Accessibility links

"Безгә тимәсеннәр генә!" Башкорт яшьләре "Самауырлы ритайым"да җыела


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Уфада башкорт яшьләре матур традицияне дәвам итәргә алынган. 15 июнь кичендә Агыйдел яры буенда "Самауырлы ритайым" дигән чара узды. "Без сәясәткә кысылмыйбыз, хакимияттән ерак тору өчен бернинди грантларда да катнашмыйбыз – безгә тимәсеннәр генә!" ди яшьләр.

"Самауырлы ритайым" бу сезонда икенче тапкыр үткәрелә. Чараның үзенчәлеге: аны бер төркем актив яшьләр үз инициативасы белән оештыра. Мессенджерларда чат оештырганнар да, теләүчеләр шунда кушылып, оештыру эшенә катнаша ала.

Монда башлап йөрүче ниндидер оешма да юк, бәйрәм ясыйбыз дип, миллионнар да юылмый – яшьләр Салават Юлаев һәйкәле торган тау астында, Агыйдел яры буена җыела да, башкортча гына аралашып, үз телендә җырларын тыңлап, биеп, тәм-том белән чәйләр эчеп, уеннар уйнап күңел ача. Исеменнән аңлашылганча, чараның күренекле урынында – самавыр – шунда ук күмер самавырларында чәй кайнап тора.

Бу чара кайчан, ничек оешкан дип кызыксына башлагач, күпләр аның ничек оешуын да белми булып чыкты. Шунда кайнашкан яшьләр хәтта башлап йөрүчене дә әйтә алмады. Эзли торгач, Шәфкәт Гәбитовны команданың координаторы итеп күрсәттеләр. Ул "ритайымның" тарихын да аңлатты.

Диктатура чорында милли үзаңны халык биюләре дә саклый
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:23 0:00

2020 елның җәендә, Бөрьян районында булган янгын сүндерүдә катнашырга битараф булмаган бер төркем кеше җыелган. Шуларның берсе үзе белән самавыр да алып барган. Шунда чәй эчеп утырганда гел шулай очрашып, самавыр тирәсендә булса да берләшергә кирәк дигән фикер туган. Бу чара тора-бара киңәйгән һәм хәзер бирегә 500ләп кеше җыела.

"ХАКИМИЯТТӘН ЕРАК ТОРУ ӨЧЕН ГРАНТЛАРДА ДА КАТНАШМЫЙБЫЗ"

Шәфкәт әйтүенчә, проекттан беркем дә акча эшләми. Барысы да үз көчләре белән, энтузиазмга нигезләнеп кенә оештырыла.

Шәфкәт Гәбитов
Шәфкәт Гәбитов
Без сәясәткә катнашмыйбыз, иң зур теләгебез – безгә тимәсеннәр генә!

— Мин бу чарага нигез салучы түгел, команданы әйдәп торучы гына. "Ритайым" 2020 елда Рөстәм Абдразаковтан башланган. Ул хәзерге вакытта Уфада түгел, шуңа бу эш әлегә безгә калды. Матур традицияне дәвамлы итәсе килә. Шәхсән үзем бу эш белән янып йөрим. Беренчедән, бу башкорт халкы өчен эшләнә. Аларны бер җирдә туплау, ниндидер нетворкинг булдыру, үзебезнең яшьләрне реаль тормышта очраштыру, таныштыру, кавыштыру да бик мөһим. Алар шундый аралашу белән дә көчәергә тиеш. Моны җаным шулай сорый, бу эш өчен беркемгә бернинди акча түләнми, бу проекттан беркем дә акча эшләми. Без сәясәткә катнашмыйбыз, бу эштән гомумән ерак торуыбызны булдыра алган кадәр күрсәтергә тырышабыз. Хәтта грантларда да катнашмыйбыз. Иң зур теләгебез: безгә тимәсеннәр генә! – ди Шәфкәт Гәбитов.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

"Мондый кичәләрне оештыру өчен тавыш көчәйткеч аппаратура кирәк. Халыкка чәй эчерергә су, тәм-томнар да алу – чыгымлы эш. Болар нәрсә хисабына башкарыла" дигәнгә, ул һәркемнең башкорт халкын бердәм итү идеясенә булдыра алган кечкенә генә өлешеннән дә зур көч оешуын әйтә.

Бу эш өчен биредә беркемгә бернинди акча түләнми, бу проекттан беркем дә акча эшләми

— Бүген безнең чатта, оештыру эшләрендә катнашырга теләүче 30лап кеше исәпләнә. Мөмкинлегенә карап, һәр чарада 10-15 кеше актив катнаша. Өстәл тирәсендә кайнашучылар әзрәк яки күбрәк булырга мөмкин, мәсәлән. Аппаратурага килгәндә, гадәттә, ул шушы "ритайымны" алып барырга әзер кешенең үзендә була, чөнки һәр тамаданың диярлек үз аппаратурасы бар. Әгәр берәрсе булдыра алмый яки ул көнне берәр җирдә эшли икән, аппаратураны эзләп йөрергә туры килә. Без бу мәсьәләне хәл итү өчен, үзебезнең командага аерым аппаратура алырга кирәк дип сөйләшкән идек инде. Бөтенесе финансларга барып төртелә. Моны да хәл итәчәкбез, иншаллаһ. Чөнки һәрвакыт кайдадыр барып, аппаратура сорап, ялынып, килешеп йөрү дә рәхәт эш түгел. Чәйгә кирәк-яракларга килгәндә, чиста су сату белән шөгыльләнүче дусларыбыз суны бушлай бирә. Акча сорамыйлар. Кәнфит, тәм-томнарны команда белән хәл итәбез. Килүчеләр аны күчтәнәч итеп тә алып килә яки монда донат җыю өчен хисап номеры элдек, теләүчеләр шунда да күчерә ала. Күчерелгән кадәр акчаның барысына да ризык алып өстәл тутырабыз. Чыгымнар күп түгел. Бердәнбер эш: команда үзе идея өчен эшләргә риза булырга тиеш, шундый кешеләрне үз яныңа тупларга кирәк, - ди Шәфкәт Гәбитов.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

"Мондый чараларны үткәрү өчен хакимият ризалык бирәме", дигәнгә, ул һәр "Самауырлы Ритайым"га алардан рөхсәт алуларын әйтте.

— Әлбәттә, һәр җыен шәһәр администрациясе белән килешенгән булырга тиеш. Узган ел шундый мәдәни-күңел ачу чарасы ясадык, ул активлашып киткән иде, дип аңлаттык та, безгә рөхсәт иттеләр. Чараның форматын кәгазьгә язып администрациягә җибәрдек, алар тикшерде, ризалык бирде, - ди Гәбитов.

"БЕЗНЕ БАРЫ ИДЕЯ ГЕНӘ БЕРЛӘШТЕРӘ"

Бу чарада җырлар башкарган, яшьләрне биеткән Рифат Ямлихин да бары идея өчен генә килүен әйтә. "Ритайым"да биюче, халыкны биетүче ансамбльләрнең ничек катнашуы турында да ул сөйләде.

Рифат Ямлихин
Рифат Ямлихин

— Тулы ышаныч белән әйтә алабыз: монда һәркем бары тик идея белән генә берләшә, акча эшләү дигән сүз юк. Мин дә бушлай килеп җырлыйм, ансамбльләр дә үзләре килеп биергә теләк белдереп яза. Уфа каласында һәр уку йортында бер генә булса да милли ансамбль бар. Без алар белән элемтәгә чыгабыз яки алар үзләре үк биергә теләк белдереп яза. Шулай ирекле форматта, җыр-биюле, уенлы тамаша оеша, - ди Ямлихин.

Чәй өстәле янында мәш килүче Буранбай Аралбаев та "башкорт халкы өчен эшлим" дигән сүзне әйтә.

Буранбай Аралбаев
Буранбай Аралбаев

— Безнең команда үзеннән-үзе оешты. Күрәсең, халыкта шундый чарага ихтыяҗ күптән булган һәм бу феномен рәвешендә үзеннән-үзе туган чара. Аны өстән торып беркем дә оештырмый. Мин дә монда 2020 елдан бирле катнашам. Иң беренче чараларда 10-15 кеше генә була идек. Хәзер ул торган саен киңәя. Килгән кеше санын аерым санаганым юк. Үзем өстәл тирәсендә булгач, чәйгә тотылган су күләменнән генә дә аның ни дәрәҗәдә киңәюен күрәм. Узган елны без шушы чараларда 60-80 литр суны чәйгә тотсак, быел уртача 160 литр тирәсе су тотыла. Яшьләр саны арта дигән сүз. Бирегә һәр килүемдә "мин бу эшне башкорт халкым өчен эшлим, аны үстерүгә үземнән өлеш кертәм" дигән уй белән башкарам һәм бу уй миңа күңел тынычлыгы бирә, яшәргә көч өсти, - ди Буранбай.

Тамашачылар
Тамашачылар

Шәфкәт Гәбитов әйтүенчә, команда белән киңәшләшеп алар шундый карар кабул иткәннәр: халыкны мондый күмәк уеннарга ияләштерү өчен, июнь аенда ул атна саен булачак, ә июль-август айларында, атна аралаш кына узачак. Буш атналарда, алар Башкортстанның башка шәһәрләренә чыгып та, яшьләрне җыеп, шундый "ритайым"нар ясарга ниятли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG