булачак дип белдергән иде. Бу узган ел булды. Русия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов аның сүзләрен тәнкыйтьләп чыкты. Симоньян сүзләренә Чечнядан сайланган дума депутаты Шамсаил Саралиев та каршы фикер белдерде. Ни өчен бу нисбәттән сезнең тавыш ишетелмәде?

Без башка диннәр һәм мәдәниятләр белән борынгы заманнардан бирле тынычлыкта һәм килешүдә яшибез, дуслык — безнең байлыгыбыз

— Кызганычка, журналистларның һәр сүзен карап барырга минем шулкадәр буш вакытым юк. Әгәр сез бу сорау белән шул вакытта мөрәҗәгать иткән булсагыз, мин фикерләремне җиткерер идем. Русия җирләрендә ислам меңнәрчә еллар яшәп килә һәм сан ягыннан караганда кискен сикерешләр булганы юк. Без башка диннәр һәм мәдәниятләр белән борынгы заманнардан тынычлыкта һәм килешүдә яшибез, дуслык — безнең байлыгыбыз. Ислам безне тынычлыкка һәм татулыкка өнди.

Әлеге сораудан соң Әлбир Крганов вакыт юклыкка сылтанып соңгы сорауны бирүне сорады.

"Idel.Реалии" хәбәрчесе аннан Роман Силантьев фәнни җитәкчелегендә диссертация язуы турында медиада таралган хәбәрләрнең дөреслеген сорады. Силантьевның мөселманнар арасында каршылыклы шәхес булуына кыенсыну юкмы дип тә кызыксынды. Мөфти анык кына җавап бирмәде.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

фикерләр (18)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG