Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор "Татар шурасы" сайтын томалаган

Русиянең Роскомнадзор идарәсе "Татар шурасы" иҗтимагый оешмасы сайтын тоамалган. Идарәнең сайтында урнашкан исемлектә tatar.world сайтын керткәндә "сайтка керү чикләнә" дигән язу чыга.

Сайтны томалау 126нчы федераль канунның 65.1 һәм 65.2 маддәләре нигезендә башкарылырга мөмкин диелә. 65.2 маддәсендә сайтка Баш прокуратурасы таләбе белән чикләү кертү мөмкинлеге турында әйтелә.

Моңарчы Русия хакимияте "Татар шурасын" "ят агент" дип атаган иде. Оешма вәкиле, сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка бу "Татар шурасы" эшчәнлеге хакимиятне борчый дигәнне аңлата дип белдергән иде. "Димәк, безнең эшчәнлекне күзәтеп баралар, күрәләр, чын рәвештә борчылалар", дигән иде ул.

Оешма үз белдерүендә "без үз халкыбыз һәм республикабыз агентлары гына" дип язып чыкты.

  • Татар шурасы 2025 елда оешты, ул төрле илләрдә яшәүче татарларны берләштерә. Алар мөһаҗирлектә антиколониаль сәясәт белән шөгыльлә. Оештыручылар аны хәрәкәт дип атый һәм беренче чиратта татар хокуклары өчен көрәшә дип белдерә.
  • Шура активистларының берсе – бәйсез сәясәт белгече Руслан Айсин. Ул бу оешманы Татарстан хакимиятеннән бәйсез булган, татар халкының мәнфәгатьләрен яклый торган хәрәкәт буларак тәкъдим итте.
  • Татар шурасы социаль челтәрләрдә актив эшчәнлек алып бара, Хәтер көне һәм Татарстан референдумы көне уңаеннан онлайн конференцияләр дә оештыра. Мәскәүдә татар мәктәбе саклануы, Европа һәм халыкалар институтларында асаба халыкларның вәкиллеге кебек темаларны күтәрә.
  • 2023 елда Русия юстиция министрлыгы Айсинны үзен дә "ят агент" дип атаган иде. "Мин эшчәнлегемне алга таба да дәвам итәчәкмен, бар көчемне тагын да активрак эшләүгә куячакмын", дигән иде ул бу уңайдан Азатлыкка. Шуның белән аңа сәяси басым туктамады, аңа карата ике җинаять эше ачылды, Казан мәхкәмәсе аны читтән торып ике айга кулга алу турында карар чыгарган.
  • Русия хакимияте аннан бәйсез барлык сәяси оешмаларны эзәрлекли. 2025 елда Русия Федерациясе иминлек хезмәте (ФСБ) яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә җиде татар оешмасын керткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
​
XS
SM
MD
LG