Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларына грантлар урынына профильле олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән өчен акчалата түләүләр бирелә башлаячак. "Татар-Информ" агентлыгы язуынча, хәзер документ коррупциягә каршы экспертиза уза.
Үзгәрешләргә килгәндә, ул грант системыннан турыдан-туры түләүләргә күчү булачак. Шул ук вакытта програм эчтәлеге элеккечә калачак, ягъни укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларында яки татар теленнән халыкара олимпиадада югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар бүләкләнәчәк.
Түләүләр бәйге нигезендә бүленәчәк. Күләме 115 мең сум тәшкил итә, ел саен аны 13 укытучы ала алачак.
2024 елны Татарстанда татар телендә эшләүче укытучылар һәм галимнәргә ярдәм грантларының күләмен ике тапкырга киметәчәкләре билгеле булды. 200 мең сумнан 100 мең сумга калачагы әйтелде.
Татарстанда грант бәйгесен 2016 елдан үткәреп килделәр. Аны "Татарстан дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт програмы кысаларында оештырдылар. Акчалар Татарстан бюджетыннан бүленде. Бу бәйгедә татар телендә белем бирүче укытучылар һәм галимнәр катнаша алды.
Шул ук вакытта Татарстанда Русиянең Украинага каршы сугышына контракт төзеп китүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 миллион сумны тәшкил итә. Аның 2,5 миллионы республика бюджетыннан түләнә.
- 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 90нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
- Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
- Ел саен республикада татар теле укыту һәм тәрбия теле булган мәктәпләр саны кими. 2022 елда мондый мәктәпләр саны 610 булса, 2023 елда — 600, ә 2024 елда — 591, 2025 елда 578 калган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум