Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буе халыклары һәм бу телләрдә сөйләшүчеләр саны нигә кими?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре Идел буе халыклары санының нык кимүен күрсәтә. Чуашча, удмуртча сөйләшүчеләр саны да нык кимегән. Милли активистларның кайберләре бу саннарга ышанмаса, башкалары тенденция һәм тренд дөрес дип саный, бу нәтиҗәдә Русиянең дәүләт сәясәтен гаепли.

2021 елгы Русия җанисәбе нәтиҗәләре берничә ай элек игълан ителсә дә, алар турында бәхәсләр әлегә кадәр тынмый. Росстат мәгълүматына күрә, илдә күпчелек халыклар саны нык кимегән, милли телләрдә сөйләшүчеләр саны да нык кимегән. Бу Идел буе халыкларында да ачык чагылыш тапкан.

Азатлык моңарчы татар һәм башкорт телләрендә сөйләшүчеләр саны кимүе, моның сәбәпләре турында язган иде. Унбер елда татарча сөйләшүчеләр саны бер миллионга, 24%-ка кимегән. Башкорт теле өчен югалту шулкадәр зур булмаса да, башкортча сөйләшүчеләр дә 6%-ка кимегән.

Идел буенда яшәүче башка халыкларда да саннар өметле түгел. Чуаш телендә сөйләшүчеләр саны 342 мең кешегә кимегән, бу 33%-ка кимү дигән сүз. Чуаш халкының үзендә дә кимү зур: 11 елда 360лап мең кеше "югалган".

Удмурт телендә сөйләшүчеләр саны җитмеш меңләп кешегә азайган. Бу якынча 21%-ка кимүне тәшкил итә. Мари телендә сөйләшүчеләр саны 30%-ка кимегән. Эрзә һәм мукшы телләрен санау кыенрак, милли активистлар "мордва" теле төшенчәсенә каршы чыга, ләкин эрзә һәм мукшыларның күбесе туган тел буларак "мордва" телен күрсәтә. "Мордва" телендә сөйләшүчеләр саны 170ләп меңгә, 44%-ка кимегән.

Чуаш теле "өстәмә" функция буларак кына кулланыла, бу мәктәптә телнең факультативлыгында да күренә

Идел буе халыклары арасында иң зур кимүләрнең берсе чуаш халкында күзәтелгән. 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, чуашлар саны 1 миллионга якынлашты (1 067 139). Әле 2010 елда бу сан 1,5 миллионга якын иде (1 435 872). Җанисәп саннарына ышансаң, чуаш телендә хәзер 700 мең кеше сөйләшә, 11 ел элек бу төрки телне 1,04 миллион кеше куллана иде.

Чуаш теле активисты, чуашча яңа дәреслекләр авторы Александр Блинов фикеренчә, җанисәп саннарына ышанырга ярамый, пандемия шартларында ишек ачмаучылар бик күп булган, ди ул.

Ишекне ачмыйлар икән, милләт, телләр белү турында мәгълүматны башка чыганактан алып булмый

— Бу хәлне төгәл беләм, минем улым Мәскәүдә җанисәп оештыруда катнашты. Күп кеше ишек тә ачмады, эшләү бик авыр иде, ди ул. Чын вазгыятьне җыю кыен булган. Ишекне ачмыйлар икән, син төгәл мәгълүмат ала алмыйсың бит, милләт, телләр белү турында мәгълүматны башка чыганактан алып булмый. Шуңа бу саннар дөреслеккә туры килә дип санамыйм, — ди ул.

Чуаш телен белүчеләр саны киметелеп күрсәтелгән, дип саный ул. Кайбер кешеләр чуаш телен белә торып та, аны белүен күрсәтмәскә дә мөмкин, моны мөгаллим телнең абруе түбән булуы белән аңлата. Кешеләр чуашча сөйләшергә оялалар, дип саный ул.

Җанисәп һәрвакыт якынча саннарны гына бирә. Тик ул телләр "хәрәкәтен" чагылдыра, булган трендларны билгели, дип әйтә Блинов.

Җәмгыятьтә, дәүләттә чуаш теленә ихтыяҗ тиешле дәрәҗәдә югары түгел

— Чуаш теле үз позицияләрен югалта, бу аңлашыла. Бу проблем Русия милли телләренең күпчелегенә кагыла. Моның сәбәбе дә ачык – җәмгыятьтә, дәүләттә чуаш теленә ихтыяҗ тиешле дәрәҗәдә югары түгел. Ул "өстәмә" функция буларак кына кулланыла, бу мәктәптә телнең факультативлыгында да күренә. Ихтыяри булган чуаш теленнән укытучы сиңа билге дә куя алмый, ләкин урыс теленнән сиңа имтихан тапшырырга кирәк, — дип сөйли тел активисты.

Шулай да Блинов оптимист булып калырга тырыша. Чабаксарда чуашча сөйләшүчеләр ишетелә, алар бар, яшьләр арасында туган телгә кызыксыну да күзәтелә, ул арта бара. Ул үзе студентлар, яшьләр белән күп аралаша, аларда комплекслар, телдән оялу әзрәк, дип саный ул.

Хәрәкәт астан, сивил җәмгыятьтән башланырга тиеш

— Милли телләрдә сөйләшүчеләрнең кимүе трендын ничек туктатып була? Мин үзем сивил инициативалар яклы. Хакимияттән, хөкүмәттән көтеп утырырга кирәкми, хәрәкәт астан, сивил җәмгыятьтән башланырга тиеш. Сөйләшү клублары, шәҗәрәләр өйрәнү, тел өйрәтү проектлары, блогерлар – мондый проектлар милли телләргә этәргеч, илһам бирәләр, телнең абруен арттыралар. Бу юл белән бару, әлбәттә, әкрен юл, шулай да, ул хәзерге вакытта безнең кулда булган бердәнбер ысул, — дип саный тел активисты.

Әлегә исә, алдагы елларда һәм җанисәпләрдә милли телләрдә сөйләшүчеләрнең кыскаруы тренды сакланачак, дип сөйләде Азатлыкка Александр Блинов.

"Сәясәт шундый, без барыбыз да урыс булырга тиеш"

Ә менә удмурт теле активисты, "Уралистика" авторы Артем Малых фикеренчә, җанисәп саннары чынбарлыкка якынча туры килә. Идел буенда ниндидер халыклар санын махсус киметү максаты булмагандыр, ди ул, ләкин шунда ук бу фикерен Башкортстандагы татарлар саны кебек "низаглы" мәсьәләләргә карамавын әйтә.

Хәзерге җанисәп җәмгыятьтә якынча 30 ел элек булган трендларның нәтиҗәсе

— Фин-угыр халыкларын киметү өчен инструкцияләр булмагандыр, саннар якынча чынбарлыкны чагылдыра дип уйлыйм. Удмуртлар саны 1989 елгы җанисәптән бирле кими бара. Хәзерге җанисәп җәмгыятьтә якынча 30 ел элек булган трендларның нәтиҗәсе дип уйлыйм. 1980нче еллар ахырында удмуртлар күпләп шәһәрләргә күченә башлады, бу тел һәм үзбилгеләнү югалуына китерә. Шәһәргә күченгән удмуртларның киләсе буыны еш кына үз телләрен югалта, — ди ул.

Активист халыклар кимүенең төп сәбәпләренең берсе дип Русиядә соңгы 10-20 елда формалашкан дәүләт сәясәтен күрә. Дәүләтнең милли сәясәте азчылык халыкларының "милләт, тел" төшенчәләрен мөһим түгел дип санавына китерә.

Бездә хәзер бердәм милләт, аның бердәм "мәдәни коды"

— Дәүләтне тыңласаң, бездә хәзер бердәм милләт, аның бердәм "мәдәни коды", аның нигезендә урыс мәдәнияте һәм урыс теле ята. Урыс теле хәзер коммуникация теле генә түгел, ул – символ. Казан мәктәбендә укучыларны "Я – русский!" җырын җырлату да – моның мисалы, бу ялгыш чыккан нәрсә түгел, дәүләт сәясәтенең мантыйклы нәтиҗәсе. Хәзер сәясәт шундый, без барыбыз да урыс булырга тиеш, — ди Малых.

2021 елгы җанисәптә соңгы 30 еллык процессларның нәтиҗәсе булса, соңгы 10-15 елда мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр үзен әле алдагы җанисәпләрдә күрсәтер, дип саный удмурт активисты.

— Удмуртларның зур өлеше хәзер шәһәрдә яши, авыл милләте яшәүдән туктады дип әйтеп була. Хәзер удмурт телендә 255 мең кеше генә сөйләшә икән, түбән саннар инде безгә каршы эшләячәк. Тагын 10 елдан соң күпме булыр? 150 меңме? Бу динамика бик зур үкенеч тудыра, — дип сөйләде ул.

Тел юнәлешендә алып барылган сәясәтнең максаты – милли халыкларны иҗтимагый-сәяси көч булуыннан туктату, дип саный Малых.

Дәүләтнең ахыргы максаты – милләтләрне фольклор-этнографик төркемнәр булып калдыру

— Күрәсең, дәүләтнең ахыргы максаты – милләтләрне фольклор-этнографик төркемнәр итеп калдыру. Менә бу - удмуртлар, бу - аларның милли киеме, алар елына 3 тапкыр Мәдәният йортында бәйрәмнәрен үткәрә – бармак күрсәтеп шулай йөрерлек кенә булсын. Мондый караш белән, әлбәттә, сәяси мөстәкыйльлек, республикаларның хокуклары турында сүз йөртеп тә булмас. Аз санлы халык икән, аларга нигә үз республикалары кирәк дигән сорау да күтәрелергә мөмкин, — ди ул.

Милли халыкларның, телләрнең югалуын туктату өчен иң мөһим үзгәрешләр сәясәт өлкәсендә булырга тиеш, дип саный удмурт активисты. Халык ягыннан да эшләп була, һәр кешегә турыдан туры "син балаңны нигә удмурт теленә өйрәтмәдең" дип сорап була, бу һәр кешегә бирергә кирәк булган сорау, дип сөйләде Артем Малых.

Систем асаба халыкларының санын максатчан түбәнсетеп күрсәтә

Русия хакимияте "мордва" теле концепциясен тырышып алга сөрсә дә, эрзә һәм мукшы активистлары бу аерым телләр һәм аларны аерым карарга кирәк дип саный. Шулай да җанисәптә күпчелек туган тел буларак "мордва" телен күрсәтә. Бу күрсәткеч тә соңгы җанисәптә 170ләп меңгә кимегән.

Эрзә халкының баш аксакалы Сыресь Болеянь җанисәпнең саннарына ышанмаска чакыра.

Җанисәп түрә кулы белән, "кабинеттан чыкмыйча гына" үткәрелде

— Бу саннарга ике сәбәп аркасында ышанырга ярамый. Беренчәдән, асаба халыкларны юк итәргә теләгән систем бу халыкларның санын максатчан түбәнсетеп күрсәтә. Икенчедән, без Русия дәүләт идарә системында коллапс башлануын күрәбез. Бу систем оешкан төстә җанисәпне үткәрә алмый. Еш кына җанисәп түрә кулы белән, "кабинеттан чыкмыйча гына" үткәрелде, — дип сөйләде активист Idel.Реалиига.

Халык саны кимүе тенденциясе белән ул килешә, моны ул ассимиляцион процесслар белән аңлата. Шул ук вакытта, хәзер мәктәп укучыларында, студентларда тел белән кызыксыну арта бара, үзләрен эрзә дип санаучы яшьләр күбәя, ди активист.

— Өметсезлеккә бирешмибез, эшлибез. Дөньяда, төрле саннарга күрә, этник эрзәләр бер миллионнан арта, — ди Сыресь Болеянь.

Татарлар һәм башкортлар да кими

2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән. Бүген татар телен 3,26 млн кеше белә, нибары 2,91 млн кеше көндәлек тормышта куллана.

2002 елгы җанисәп белән чагыштырганда, саннар тагын да куркынычрак күренә. Ул чакта татар телен 5,3 млн кеше белүен белдергән иде. Ягъни, рәсми саннарга күрә, 19 елда Русиядә татар телен белүчеләр саны 2 миллионга кимегән.

Азатлык белән сөйләшкән белгечләр моның төп сәбәпләре дип Мәскәүнең милли мәгарифкә басымын, Татарстанның җитәрлек тырышлык күрсәтмәвен һәм татар шәһәр мәдәниятенең барлыкка килмәвен атый.

Зур кимү булмаса да, башкортлар саны да кимегән. Башка халыкларның саны күпләп кимегәндә, башкортлар нибары 12,6 меңгә азайган. Башкортлар нигездә Башкортстанда гына арткан.

Башкорт милли хәрәкәте активисты, блогер Шамил Амангилдин җанисәп нәтиҗәләренә караганда, башкортлар, башкорт телен белүчеләр саны артык кимемәгән булса да, рәсми документлар чынбарлыкка туры килми дип саный. Ул Русия уздырган кампания саннарын шик астына куя һәм аңа ышану — үз-үзеңне алдау дип әйтә.

Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков та җанисәп саннарына ышанмаска чакырды. Җанисәп ковид шартларында башланды. Бу вакытта беркем дә беркемне өенә кертми һәм кертергә теләми иде. Икенчедән, статистика белән эшләүчеләр эшне бик начар оештырды, дип саный ул.

Русия җанисәбе 2021

  • Русиядә чираттагы җанисәп 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр уздырылды.
  • Русия тарихында беренче тапкыр халык санын алу онлайн да узды, кешеләр анкета сорауларына дәүләт хезмәтләре порталы аша җавап бирә алды.
  • Җанисәп анкеталарында кешеләргә үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче тапкыр бер кешегә берничә милләтне күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
  • Беренче гомум нәтиҗәләр 2022 елның сентябрендә чыга башлады. Милләтләр саны турында мәгълүмат 2022 елның декабрендә игълан ителде. Бу нәтиҗәләргә күрә Русиядә татарлар саны 2010 белән чагыштырганда 600 меңгә кимегән булып чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG