Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Фәймә Газизованы милли мәгарифне яклап узган урам чарасында катнашканы өчен административ җаваплылыкка тарткан. Моңа "7х7" басмасы игътибар иткән.
Мәхкәмә хатын-кызга пикет үткәрү тәртибен бозу турында маддә нигезендә (Русия Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсенең 5нче өлеше) 10 мең сум штраф билгеләгән. Карар 15 июльдә чыгарылган.
Газизова гаебен тулысынча таныган һәм, пенсионер булуын һәм олы яшьтәге ирен карарга тиешлеген әйтеп, үзенә административ кулга алу җәзасы бирмәүне сораган, диелә.
Пенсионерга карата административ беркетмә 3 июльдә Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы бинасы каршында узган пикеттан соң төзелгән. Чарада барлыгы биш кеше катнашкан диелә. Алар "Башкортстан мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдинга – вазифасыннан китәргә!", "Башкортстан мәктәпләрендә милли мәгарифне торгызыйк!", "Федератив дәүләттә мәгариф бертөрле генә була алмый!" дигән шигарьләр күтәргән.
Штрафка тартылган пенсионер сүзләренчә, пикет вакытында төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре активистларга сөйләшү өчен янәсе бинага керергә тәкъдим иткән. Әмма акциядә катнашучылар моңа ризалашмаган һәм соңыннан үзләре таралышкан, ди ул.
Фәймә Газизова бу урам чарасы өчен җәза алган икенче кеше булды. Моңа кадәр шул ук пикетны оештырган өчен Уфаның Киров районы мәхкәмәсе "Актамыр" оешмасының 67 яшьлек җитәкчесен, Ирек Агишевны өч тәүлеккә тоткарлаган иде. Мәхкәмә акцияне хакимият белән алдан килештерелергә тиешле киңкүләм чара дип бәяләгән.
Агишев гаебен танымаган һәм ялгыз пикетта торуын белдергән.
"Актамыр" башкорт халык мәгарифенә ярдәм үзәге 1994 елда оештырылган. Ул милли балалар бакчалары һәм мәктәпләр ачуны, шулай ук башкорт телен мәҗбүри укытуны яклап чыгыш ясый. 2025 ел ахырында үзәк Башкортстанда ЛДПРның элекке җитәкчесе Владимир Жириновский исемен мәңгеләштерүгә дә каршы чыккан иде.
- 2018 елдан Русиядә милли телләрне мәктәптә укыту мәҗбүри түгел, ә ата-аналар сайлавына бәйле итеп калдырылды. Белгечләр моның башкорт теленә тискәре тәэсир итүен аңлата.
- Башкортстан рәсмиләре башкорт теленең хәле яхшы дип күрсәтергә тырышса да, соңгы елларда, Русиянең башка милли телләренең кебек үк, башкорт теленең кулланылышы тарая бара. 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә башкорт телен белүчеләр 6 процентка кимегән.
- Җанисәп саннарына күрә, бүгенге көндә Русиядә 1,08 миллион кеше башкорт телен белә. 941 мең кеше телне көндәлек тормышта куллана диелә. 2002 елда башкорт телен белүен 1,37 миллион кеше белдергән иде.
- ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы проекты татар һәм башкорт телләренә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум