Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан фәннәр академиясендә аспирантларга бары 7,5 мең сум түләнә


Татарстанның фәннәр академиясе бинасы
Татарстанның фәннәр академиясе бинасы

Былтыр татар теле юнәлешенә аспирантларны җыя алмаганнар иде.

Татарстан фәннәр академиясендә аспирантларга аена бары 7,5 мең сум түләнә. Бу санны бүген Академиянең президенты Рифкать Миңнеханов хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

— Аспирантурага 7,5 мең сумга баруны мин "үлем кыры" дип әйтәсем килми. Алар бу киртәне ерып чыга бит. Әмма яхшы тикшеренүләр булсын өчен яшьләргә матди этәргеч кирәк, — диде ул.

Татарстанның югары уку йортларын исәпкә алып, былтыр 27-29 яшьләр арасында аспирантурада укучыларның саны арткан. 2023 елда — 760 кеше белем алса, 2024 — 854-кә җиткән.

Аныңча, галимнәрнең уртача хезмәт хакы турында статистика юк. "Бүген башы эшләгән чын галимнең акча белән проблемы юк", диде ул һәм төрле програмнарда, грантларда катнашу мөмкинлеген әйтте.

Миңнеханов тел белгечләренең "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"нең 6 томлыгы өчен дәүләт бүләге алуын искәртте.

— Мондый хезмәтнең кыйммәте вакыт үтү белән артачак кына, чөнки анда татар теленең хәзерге лексик байлыгы теркәлгән. 30-40 елдан соң тел бүгенге кебек булмаячак. Бу котылгысыз процесс, — диде ул.

  • Былтыр соңгы дүрт елда Татарстанда фәнни кадрларны әзерләү 12% кимүе әйтелде. Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, Академия аспирантурасына һуманитар юнәлешкә 73 кеше кабул ителгән, шуларның бары 8-е генә диссертация яклаган.
  • Моңа кадәр Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов киләсе 5-8 елда милли кадрлар җитмәскә мөмкин дип кисәткән иде. Ул яшьләрне татар теле һәм тарих юнәлешендә аспирантурага җәлеп итү проблемга әйләнүен сөйләде. Мәсәлән, былтыр Тимерханов аспирантурада "тел белгечлекләренә урыннар тулмыйча калды", диде.
  • 2024 елда Татарстан фәннәр академиясенә караган фәнни институтларның җитәкчеләренә 23,3 мең сум хезмәт хакы каралганы билгеле булды. Бу Академиянең институт мөдирләре вазифаларына игълан ителгән бәйге документларында әйтелде.
  • 2023 елда киң җәмәгатьчелектән качып Татарстан фәннәр академиясе президенты итеп полиция полковнигы, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы Рифкать Миңнехановны сайладылар.
  • Шул ук елны Татарстанда фән өчен чыгымнар 20 процентка үсте дип хәбәр итте рәсмиләр.
  • 2023 елда Рифкать Миңнеханов җитәкчелегендә Академия моңа кадәр мөстәкыйль оешма булып эшләгән Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтын үзенә берләштерде. 2020 елда зур шау-шу купканнан соң Тарих инстититуты үзенең мөстәкыйльлеген саклап калган иде.
  • Татарстан Фәннәр академиясе татар тарихын бүгенге Русия сәясәтенә ярашлы итеп өйрәнүне көчәйтүе әйтелде.



🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG