Казан Русия өчен очкычлар ясау эшен җайлый алмады. Авиация өлкәсендәге белгечләр шундый бәя бирә. Украина сугышы башланганнан соң Татарстан Русия өлешләреннән торган пассажирлар йөртүче Ту-214 очкычын күпләп җитештерә башлаячагын белдерде. Мәсәлән, 2025 елда ун очкыч ясалачагы әйтелгән иде. Соңрак ул 4, инде хәзер — бары 2 очкыч ясалачагын хәбәр итте. Очкыч ясауны кичектерүнең төп сәбәбе — санкцияләр шартларында Русиянең чит ил технологияләренә мохтаҗ булуы. Русия детальләреннән торган очкыч та чит ил очкычларыннан шактый калышуына киная ясый белгечләр.
Казан авиация ширкәте 2025 елда дүрт Ту-214 очкычы урынына икене генә җитештерәчәк. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сүзләренчә, планлаштырганча эшләве авыр булып чыккан.
— Бүгенге көндә ширкәттә зур күләмдә җитештерү мәйданнары төзелде, яңа җиһазлар сатып алынды, персонал әзерләнә, башка ширкәтләр да эшкә җәлеп ителде. Быел ике очкыч әзерләргә ниятлибез. Кыска вакыт эчендә күп эш башкарырга кирәк, — диде Коробченко.
Украина сугышы башлану белән Русиягә авиация өлкәсендә чикләүләр кертелде: һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган киртәләр барлыкка килде. Шуннан соң Казан авиация заводына зур өметләр багланды. Татарстанда юлчылар ташучы Ту-214 очкычын күпләп җитештерәчәкләре турында сүз чыкты. Бу очкычлар, янәсе, чит илләрнең Boeing һәм Airbus очкычларын алмаштырырга тиеш булачак.
Өч елда 10 очкыч урынына — берәү генә
2022 елда Казан авиация заводына 2023-2030 елларда 115 данәдә Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелды: 2023 елда — өчне, 2024 елда — җидене , 2025 елда — унны, 2026 елда — 15, 2027-2030 елларда — 20шәрне. Әлеге күрсәткечләр Русиянең авиация транспортының комплекслы програмына кертелде.
Ләкин Казан авиация ширкәте моның кадәр очкыч ясый алмаячагы билгеле булды. Былтыр авиация програмын яңадан үзгәрттеләр. Нәтиҗәдә, 2024 елда җитештерелергә тиешле җиде очкыч урынына бер , 2025 елда — 10 урынына дүрт калды. Менә хәзер дүрт урынына икене генә төзергә җыеналар.
Гәрчә, 2023 елда Казан ширкәтенә 42 млрд сум бүлеп бирелде. Бу Казанның еллык бюджетыннан да күбрәк сумма.
Нәтиҗәдә, соңгы өч елда 10 очкыч урынына бер очкыч ясый алдылар. Узган ел ахырында ул сынау уза башлады. Быелның 8 гыйнварында беренче очыш ясады. Мондый очыш соңгы тапкыр 2021 елның маенда булган. "Бизнес Онлайн" язуынча, Казан ширкәте 2024 ел планын үти алмаган. Чөнки заказ бирүчегә очкыч былтыр ук тапшырылырга тиеш булган.
Шулай итеп Ту-214 очкычын алудан "Аэрофлот" баш тартырга теләвен әйтте. Алар 40 очкыч алырга теләгән иде.
"Татнефть" ширкәтенә буйсынган "ЮВТ Аэро" авиаширкәте өчен бу очкычларны алырга теләде. Акча бирелде, ләкин бу килешү мәхкәмә эше белән тәмамланды.
Авиаширкәтләр Ту-214-кә зур өметләр багламый.
Белешмә:
Ту-214 — урта һәм озын магистральле юлчылар ташучы очкыч. Ул Ту-204 моделенең модернизацияләнгән варианты. Очкыч Казан авиация ширкәтендә җитештерелә.
Ту-214 җитештерү 1970 еллардан алып барыла. Беренче тапкыр ул һавага 1996 елда күтәрелә.
Очкыч 155-210 кешене сыйдыра ала. 6 700 км-га кадәр очарга сәләтле.
"Бу очкычта автоматлаштыру шулкадәр түбән дәрәҗәдә ки, барысын да кулдан эшләргә кирәк"
RunAvia имин очышлар сервисына нигез салучы, авиабелгеч Андрей Патраков сөйләвенчә, Ту-214 очкычы 13%-ка импорттан тора.
Аны инде 12 ел ясыйлар һәм ул бүгенгә кадәр сертификация узмаган
— Төп проблем булып очкычны җыю түгел, ә детальләр җитештерү санала, — дигән ул. — Бу — борт җиһазы, шул исәптән һавада очкычларның бәрелешү турында кисәтү җиһазы. Аны инде 12 ел ясыйлар һәм ул бүгенгә кадәр сертификация узмаган. Шул сәбәпле СССР вакытында ясалган Ту-214 очкычын җитештерү туктап калды.
Русиядә элек авиация инженеры булып эшләгән белгеч BBC-га аноним төстә Ту-214 очкычының проблемнары хакында сөйләгән. Аның сүзләренчә, бу очкыч экипажында өч кеше эшләүне таләп итә. Бу – җитди проблем ди ул.
— Анда автоматлаштыру шулкадәр түбән дәрәҗәдә ки, барысын да кулдан эшләргә кирәк: бөтен тумблерларны, төймәләрне күчереп, һәр детальне контрольдә тотарга туры килә. Мәсәлән, уң канаттагы ягулык сул канаттагы кебек үк күләмдә кулланылуын күзәтеп бару мөһим, югыйсә баланс бозылырга мөмкин. Моның өчен аерым кеше кирәк. Бездә мондый белгечләрне хәзер хәзерләмиләр, хәтта аларны укыта торган махсус уку йортлары да юк, — дип аңлаткан авиация инженеры.
Ту-214не белгечләр искергән совет мирасы дип атый.
Русия авиация тармагында эшләүче аноним чыганак BBC-га әйтүенчә, Русиянең авиация програмына җитди карарга кирәкми. Моны ул хөкүмәтнең "нервыларын тынычландыру" өчен генә ясалган документ дигән.
Басма язуынча, Русиянең авиация тармагында импортны алмаштыру програмы үзен акламады. Украина сугышы башыннан планлаштырылган 108 очкыч урынына бары җидене генә җитештерә алганнар. Калган очкычлар ясауны йә ике елга кичектергәннәр, йә билгесез вакытка күчергәннәр.
"Очкыч ясау тагын кичектерелергә мөмкин"
Авиабелгеч Максим Пядушкин 116.ру-га сөйләвенчә, Казан авиация ширкәтенең импорт детальләр белән проблемы барлыкка килгән. Моңа кадәр Русия хөкүмәте ширкәткә очкычны илдәге детальләр белән төзергә кушкан иде.
Очкычны яңадан үзгәртеп кору — үзе бер инженерлык эше
— Баксаң, Ту-214 очкычында чит ил компонентлары шактый күп икән, — дип сөйләгән ул. — Очкычны яңадан үзгәртеп кору — үзе бер инженерлык эше. Бу процесс күп вакытны ала: сынаулар үткәрергә, әлеге детальләрне җитештерергә кирәк. Чөнки аларның күбесе безнең илдә моңарчы җитештерелмәгән.
Аныңча, яңа детальләрне башта очыш ясамыйча сынап карарга кирәк. Бу исә шактый күп вакыт сорый. Барысы да тәртиптә булса, яңа детальләр очкычка урнаштырыла һәм очыш вакытында тикшерелә.
— Бу програм инде берничә тапкыр кичектерелде. Минемчә, чиста технологик яктан нинди дә булса җитешсезлекләр килеп чыгачак һәм тагын кичектерергә туры киләчәк, — дип сөйләгән белгеч.
"Казан авиация ширкәте авыр хәлдә"
"Carnegie Politika"да Русия атом-төш сәясәте белгече Максим Старчак сүзләренчә, бүген Казан авиация ширкәте авыр хәлдә. Ту-214 кенә түгел, Ту-160М стратегик хәрби очкычын да ниятләнгәнчә җитештерә алмыйлар. Төп проблем — ширкәтнең берьюлы хәрби һәм юлчылар ташучы очкычлар җитештерә алмавында ди ул.
Ту-214 өчен ПАК ДА хәрби очкычы өчен яраклаштырылган цехны биргәннәр.
— Хәзер Казан ширкәтендә җитәкчелек алышынганнан соң, 24 цехны яңарта, яңа җиһазлар һәм станоклар кертә, яңа кадрлар эзли башлады. Әмма, ни генә булмасын, аңа берьюлы ике юнәлештә нәтиҗәле эшләү бик авыр булачак, — ди ул.
Моннан тыш, Казан авиация ширкәте Ту-95МС хәрби очкычын да яңарта алмаган. 2018 елггы програм кысаларында 35 очкыч яңарту ниятләнгән булса, бүгенгә бер очкыч та тапшырылмаган.
— Проблем шунда: тирәнтен модернизацияләү иң заманча җиһазлар таләп итә, санкцияләр шартларында исә аларны чит илдән сатып алу яки үз көчең белән эшләп чыгару бик авыр, — ди Максим Старчак.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум