Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апас районында элекке тоткыннар һәм Украина сугышында катнашучылар өчен ресоциализация үзәге ачуга каршы петиция чыкты


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Халык талаулар, көчләүләр һәм туберкулез таралыр дип курка, диелә мөрәҗәгатьтә.

Апас районының Югары Ындырчы авылында төрмәдә утырып чыккан элекке тоткыннар һәм Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучылар өчен ресоциализация үзәге ачарга җыеналар. Моңа каршы петиция имзалау башланган.

— Элеккеге тоткыннар белән бергә талаулар, көчләүләр һәм урлаулар башланыр дип куркабыз. Шулай ук төрмәләрдә зур проблем саналган туберкулез таралу куркынычы бар, — диелгән мөрәҗәгатьтә.

19 гыйнварда петицияне бер меңгә якын кеше имзалаган.

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин халыкка мөрәҗәгать белән чыккан. Ул бу үзәк турында сөйләшүләрнең "күбесе имеш-мимешләргә һәм дөрес булмаган мәгълүматка нигезләнгән" дип язган. Район башлыгы 21 гыйнварда авылда халык җыены булачагы турында игълан иткән.

"Интертат" язуынча, бу үзәкне "Ярдәм" хәйрия фонды рәисе Илдар Баязитов ачарга җыена. Анда төрмәдә утырган элекке тоткыннар һәм Украина сугышында катнашкан Русия хәрбиләре ресоциализация үтәчәк дигән. Хәзер янәшәдә "Яратель" оешмасы зур кошчылык фабрикасы төзи. Үзәктә яшәүчеләр шунда эшләячәк. Ул алардан куркыныч янамаячак, җитди контроль булачак дип ышандырган. Үзәккә каршы чыгучыларны Илдар Баязитов "Путинның канунына каршы чыга" дип гаепләгән.

Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин үзәк ачылышына халыкның каршы булуын раслаган.

Ресоциализация үзәген Ындырчы авылының балалар бакчасын ябып ачмакчы булалар.

Югары Ындырча авылына Казан ханлыгы чорында нигез салына. Анда 250-ләп кеше яши дип санала.

  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар.
  • Моңарчы Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәңе табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны гаепләделәр.
  • Моннан тыш, Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады.
  • Мәсәлән Татарстанда Казан танк училищесының элекке җитәкче урынбасары Валерий Хахинны күп тапкырлар пычак белән чәнчүдә һәм үтерүдә шикләнелүче егет гаебен тулысынча таныды һәм саклану министрлыгы белән контракт төзеп, Украинадагы сугышка китәргә әзер булуын әйтте.
  • Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG