Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы дүрт елда Татарстанда фәнни кадрларны әзерләү 12% кимегән


Рифкать Миңнеханов
Рифкать Миңнеханов

Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, киләсе дүрт елда Татарстанда галимнәр әзерләү системы юкка чыгарга мөмкин.

Соңгы дүрт елда Татарстанда фәнни кадрларны әзерләү 12% кимегән. Иң нык кимү һуманитар юнәлештә күзәтелә. Бу хакта бүген Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Татарстан президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать шурасы утырышында белдерде.

"Академия аспирантурасына һуманитар юнәлештә 73 кеше кабул ителде, шуларның 35е — формаль төстә укуны тәмамлады, 8е — диссертация яклады. Аспирантураның нәтиҗәлелеге — 11%. Илдәге уртача күрсәткечләр 14% тәшкил итә. Соңгы 4 елда республикада фәнни кадрлар әзерләү 12% кимегән. Социоһуманитар фәннәр — 10%, мәдәният, мәгариф һәм педагогика — 20%, тел белеме — 17%, сәнгать белеме — 50% кимеде. Мондый тенденция дәвам итсә, киләсе 4 елда мәдәнияткә бәйле тармакларда эшләүче галимнәрне әзерләү системын югалту куркынычы бар", диде ул.

Рифкать Миңнеханов галимнәр әзерләүдә ярдәм итү чараларын күрергә кирәк диде.

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә тарих, әдәбият һәм филология юнәлешендә 277 кеше хезмәт итә. Шуларның 154е — фән кандидатлары, 58е — фән докторлары. Фәнни хезмәткәрләрнең уртача яше 60 яшькә якынлаша.

Моңа кадәр Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов киләсе 5-8 елда милли кадрлар җитмәскә мөмкин дип кисәткән иде. Ул яшьләрне татар теле һәм тарих юнәлешендә аспирантурага җәлеп итү проблемга әйләнүен сөйләде. Тимерханов өстәмә чаралар күрергә, милли кадрларга стимул тудырырга, бәйгеләр үткәрергә чакырды.

  • Соңгы елларда татар теле белгечләрен әзерләү Казан югары уку йортларында кимеде. Җәмәгатьчелек Татарстанда милли кадрлар җитмәве хакында белдереп килә. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин балалар бакчалары өчен генә дә 20 мең белгеч әзерләргә кирәк дип белдергән иде.
  • Галим, укытучы, әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов Азатлыкка сөйләгәнчә, татар әдәбияты, татар фәне белән кызыксынучы һәм аңа хезмәт итәргә әзер яшьләр саны азайганнан-азая бара. Мисал өчен, 2020 елда Галимҗан Ибраһимов институтының ул җитәкләгән әдәбият бүлегенә аспирантурага бер генә кеше дә кермәгән.
  • Элегрәк Казан архитектура һәм төзелеш университеты (КДАТУ) галиме Рәшит Шакирҗанов (1949-2021) Азатлыкка югары уку йортларында татарча укытуга җәмәгатьчелек тарафыннан игътибарның бетүен, хакимияттән бернинди ярдәм һәм финанс булмавын сөйләгән иде.
  • Быелның 15 февралендә Казан федераль университеты ректорының беренче урынбасары Дмитрий Таюрский уку йортында милли кадрлар әзерләүдә проблемнар булмавын әйтте.
  • 2023 елда Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган 2 491 укучы туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Аерым алганда, татар телен барлыгы – 2 351 укучы сайлады. Узган ел Татарстанда 11нче сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән бердәм республика имтиханын (БРИ) 8 укучы тапшырган. Казан укучысы Ихтыяр Кыямов татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан тапшырган бердәнбер укучы булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG