Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда дипломат Кәрим Хәкимов яшәгән тарихи йорт төзекләндерелмәячәк


Бинаның алгы ягы фәрештәләр сыннары һәм шәрыкча нәкышләнгән керәч савытлар кыйпылчыклары белән бизәлгән булган
Бинаның алгы ягы фәрештәләр сыннары һәм шәрыкча нәкышләнгән керәч савытлар кыйпылчыклары белән бизәлгән булган

2022 елда бина сүтелгән иде.

Оренбурның сәнәгать мәхкәмәсе танылган татар дипломаты Кәрим Хәкимов яшәгән тарихи йортны торгызу өчен 137 млн сум түләттермәячәк. Мәхкәмә прокуратураның бу таләбен кире каккан, дип хәбәр ителә мәхкәмә сайтында.

Оренбур өлкәсе прокуратурасы 2024 елның җәендә тарихи йортны яңадан торгызуны таләп итте. Ул бинаның элекке хуҗасы Юрий Гулинскийдан 137 млн сум түләтүне сорады. Прокуратура фикеренчә, бина хуҗасы аны канунсыз төстә җимергән.

Оренбурның сәнәгать мәхкәмәсе прокуратураның бу таләбен кире каккан.

2022 елда Оренбур шәһәрендә танылган татар дипломаты Кәрим Хәкимов яшәгән тарихи йорт сүтелде. Әлеге бина шәһәрдә иң матур йортлардан саналган, аны "Биш фәрештә йорты" дип атап йөрткәннәр. 2023 елда йорт мәдәни мирас объекты исемлегенә кертелде, ул вакытта бинаның коры дивары гына сакланып калган диелде. Шул ук елны мәхкәмә Гулинскийдан бинаны тартып алды.

Оренбурдагы иҗтимагый активистлар һәм җирле Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООПиК) вәкилләре бу тарихи бинаны мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертүне сорап күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән, дип сөйләгән иде Азатлык Радиосына ВООВПиКның Башкортстан бүлеге җитәкчесе Эльза Мәүлимшина. Әмма 2020 елда шәһәр хакимияте бинаны хосусый кулларга сатып җибәргән.

Бу бина XIX гасырда салынган булган. Кәрим Хәкимов анда ике ел — 1918-1919 елларда яшәп алган. Ул вакытта Хәкимов Оренбург губерниясе халык мәгарифе комиссары вазифасын башкарган. Моннан кала, Кәрим Хәкимовны Оренбур белән аны атаклы Каргалы мәдрәсәсендә укуы да бәйләп тора.

Әлеге йорт тарихи яктан гына түгел, архитектура үрнәге буларак та кыйммәткә ия булган. Бинаның алгы ягы фәрештәләр сыннары һәм шәрыкча нәкышләнгән керәч савытлар кыйпылчыклары белән бизәлгән булган. Кәрим Хәкимовка кадәр бу йортта Коканд ханлыгы әмире нәселе вәкилләре яшәгән булган.

Белешмә: Кәрим Хәкимов Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында туган. Советлар иленең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле була. Гарәп-фарсы дөньясында мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш кертә. СССРның Тышкы эшләр министрлыгында Хәкимов гарәп илләре буенча иң яхшы белгечләрнең берсе булып таныла. 1926 елда Кәрим Хәкимов тырышлыгы белән I Дөнья мөселманнары конгрессында совет делегациясе дә катнаша.

1936-1937 елларда Согуд Гарәбстанына тулы хокуклы вәкил була.
1937 елның 6 сентябрендә СССРның Тышкы эшләр буенча халык комиссариаты Кәрим Хәкимовка тиз арада Мәскәүгә кайтырга чакыру җибәрә. Патша Габдел Газиз ибн Сәгуд Хәкимовка калырга куша һәм сәяси яшеренер урын тәкъдим итә. Әмма илче туган иленә кайтырга карар итә. 1937 елның 27 октябрендә кулга алына. 1938 елның 10 гыйнварында шпионажда һәм контрреволюцион оешмада катнашуда гаепләнә һәм атып үтерелә.

Дипломатны чакыртып алу һәм аның җәзасы СССР белән Согуд Гарәбстаны арасындагы мөнәсәбәтләр өзелүгә китерә, мөнәсәбәтләр 90 елларда гына җайга салына.

1956 елда аклана.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG