Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ проректоры татар телле белгечләр әзерләүдә проблем күрмәвен әйтте


Казан федераль университеты
Казан федераль университеты

Соңгы елларда җәмәгатьчелек милли кадрлар җитмәве хакында әйтеп килә.

Казан федераль университеты ректорының беренче урынбасары Дмитрий Таюрский уку йортында милли кадрлар әзерләүдә проблемнар булмавын әйтте. Бу хакта ул бүген, 15 февральдә Татарстан Дәүләт шурасы утырышында белдерде.

"Татар телен куллану һәм милли кадрларны әзерләү ничек бара?" дип сорау куйды депутат Таһир Һадиев.

"Без Татарстаннан заказ алып эшлибез. Бездә татар телендә педагоглар һәм татар тарихыннан белгечләр әзерләнә. Мин монда бернинди проблем күрмим. Алай гына түгел, 15 мең сум күләмендә яхшы стипендия бирелә. Укулары тәмамланганнан соң алар үз бурычларын үтәп мәктәпләрдә эшләргә тиеш", дип җавап кайтарды Таюрский.

2023-2024 уку елына Казан федераль университетында татар теленнән филологларны әзерләүгә 45 бюджет урыны бүлеп бирелде.

Бюджет урыннары тулса, 10-15 студентны түләүле укуга кабул итәргә мөмкин булулары турында да әйтелде. Мәсәлән, татар филологиясендә укыр өчен елына 149 820 сум түләргә кирәк.

Узган ел Татарстан үз бюджетыннан 125 белгеч әзерләр өчен акча бүлеп бирде. Бу 2022 елдан 25 белгечкә азрак. КФУ республика акчасына урыс теле һәм инглиз теле, тарих һәм инглиз теле, башлангыч сыйныф һәм инглиз теле укытучылары, шулай ук ике телдә математика һәм физика, музыка һәм өстәмә белем юнәлешендә укыта алачак педагоглар әзерли.

  • Соңгы елларда татар теле белгечләрен әзерләү Казан югары уку йортларында кимеде. Җәмәгатьчелек Татарстанда милли кадрлар җитмәве хакында белдереп килә. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин балалар бакчалары өчен генә дә 20 мең белгеч әзерләргә кирәк дип белдергән иде.
  • 2023 елда Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган 2 491 укучы туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Аерым алганда, татар телен барлыгы – 2 351 укучы сайлады. 2023 елда Татарстанда 11нче сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән бердәм республика имтиханын (БРИ) 8 укучы тапшырган. Казан укучысы Ихтияр Кыямов татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан тапшырган бердәнбер укучы булган.
  • Биш ел элек татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде. Ул вакытта имтиханны 74 бала биргән булган.
  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG