Оренбурда Горький урамында танылган татар дипломаты Кәрим Хәкимов яшәгән тарихи йорт сүтелгән. Әлеге бина шәһәрдә иң матур йортлардан саналган, аны "Биш фәрештә йорты" дип атап йөрткәннәр.
Бу бина XIX гасырда салынган булган. Кәрим Хәкимов анда ике ел - 1918-1919 елларда яшәп алган. Ул вакытта Хәкимов Оренбург губерниясе халык мәгарифе комиссары вазифасын башкарган. Моннан кала, Кәрим Хәкимовны Оренбур белән аны атаклы Каргалы мәдрәсәсендә укуы да бәйләп тора.
Әлеге йорт тарихи яктан гына түгел, архитектура үрнәге буларак та кыйммәткә ия булган. Бинаның алгы ягы фәрештәләр сыннары һәм шәрыкча нәкышләнгән керәч савытлар кыйпылчыклары белән бизәлгән булган. Архив мәгълүматына карый, Кәрим Хәкимовка кадәр бу йортта Коканд ханлыгы әмире нәселе вәкилләре яшәгән булган.
Башкортстанның Кеше хокуклары шурасы әгъзасы, Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООВПиК) Башкортстан бүлеге җитәкчесе Эльза Мәүлимшина Азатлыкка сөйләгәнчә, Оренбурдагы иҗтимагый активистлар һәм җирле ВООПиК вәкилләре бу тарихи бинаны мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертүне сорап күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән. Берничә ел элек бу йортта Кәрим Хәкимов музее оештыру тәкъдиме белән дә чыккан булганнар. Ләкин 2020 елда шәһәр хакимияте бинаны хосусый кулларга сатып җибәргән.
Русия думасы депутаты Александр Һинштейн йортны сүтүдә гаеплеләрне җавапка тарту өчен Баш прокуратурага һәм Русия мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәчәген әйткән.
Кәрим Хәкимовның Оренбурда яшәгән вакытларын мәңгеләштерү максатыннан, 2018 елда шәһәрдә ул эшләгән бинада истәлек тактасы ачылган. Хәзер ул бинада Крупская исемендәге китапханә урнашкан Оренбурда шулай ук Кәрим Хәкимов исемендәге урам да бар.
Белешмә: Кәрим Хәкимов Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында туган. Советлар иленең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле була. Гарәп-фарсы дөньясында мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш кертә. СССРның Тышкы эшләр министрлыгында Хәкимов гарәп илләре буенча иң яхшы белгечләрнең берсе булып таныла. 1926 елда Кәрим Хәкимов тырышлыгы белән I Дөнья мөселманнары конгрессында совет делегациясе дә катнаша.
1936-1937 елларда Согуд Гарәбстанына тулы хокуклы вәкил була.
1937 елның 6 сентябрендә СССРның Тышкы эшләр буенча халык комиссариаты Кәрим Хәкимовка тиз арада Мәскәүгә кайтырга чакыру җибәрә. Патша Габдел Газиз ибн Сәгуд Хәкимовка калырга куша һәм сәяси яшеренер урын тәкъдим итә. Әмма илче туган иленә кайтырга карар итә. 1937 елның 27 октябрендә кулга алына. 1938 елның 10 гыйнварында шпионажда һәм контрреволюцион оешмада катнашуда гаепләнә һәм атып үтерелә.
Дипломатны чакыртып алу һәм аның җәзасы СССР белән Согуд Гарәбстаны арасындагы мөнәсәбәтләр өзелүгә китерә, мөнәсәбәтләр 90 елларда гына җайга салына.
1956 елда аклана.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!