21 февраль көне Халыкара туган тел көне буларак билгеләнә. Бу мөһим көн ЮНЕСКО тарафыннан үткәрелә. Ул дөньяда туган телләрнең әһәмиятен һәм саклау кирәклеген хәтерләтү өчен кертелгән.
Соңгы елларда Русиядә милли телләр хәле бигрәк тә мөшкел булып күренә. Рәсми җанисәп саннарына караганда, милли телләрдә сөйләшүчеләр саны зур тизлек белән кими бара. Тел активистлары телләрнең мәгариф системыннан кысрыклап чыгарылуына зарлана, бу коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип кисәтә. Русия Украинага каршы алып барган сугыш шартларында тел өлкәсендә активлыкның да хәзер куркыныч булуын, сәясәткә нык бәйле итеп кабул ителүен дә әйтә белгечләр.
Бу шартларда милли телләрнең хәле ничек? Азатлык берничә тел активисты белән сөйләште. Без алардан туган тел язмышына тәэсир иткән һәм уңай, һәм тискәре күренешләрне барларга сорадык.
1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-фатирында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Татар теле: уңай күренешләр бар, әмма мәгариф системы зур борчу тудыра
Бүгенге көндә чит илдә яшәүче татар теле активисты (иминлек максатыннан ул исемен атамаска сорады) сүзләренчә, хәзерге вакытта татар теле үсешенә тәэсир иткән уңай һәм тискәре факторлар бар. Эмиграциягә китүче татарларда да ана теленә мөнәсәбәт яхшырды, дип саный ул.
Ничек кенә кысрыкланса да, татар теле әле барыбер рәсми статуска ия, ул Татарстанда дәүләт теле
— Бер яктан, телнең җанлы тормышы бара, ул камилләшә, сөйләм теленә күпмедер күләмдә гадиләшә дә. Татар теле лексикасы, кагыйдәләре турында галимнәр арасында түгел, җәмгыятьтә дә кайнар бәхәсләшү, аралашу бара. Болар барысы да, һичшиксез, телнең җанлы кулланылуы билгеләре.
Ничек кенә кысрыкланса да, татар теле әле барыбер рәсми статуска ия, ул Татарстанда дәүләт теле. Мәгариф системында да ул әлегә әзме-күпме сакланып килә, мәктәр-гимназияләрдә укытыла. Театрларыбыз бар, эстрада үсеш кичерә, матбугат эшләп килә. Булганны да бәяли белергә һәм сакларга кирәк. Башка халыкларда бусы да юк шул, — ди ул.
Русиядән эмиграция дә күпмедер күләмдә тел абруе үсүенә тәэсир ясады, дип саный тел активисты. Аерым алганда, мобилизация вакытында башлыча Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, шулай ук башка төрки республикаларга китүчеләр татар телен белү өстенлеген аңлады, туган телне белү аларга ярдәм итте яки өйрәнүгә мотивация артты, дип саный активист.
— Әмма икенче якны да без бик яхшы күрәбез, беләбез. Татар телендә сөйләшүчеләр саны кимүе кызганычка реаль факт, бу хакта Азатлык та күп язды. Соңгы җанисәптә татар телендә сөйләшүчеләрнең нык кимүе күренде, башка объектив күрсәткечләр дә бар. Моның нәтиҗәсендә шәһәрләрдә һәм авылларда да татар сөйләшүчеләр саны азая бара, тел сирәгрәк ишетелү куркынычына ия.
Мәгариф системында да телнең кысыла баруы да зур борчулар уята, тенденция шатландырмый. Монда аерым "рәхмәт"не "телне мәктәптә түгел, өйдә укытырга кирәк" диюче абзыйларга әйтергә кирәк инде, дәүләт мәгариф системыннан тел кысрыклана бара. Үзләре дә татар телен камил, әдәби дәрәҗәдә белмәгән кешеләр балаларына телне өйдә ничек укытсыннар, ничек тапшырсыннар? Мондый юлдан барсак, татар теле инде 3-4 буыннан соң юкка чыгарга мөмкин, — дип борчыла Азатлык әңгәмәдәше.
Тел активисты сүзләренчә, соңгы елларда татар теленә игътибар артуы аеруча социаль челтәрләрдә, гади кулланучылар тарафыннан күзәтелә. Бу очракта татар теленә игътибар дәүләттән түгел, ә гади кешеләр тарафыннан арта, алар үзләре телне өйрәнү һәм куллану ысулларын эзли.
— Instagram, Tiktok кебек платформаларда татар теле, мәдәнияте, тарихы турында видеолар бик күп хәзер, аларны күбесенчә бик яшь кешеләр эшли, үзләре татарча сөйләшә яки урыс телендә татар мәдәнияте турында сөйли. Хәзер бу хезмәтләрнең алгоритмнары да татар темасына бик яраклашты, татар темасына берничә видеоны гына карау җитә, лентаң мондый видеолар белән тула. Telegram-да да татар теленә игътибар арта, мессенджерны татарчага тәрҗемә итү такымнары да бер генә түгел, татар темасына төркемнәр-чатлар да шактый күбәйде, — ди ул.
Башкорт теле: хәл катлаулы, әмма тулысынча өметсез түгел
Башкортстаннан социаль тикшеренүче, башкорт телендә AQYL сөйләшү клубларын оештыручы Илүзә Мөхәмәтйәнова да үз туган теле турында охшаш фикердә. Өмет уятырлык очраклар шактый, әмма алар күбесенчә ихтыярилар активлыгына бәйле ди ул.
— Ay Yola төркеменең уңышы, Моргенштернның соңгы видеосына башкортчага тәржемә ителгән субтитрлар куюы, ел да Уфада, Агыйдел яр буенда үткәрелә торган "Самауырлы ритайым" мәдәни чарасы миңа башкорт телендә кызыксыну үсә баруын күрсәтә. Акыл сөйләшү клубына да күпләр башкорт телен бөтенләй яңадан өйрәнү, йә инде онытылып барган туган телен кире кайтару максаты белән килә. Бу, әлбәттә, телнең үсешенә өмет бирә, әмма бу очракта күп кенә проектлар ихтыярилар, активистлар тарафыннан башкарыла.
Дәүләт күләмендә башкорт теле дәресләре кыскартылуы зур борчу уята, ди тикшеренүче.
Яңа буын телне кызыксыну аша өйрәнергә тиеш
— Яңа бәйрәмнәр кертелүе телгә карата игътибарны тик шул бәйрәмнәр чикләрендә генә тота. Әмма тел үсеше өчен аны системлы рәвештә үстерү кирәк. Һәм, әлбәттә, тел аерым гына яши алмый – аны куллану ешлыгын да, өлкәләрен дә үстерү мөһим. Бу очракта дәүләт ягыннан яңа файдалы инициативалар булдырылмаса, алга бару кыен булыр.
Минем фикеремчә, башкорт телендә тагын интернетта һәм социаль челтәрләрдә киң күрсәтелү җитми. Әле башкорт телендә виртуаль дөньяда сөйләгән кешеләр чикләнгән. Яңа буын телне кызыксыну аша өйрәнергә тиеш.
Гомумән алганда, бүгенге көндә башкорт теленең хәле катлаулы, әмма тулысынча өметсез түгел. Ул "чик сызыгында" тора дип әйтергә мөмкин: бер яктан, җәмгыять эчендә яңа кызыксыну уяна бара. Икенче яктан, системлы дәүләт сәясәте җитми, ә булганы тулы түгел, — диде Мөхәмәтйәнова.
Саха теле: тискәре факторлар күбрәк
Саха (якут) активисты Вилюя Чойнова фикеренчә, бүген саха теленең хәлен бер үк вакытта тотрыклы да, шул ук вакытта зәгыйфь дип тә бәяләргә мөмкин. Бер яктан, ул Русиядәге асаба халыклар телләре арасында көндәлек тормышта, мәдәнияттә, төбәк медиасында һәм мәгарифтә киң кулланылышта калган сирәк телләрнең берсе. Саха теле, аеруча авыл җирләрендә, көндәлек аралашуның тере теле булып яши, һәм бу зур ресурс, ди ул.
Бүген безнең телне саклау – мәдәни бурыч кына түгел, ә колониаль басымга каршы тору формасы да
— Уңай факторлар арасында көчле мәдәни үзаң, яшьләрнең үз мәдәнияте белән кызыксынуы, тел табигый рәвештә кулланыла торган бәйсез медиа һәм онлайн-платформалар бар. Республикадан читтә яшәүче диаспора да мөһим роль уйный. Алар телгә үзбилгеләнүнең нигезе итеп яңача карый башлый.
Шулай да тискәре факторлар күбрәк. Бу мәгариф системасының урыслашуы, туган телләрне укыту сәгатьләренең кыскартылуы, бәйсез мәдәни инициативаларга басым, һәм гомуми курку мохите. Урбанизация дә йогынты ясый, чөнки шәһәрләрдә ата-аналар ешрак урыс теленә күчә, аны баланың киләчәге өчен "перспективалырак" дип саный, — ди активист.
Бүген иң зур куркыныч булып табигый тел эволюциясе түгел, ә сәяси контекст тора, дип саный Чойнова.
— Мәдәниятнең автоном үсеше өчен мәйдан тарайганда, тел институциональ терәкне югалта. Моннан тыш, сугыш мобилизацияне һәм миграцияне көчәйтте, бу исә, бигрәк тә авыл җирләрендә, тел мохитләрен җимерә.
Бүген безнең телне саклау – мәдәни бурыч кына түгел, ә колониаль басымга каршы тору формасы да. Халык үз телендә сөйләшүен дәвам иткәндә, аны балаларына тапшырганда, шул телдә текстлар, музыка һәм белем тудырганда, ул эреп югалырга ризалашмый. Телгә ярдәм итү – ул субъектлылыкны белдерү һәм үз киләчәгеңә хокукны раслау, — дип аңлатты ул Азатлыкка.
Калмык теле: сәясәт һәм икътисад тәэсир итә
Калмык галимәсе, тарих фәннәре докторы Мария Очир Калмыклар – ойрат-монгол халкы, аларның теле көнбатыш-монгол телләренә карый., Русиянең күп кенә башка милли телләре кебек үк, катлаулы чор кичерә. Телнең хәзерге хәле – сәяси һәм икътисади факторлар нәтиҗәсе.
— Беренче чиратта, мәгариф системы зур роль уйный. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ана телендә тулы канлы укыту булмау тел мохитен зәгыйфьләндерә. Әгәр һәр мәктәптә, һәр сыйныфта туган тел укытылса, укытучылар саны да, телне белүче балалар да күбрәк булыр иде. Телнең нигезе нәкъ менә белем бирү системасында салына.
Икенче мөһим фактор – икътисади шартлар. Республикада эш урыннары, тотрыклы хезмәт хаклары, үсеш мөмкинлекләре булмаганда, яшьләр башка төбәкләргә күчеп китә. Тел мохите тарала. Икътисади нигез ныгымыйча, телне саклау да авыр. Шартлар яхшырганда, кешеләр туган җиренә кайта, мәдәни тормыш активлаша, тел яңадан кулланышка керә.
Шулай да өмет бар, дип саный галимә. Мисал булып ул калмык телендә музыкаль төркемнәрнең барлыкка килүен, яшьләрнең иҗат итүен атый. Кайбер хаталар булса да, бу – табигый процесс. Иң мөһиме — тел кулланыла, яңгырый, тел камиллек аша түгел, куллану аша яши, дип саный ул.
Тел юкка чыга дип кенә зарланып утыру дөрес түгел
— Халык инициативасы аеруча әһәмиятле. Бушлай курслар оештыру, клубларда очрашулар үткәрү, туган телдә китаплар уку, өлкәннәрдән өйрәнү – болар барысы да телне саклауга зур өлеш кертә. Өлкән буын вәкилләре үз белемнәрен яшьләргә тапшырса, хәтта берничә кешегә булса да өйрәтсә – бу инде зур адым.
Без – зур монгол дөньясының бер өлеше. Бу мәдәни һәм тарихи бәйләнешләрне ныгыту да телне саклау өчен мөмкинлекләр ача.
Тел юкка чыга дип кенә зарланып утыру дөрес түгел. Тел әле яши, димәк аны үстерергә мөмкин. Яшьләр ике сүз генә әйтсә дә – мактарга кирәк. Пассив формада булса да, күпләр телне аңлый. Димәк, нигез бар.
Вакыт үзгәрешләрсез тормый – вакытның үзгәрешләре бар. Без дә үзгәрешләрне көтәрбез. Ә әлегә үзебезнең милли һәм шәхси инициативаларыбыз аша үзбилгеләнүне саклап, аны бәйрәм итеп яшик. Туган телләрнең бүгенге хәле катлаулы, әмма өметсез түгел. Телнең киләчәге дәүләт сәясәтенә генә түгел, халыкның үз теләгенә, активлыгына да бәйле. Без исән чакта тел дә исән. Аны кулланырга, укырга, өйрәтергә һәм яратырга кирәк, — дип сөйләде Азатлыкка Мария Очир.
Статистика: милли телләрдә сөйләшүчеләр саны кыскара бара
- Татар телендә сөйләшүчеләр саны кимүен рәсми саннар – Русиядә үткәрелгән җанисәп күрсәтә. 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән. Бүген татар телен 3,26 млн кеше белә, нибары 2,91 млн кеше көндәлек тормыша куллана.
- Башкорт телендә сөйләшүчеләр саны шул ук чорда 6 процентка кимегән.
- 2010 елда саха (якут) телен 450 мең кеше белүен белдерсә, 2021 елда аларның саны 377 меңгә калган. Алар арасыннан 363 мең кеше телне көндәлек тормышта куллануын әйткән.
- 2022 елгы җанисәптә калмык телен белүен 153,6 мең кеше әйткән. 2021 елда бу күрсәткеч 107 меңгә кадәр төшкән.
- 2020 елгы җанисәп буенча, чуашлар саны 1 миллион 67 мең кеше, әмма чуаш телен белүчеләр – нибары 700 мең тирәсе.
- Удмуртлар саны 386 мең булса да, телне белүчеләр – 255 мең генә.
- Мари халкы 424 меңләп кеше тәшкил итә, әмма мари телен белүчеләр саны – бары тик 259 мең.
- 2002 елгы җанисәп белән чагыштырганда, саннар тагын да куркынычрак күренә. Ул чакта татар телен 5,3 млн кеше белүен белдергән иде. Ягъни, рәсми саннарга күрә, 19 елда Русиядә татар телен белүчеләр саны 2 миллионга кимегән.
- Рәсми җанисәп саннарына ышанмаучылар күп, белгечләр дә аларга шикләнеп карарга өнди. Ләкин тренд билгеле, бу татар теленә генә түгел, башкорт теленә дә, Русиядәге башка милли телләргә дә кагыла. Милли телләрне белүчеләр, аларны көндәлек тормышта кулланучылар саны зур тизлек белән кими бара.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум