24 гыйнварда Страсбургта Кавказ халыклары Ассамблеясе һәм чит илләрдә эшләүче Татар шурасы түгәрәк өстәл оештырды. Бу — аларның уртак беренче эше. Чарада Франция, Германия, Норвегия, Канада, Австрия, Чехия һәм Британиядән иллегә якын кеше катнашты. Очрашуда чит илләрдә яшәүче мөһаҗирләр — Кавказ халыклары вәкилләре һәм татар-башкортлар — Европада милли үзаңны саклау, мөһаҗирләрнең хокукларын яклау, шулай ук читтә яшәгән хәлдә тарихи ватанның иреге өчен көрәшү мәсьәләләрен күтәрде. Катнашучыларның күпчелеге Кавказ халыклары вәкилләре булды. Татарлардан сәясәт белгече Руслан Айсин, галим Дамир Абдулов, химия фәннәре кандидаты Булат Сәйфетдинов катнашты.
Кавказ халыкларын һәм татарларны нәрсә берләштерә? Милли үзенчәлекне саклауда нинди уртак ысуллар булырга мөмкин? Без бу хакта чараны оештыручыларның берсе — Татар шурасы вәкиле, сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе, берничә ел дәвамында мөһаҗирлектә яшәүче Руслан Айсиннан сораштырдык.
Татар шурасы 2025 елда оешты, ул төрле илләрдә яшәүче татарларны берләштерә. Алар мөһаҗирлектә антиколониаль сәясәт белән шөгыльләнәчәк. Оештыручылар аны хәрәкәт дип атый һәм беренче чиратта татар хокуклары өчен көрәшәчәк дип белдерә.
— Руслан әфәнде, Страсбургтагы җыенда катнашучыларга күз салсаң, чуарлык күренә. Гадәттә Кавказ халыклары моңа кадәр аерымрак торды, чөнки аларның мәсьәләләре татарлар һәм башкортлар проблемаларыннан аерыла: төркиләрнең — үз юлы, кавказларның — башка дип кабул ителә иде. Сезне нәрсә берләштерде?
— Безне берләштергән төп мәсьәлә — син татармы, башкортмы, чеченмы, кумыкмы — чит илдә югалмау, миллилегеңнән ваз кичмәү, Европада яшәп эреп юкка чыкмау. Ассимиляция барысына да яный. Русиядә дә шул ук хәл иде, мөһаҗирлектә дә проблема шул ук.
Европага күченеп килгән кеше башта документ эшләре белән йөри, бюрократиянең сират күперен уза, аннары яшәешен тәртипкә китерә. Әмма иртәме-соңмы аңлы кешедә чит илдә яшәп телне ничек сакларга дигән сорау туа. Диннән ничек ераклашмаска, милли үзаңны саклап кына калмыйча, аны ничек үстерергә дигән уйлар килә, фикердәшләр эзләнә.
Нәкъ менә шушы мәсьәләләрдә кеше үзен ялгыз хис итмәсен өчен, аларны ничек хәл итәргә мөмкин дигән сораулар буенча фикер алыштык.
Дөньяда барган геосәяси вазгыятькә бәя бирелде, кризис шартларында Идел-Урал һәм Кавказ халыклары өчен саклану стратегиясе нинди була ала — шул хакта да сөйләштек.
Русиянең Украинадагы баскын сугышы турында да фикер алыштык. Бу сугыш империалистик карашлар нәтиҗәсе булуы ассызыкланды.
Башкортстанда барган вәхшилекләр турында да сүз булды. Баймак эше кысаларында сиксәнләп кешегә җинаять эшләре ачылып, аларны бер-бер артлы төрмәгә утыртулар дәвам итә. Бу — Русиянең репрессив хакимиятенең эше.
Бу хәлгә тарыган башкортларның барысы да сәяси тоткыннар, алар — Путин репрессияләре корбаннары.
Татар шурасы һәм Кавказ халыклары Ассамблеясе исеменнән аларга сәяси тоткын статусы тану турында карар ителде. Безнең арада да мондый эш белән шөгыльләнүче кешеләр, оешмалар, хокук яклаучылар бар. Алга таба сәяси тоткын статусын тану һәм аларга сәяси сыену бирү юнәлешендә эш алып барырга дигән карарга килдек.
— Милли үзаңны саклау дигәндә нинди төгәл адымнар ясап була, мәсәлән?
— Европа илләрендә милли үзәкләр булдыру мөмкинлеге бар. Алар каршында милли мәктәпләр, түгәрәкләр оештырырга мөмкин, моны берсе дә тыймый. Бу бик мөһим.
Мәсәлән, беларуслар Литва, Латвия һәм Польшада бу мөмкинлекләрдән актив файдалана. Бу институтлар аларда яхшы эшли. Алар саны күп булмаса да, әлеге юнәлештә оеша алганнар.
Кавказ халыклары һәм татарлар аерым оешмаларга туплана, аерым проектлар эшли, әмма "милли йорт" кебек уртак урыннар юк.
Европа Берлегенең үз програмлары һәм грантлары бар. Аларны өйрәнеп, әлеге юнәлештә системалы эш алып барырга кирәк. Бу — беренче адым.
Икенчесе — безнең яңа килгән кешеләргә, мөһаҗирләргә ярдәм итү эше системга салынмаган. Күп очракта кешеләргә юридик ярдәм кирәк, һәм бу безнең өчен аеруча мөһим. Мәсәлән, Русиядән китүче татарлар һәм башкортлар арасында телләре, милләтләре, диннәре өчен эзәрлекләнүчеләр бар. Аларга сәяси статусы булуын исбатлау бик авыр. Бу миңа да кагылды. Үземә документлар рәсмиләштергәндә, милли сәясәт белән шөгыльләнүче кешегә, "Сезгә нинди куркыныч яный?" дигән сорау бирделәр һәм моны дәлилләүне таләп иттеләр. Мәскәү яки Петербурдан килүче кешегә "Мин Навальныйны яклау йөрешләрендә катнаштым" яки "Мин сугышка каршы чыгыш ясадым" дип әйтү җитә. Аларга ярдәм итүчеләр дә шактый. Ә менә тел активизмы белән шөгыльләнүчеләргә Мәскәү басым ясавын Европа илләре түрәләре белми, бу хакта хәбәрдар түгел. Русия либераллары да тел һәм милли сәясәтне кабул итми. Алар мондый активизм бармы соң, аның өчен эзәрлекләүләр булмыймыни дип аптырый һәм ярдәм итүдән баш тарта. Ул без 2017 елдан соң милли мәгариф 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымыннан соң ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде. күтәрү, тел турында сөйләү, язу сәясәт темасына әйләнгәнен беләбез һәм Татарстан суверенитеты, татар теле һәр мәктәптә барысы да укырга тиеш дип чыгыш ясаучыларның кайберләре инде басым астында яки Энгел Фәттахов кебек сак астында тотыла.
Милләт, тел, республика бәйсезлеге темасында эшләгән башкортларга да, татарларга да без терәк булырга тиеш. Шул милли темалар аркасында илдән чыгып киткән һәм хәзер Хорватия төрмәсендә утырган Кавказ халыклары кешеләре бар. Аларга ни сәяси сыену бирмиләр, ни мәсьәләләрен башка ысул белән хәл итмиләр. Берсе дә ярдәм итми. Урыс булмаучы кешеләргә ярдәм итүче институцияләр дә, аерым кешеләр дә юк. Без бергә хәрәкәт итәргә тиешбез дигән карарга килдек. Бу очракта без берләшергә тиеш, һәм гомумән, милли бәйсезлек өчен көрәштә бер-беребезгә терәк булу мөһим.
— Европа Берлеге структуралары белән эшләргә кирәк дигәннән, ПАСЕда Русия демократик көчләре платформасында асаба халыклар һәм милли азчылыклар өчен каралган квота кысаларында Идел буе халыклары вәкилләренә урын булмады. Ни өчен?
— Әйе, бездән, татар-башкортлардан берсе дә юк. Кавказдан Руслан Кутаев сайланды. Ул татар-башкортларны белә, проблемнары белән таныш. Без аның көрәштәшләре буларак уңайлы позициядә. Аның аша без үз фикерләребезне җиткерә алачакбыз. Андагы берничә кешене беләм, күпләре белән таныш та түгелмен. Әйе, татар арасыннан берсе дә булмавы шик уята. ПАСЕ фикеренчә, вәкиллек форматы нигезендә аерым сәяси статуслы кешеләр чакырылган. Аларны нинди принциплар буенча сайлаганнар — билгеле түгел. Процедурасы да ачык түгел. Әмма ничек бар, шулай. Эшләргә кирәк. Бу кешеләр бер ел дәвамында эшләячәк, аннары ротация булырга тиеш. Икенче елда эшне башка кешеләр дәвам итәчәк. Ул вакытта татарлар яки башкортлар да бу платформада эшләячәк.
ПАСЕ белән генә дөнья бетми. Башка структуралар да бар. Алар белән эшлисе. Менә Кавказларның Европа дәүләтләре, аларның хакимиятләре белән эшләүнең тәҗрибәсе бар. Чеченнар, мәсәлән, Франциядә күп, алар актив эшли. Европада барлыгы 400 меңләп кеше алар. Хәзер читтә туып-үсүче буыннары калын. Татар-башкортлар әле беренче адымнарын гына ясый, шуңа алар безгә ярдәм итәр дип ышанабыз.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум