Татарстанда апрель ае Тукай ае, туган тел ае дип санала. Формаль түгел, әмма татарлар тарафыннан ул шулай кабул ителә. Апрель ае Тукайның туган көне белән дә бәйле, аның вафат булган вакыты да апрельгә туры килә. Шуңа ел саен бу айны Тукайны искә алу, аңа багышланган чаралар узуы гадәткә кергән. Әмма 2026 ел үзгә, быел татар шагыйренең тууына — 140 ел тула.
Март аенда Татарстан мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова депутатлар каршында республикада татар шагыйрен ничек зурларга җыенулары турында чыгыш ясады, планнары белән уртаклашты. Әмма депутатлар ул вакытта чараларга игътибар итмәде, министр урынбасарын татарча чыгыш ясамаганы, язмаларда хаталар булганы өчен утлы табада сикертте. Тукай турында урысча чыгыш ясау да, чаралар турында министрның үзе килеп чыгыш ясамавы да ошамады депутатларга. Аларның берсендә дә Тукайның 140 еллыгын лаеклы каршы алынамы дигән сорау тумады.
Ниләр булачак?
Быел Тукай бүләген тапшыру тантанасы Кырлайда узачак. 26 апрель түгел, ә 25 апрельдә булачак бу чара. Бу тантана озак еллар дәвамында Казанда узды. Биредә Тукайның дәүләт әдәби-мемориал музей комплексы төзекләндерүдән соң ачылачак. 26 апрель исә халык өчен гадәтләнгән тантана, Казан үзәгендә, шагыйрь һәйкәле янында Шигърият бәйрәме булачакмы — төгәл мәгълүмат юк.
Тагын ниләр бар? "Татармультфильм" ширкәте "Туган тел" исемле анимацион фильм чыгарачак. Ул биш минутлык һәм татар, урыс телләрендә булачак.
Режиссер Ренат Хабибуллин Тукайның тормышы һәм иҗаты турында документаль фильм тәкъдим итә, дип сөйләде министр урынбасары. Шушы көннәрдә Казанда "Тукай укулары" фәнни конференция, аннан соң "Туган тел" форумы, "Габдулла Тукай иҗаты һәм милли телләр, әдәбиятлар, мәдәниятләр үсеше" дигән халыкара конференция узуы көтелә. "Милли моңнар" — Тукай сүзләренә язылган җырлар башкару бәйгесе булачак.
Тукай булгач, әдәбият өлкәсендә дә эшләр башкарылырга тиеш. Татарстан Язучылар берлеге "Татар поэзиясе антологиясе" чыгара, алар тарафыннан шулай ук Тукайның 30 әсәреннән торган 4 тәрҗемә җыентыгы чыгарга тиеш. Алар чуаш, удмурт, мари, мукшы телләрендә булачак. Татарстан китап нәшриятында "Тукай" дигән фотоальбом чыга, ул да ике телдә — татарча һәм урысча ясалган, аның төзүчесе — Тукайны өйрәнүче галим Зөфәр Рәмиев. Шулай ук Тукай әсәрләренә язылган көйләр, җырлар да ике томлык ноталар җыентыгы буларак дөнья күрә. Нәшриятта шулай ук Тукайның "Сабыйга" дигән китабы яңадан басыла, бу — 1982 елгы басма. Моннан тыш "Исемдә калганнар", ул 20 мең тиражда чыгарга тиеш. Урыс телендә басылачак. Тукайның әкиятләре дә чыгарга тиеш.
Әмма Тукайның юбилее уңаеннан ясалган төп зур проект — Тукайның урыс телендәге алты томлык әсәрләр җыентыгы. Аны Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан фәннәр академиясе әзерләде. Китаплар Татарстан китап нәшриятында чыкты. Аның төзүчесе, кереш сүз, мәкалә һәм аңлатмалар авторы — Марсель Ибраһимов. Бу — җитди академик басма.
Тукайның әсәрләре, публицистикасы урыс теленә тәрҗемә ителмәде түгел, ителде, бу яңалык түгел. Әмма бу эш мөһим һәм кирәк иде, дип сөйләде Азатлык белән аралашкан тел галиме (аның исемен иминлек сәбәпләре аркасында әйтмибез — ред.). Галим бу эш тә авырлык белән башкарылды, ул кирәкле дәрәҗәдә финасланырга тиеш, әмма хакимият Тукайга акчаны кысып бирә, диде ул.
Кызганыч, дәүләтнең игътибары да аз, акчаны кысып кына бирәләр
— Тукайның әсәрләре урысчага тәрҗемә ителгән аның, бу эш күптән башкарылды. Әмма быел чыккан җыентыкның кыйммәте — Тукайның публицистикасында. Аның публицистикасы тулысынча тәрҗемә ителмәгән иде, ителгәннәре дә кыскартылган яки цензурага дучар булган. Советлар Берлеге вакытында алар туракланган килеш кенә басылды. Менә шулар тәрҗемә ителде. Яңа басмада Тукайның яңа әсәрләре дә бар, — дип аңлата белгеч. — Әсәрләрне, язмаларны тәрҗемә ясарга белегечләр кирәк, бу — озак, җентекле башкарыла торган эш. Бер кыска язма өчен дә атна-ун көн вакыт уза, чөнки Тукайның теле үзенчәлекле. Ике телне генә түгел, иске татарны да, фарсы, гарәп телен дә белергә тиеш белгеч. Кызганыч, дәүләтнең игътибары да аз, акчаны кысып кына бирәләр. Бу эшне башкаручылар, белүемчә, Тукай хакына тырыштылар, бу басма татарда булырга тиеш дип эшләүче кешеләр ерып чыкты.
Галим Тукайны өйрәнүчеләр кими бара, бүген шагыйрьне әдәбият белгечләре түгел, ә тарихчылар өйрәнергә тиеш дигән фикерләре белән уртаклашты ул.
Тукайга бәйле документларны табар өчен тарихчылар кирәк, архивта эшли белүчеләр мөһим
— Тукайны, аның иҗатын өйрәнүнең чикләре бар. Күп яшәмәгән, басылган иҗаты өйрәнелде дисәк тә була. Яңалык табуы авыр, әмма эзләнүне туктатасы түгел. Мәсәлән, Тукайның Казакъстанда яшәгән чорын өйрәнү мөһим. Ул вакытта чыккан матбугатны, "Фикер" газеталарын эзлисе бар. Җаек, Петербур, Уфа, Әстерхан архивларын актарырга кирәк, бәлки, нидер барлыкка килер. Шуны аңларга кирәк, Тукайны өйрәнүче галимнәр башлыча татар әдәбияты белгечләре. Тукайга бәйле документларны табар өчен тарихчылар кирәк, архивта эшли белүчеләр мөһим. Советлар Берлеге вакытында мондый белгеч бар иде, Рәфыйкъ Нәфыйков — тарихчы. Минемчә, "тукаеведлар" арасында бердәнбер тарихчы булгандыр. Ул җентекле архивларны айкап чыккан кеше, әмма ул вакытта галимнәр тар кысаларда эшләгән, бик чикләнгән караш белән эш ителгән. Тукайны большевиклар белән тәңгәл куеп өйрәнгән Нәфыйков, шуңа ул башка детальләргә игътибар бирмәгәндер дип чамалыйм.
Әмма архивларда эшләр өчен, Тукайга бәйле документларны эзләр өчен матди чыганаклар кирәк. Дәүләт моңа әзерме? Кызганыч, "галимнәр, мәгез акча" дип торучы юк. Тукайга бәйле документлар эзләү зур проект булырга тиеш, монда төрле өлкәләрдә эшләүче белгечләр туплануы кирәк. Проект финансланмаса, берни барып чыкмаячак, — дип дәвам итә галим. — Тукайның чит илдә калган иҗаты бар. Татар мөһаҗирләре Япония, Финляндия, Төркиядә матбугат чыгарган, китаплар баскан. Анда да Тукай басылган, аның турында истәлекләр, аның әсәрләре нәшер ителгән. Менә бу өлкә өйрәнелмәгән.
Өченче мәсьәлә — Тукайга яңача бәя бирү. Әлбәттә, бу эш аның дәрәҗәсен төшерү исәбенә башкарылырга тиеш түгел. Бүгенге күзлектән өйрәнергә галимнәр барлыкка килсә, Тукай яңача ачыла алачак. Тукай, әйе, безнең өчен мөһим шәхес, кадерле кеше генә түгел, ул —татарның символы. Әмма Тукай да кеше, без аның шәхси тормышын тулысынча әйтеп бетермибез, әмма аның җитешсезлекләре дә бар, эшчәнлегенә бәйле детальләрне галимнәр сөйләеп бетерми. Шуңа Тукайны 100 процент беләбез дип әйтә алмыйбыз. Әлеге чорда Габдулла Тукайны ничек бар, шулай итеп ачып салу өчен вакыты да җитмәде бугай, кешеләр дә әзер түгел. Галим-голәмә төзегән, Совет Берлеге вакытында барлыкка килгән Тукай образы бар, без аннан чыга алмыйбыз, без шул образга табынып яшибез. Бәлки, шул образны саклап калу хәерлерәктер. Тукайны да постаменттан бәреп төшерсәк, татарга файдага булмаска да мөмкин.
Галим фикеренчә, Тукайны Татарстан кысалырына да кертү — хата. Ул Советлар Берлеге заманын үрнәк итеп китерә, Тукай яки Җәлил юбилее булса, аларның тантаналары хәтта Мәскәүнең Колонна залларында уза иде, ди ул. Аның фикеренчә, шуңа да Советлар Берлеге вакытында бөтен кеше Тукайны белгән. Мәсәлән, Мәскәүдә, Петербур, Самар, Екатеринбурдагы урта, хәзерге буын кешеләреннән Тукай кем ул дип сорасаң, иманым камил, белмәячәкләр ди аңлата галим. Шуңа аның юбилее икән, сөйләргә, ишеттерергә кирәк. Русия күләмендә эшләү кирәк, дигән фикерне җиткерә.
Ә без Тукайны болай да беләләр инде дип кул селтибез
— Казакъларны карагыз, алар Абайны ничек зурлыйлар! Туктамыйлар. Ә без Тукайны болай да беләләр инде дип кул селтибез. Кат-кат чыксын китаплары, балалар өчен әкиятләре киштәләрдә, интернетта да булсын. Тукайның бөтен әсәрләре җиңел табылсын, спектакльләр, либереттолар куелсын. Татар үз мирасын, дөньяга карашын Тукай аша җиткерә ала, юбилеймы, түгелме, Тукайны өйрәнү, популярлаштыру даими барырга тиеш, — ди галим.
Әдәбият, тарих өлкәсендә эшләүче яшьләр буыны вәкиле (исемен иминлек сәбәпле атамыйбыз - ред.) Тукай турында китаплар чыгуы дәвам итүе яхшы нәрсә дип билгели, әмма дигитал дөньяда бу гына җитми ди ул.
Мин аның турында рәхәтләнеп сериал карар идем
— Туган телләргә басым барган заманда татарча китапларның чыгуы үзе бер могҗиза. Әле укучылар бар, китапларга ихтыяҗ бар. Әмма яңа буын китапларны бик сирәк укый, авыр эш ул. Шуңа Тукайның тормышын күзаллар өчен, аның нинди шәхес булганын аңлар өчен, иҗат, фикерләренең масштабларын чамалар өчен китаплар гына җитми. Менә ни өчен Тукайның тормышы турында һаман да кинофильм юк? Аңламыйм. Мин аның турында рәхәтләнеп сериал карар идем. "Исемдә калганнар"дан башлап соңгы көненә кадәр күрсәтеп була бит, каядыр уйдырма булсын, каядыр документаль формат калсын.
Тукайның балачагы, үсмер чагы коточкыч вакыйгалар белән бәйле. Барыбыз да дөнья классикасы "Отверженные" әсәрен беләбез, аның киносы да бар, мюзиклы да бар, бөтенесе дә карый. Тукайның башыннан кичкәннәре дә шул дөнья классикасыннан ким түгел, башка сыймаслык сынаулар аша узган. Безнең кешебез, безнең шәхесебез, үзебезнең татар авылларында булган хәлләр югыйсә. Миңа калса, үтә дә кызыклы сериал чыгачак. Җаекта, Казандагы хәлләр, вакыйгалар, чордашлары белән аралашу, дуслыгы, татарның тормышы бит анда, тарихы, хакимият белән мөнәсәбәтләре, иҗат итү, мәхәббәт, чиренә каршы көрәшү — барысы да кызык.
140 еллыгына бу эшләнмәде, бәлки, 150 еллык юбилеена булдырып булыр. Ул вакытка, кем белә, тормышлар үзгәреп, Netflix белән килешеп алар белән бергә Тукай турында сериал төшереп булыр, — дип сөйләде ул.
Шулай ук Азатлык Радиосыныэ әңгәмәдәше Тукайның әсәрләрен урысча чыгару белән чикләнү дөрес түгел дип саный. Шундый ук Тукайның әсәрләренең академик басмалары инглизчә һәм төрекчә дә кирәк. Зур һәм мөһим эш булыр иде, диде ул.
— Моннан тыш мин Тукайны Тукай иткән, аңа йогынты ясаган иҗат ияләрен, авторларны да өйрәнергә кирәк дип саныйм. Үзебезнең андый татар каләм ияләре дә, сәнгатькәрләр дә бар бит, Тукай алар белән кызыксынган, аларга ияргән. Әмма ни өчен хисләнгән, теге яки бу автор аркасында безнең шагыйрь ничек үзгәргән, ничек яза башлаган яки күңеле кайткан, кемгә охшарга тырышкан, кемнән ваз кичкән — боларны өйрәнү Тукайны да яңача ачарга ярдәм итәр иде, — дип фикерләре белән уртаклашты ул.
Габдулла Тукай
Габдулла Тукай
Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай (Ğabdulla Tuqay, عبدالله توقاي; 1886 елның 26 апреле, Кушлавыч авылы – 1913 елның 15 апреле, Казан) – татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум