Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия хакимияте GigaChat нейрочелтәрен удмурт теленә өйрәтмәкче


Удмуртия байрагын тарату, архив фотосы
Удмуртия байрагын тарату, архив фотосы

Русиядәге рәсми җанисәп саннары удмурт телендә сөйләшүчеләрнең саны кискен кимүен күрсәтә.

Русиянең Сбер ширкәтенең GigaChat дип аталган нейрочелтәр моделе удмурт телен өйрәнә башлаячак. Бу хакта ширкәт Удмуртия милли сәясәт министрлыгы белән килешү имзалаган, дип хәбәр итә udmurt.ru порталы. Документ 27 ноябрь көнне, удмурт теле көнендә имзаланган булган.

Шул рәвешле республика җитәкчелеге ясалма акыл технологияләре ярдәмендә удмурт телен сакларга җыена. Бу проектка республиканың нинди финанслар бүлүе хәбәр ителми.

Нейрочелтәр моделен өйрәтү өчен Удмуртия урыс теленә тәрҗемәсе белән удмурт телендә зур күләмдә текстлар бирергә җыена. Бу китаплар, мәкаләләр, фәнни публикацияләр, социаль челтәрләр постлары һәм башка материаллар булачак диелә.

Ясалма интеллект удмурт телен аңлый алсын өчен белгечләр удмурт телендә сөйләшүчеләрне дә җәлеп итмәкчеләр, базаны актуаль мәгълүмат һәм диалоглар белән тутырмакчылар.

Русиядәге рәсми җанисәп саннары удмурт телендә сөйләшүчеләрнең саны кискен кимүен күрсәтә. 2002 елда удмурт телен Русиядә 463 мең кеше белсә, 2010 елда аларның саны 324 меңгә кадәр кими. 2021 елда удмурт телен нибары 255 мең кеше генә белүен әйтә.

  • Бу көннәрдә "Һомай" акыллы колонкасы сынау рәвешендә мари телендә эшли башлады. Бу башлангыч мари телен сакларга һәм үстерергә ярдәм итәчәк, дип өметләнә проект авторлары.
  • 2024 елның гыйнварында Азатлыкка биргән әңгәмәдә "Һомай" авторы, IT-белгече Айгиз Кунафин аларга мариларның мөрәҗәгать итүләре, проект белән кызыксынуларын сөйләгән иде. "Тагын бер тел вәкилләре мөрәҗәгать итте, аларны әле әйтеп тормыйм, башта мари телен өстәү юнәлешендә эшләрбез", дигән иде ул.
  • Шул ук вакытта, Кунафин сүзләренчә, татар IT-белгечләреннән андый кызыксыну әле булмады, мөрәҗәгать итүче дә булмады.
  • Татарстанда КФУ студентлары "Алия" дип аталган татарча акыллы динамик проектын башлап җибәргәннәр иде. Әмма быелның февралендә проект тукталып торды. Моны IT ширкәтләрнең хезмәттәшлек итүдән баш тартуы белән аңлаттылар.
  • 2024 ел башында татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә алган хезмәт эшли башлады. Аны Татарстан фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты эшләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG