6 октябрьдә Казан Кремлендәге Сөембикә манарасы башындагы ярымай реставрация өчен вакытлыча алынды. Аны кран ярдәмендә сүттеләр, биеклектәге эшләргә сәнәгать альпинистлары җәлеп ителде. Ярымайны реставрациядән соң, якынча өч атна эчендә, яңадан манара башына күтәрергә планлаштыралар.
Ярымайның тарихы исә бер гасырдан да күбрәк вакытка сузыла.
СӨЕМБИКӘ МАНАРАСЫ КАЙЧАН ТӨЗЕЛГӘН?
Манараның төгәл төзелү датасы билгеле түгел. Археолог Фаяз Хуҗин такымы тапкан төзелеш калдыклары Сөембикә манарасының төзелү вакытын XVII гасырның ахыры белән XVIII гасырның башы дип күрсәтә. Сөембикә манарасы шул чордагы катламда ята.
— Без Сөембикә манарасының кайчан төзелгәнен белер өчен нигезен казыдык. Һәм без аның янында мәчет урынын таптык. Хан мәчете. Әмма ул мәчетнең бер өлеше Сөембикә манарасы белән җимертелгән. Ягъни, Хан мәчете булган һәм Сөембикә манарасының бер ягы аның өстенә китереп утыртылган. Ә аның асты чокырга туры килгән һәм мәчет нигезе җимерелгәч Сөембикә манарасының да бер ягы авыша башлаган. Без шуны ачыкладык. Манара һич тә Казан ханлыгы чорына карамый, — дигән иде ул Азатлык Радиосына 2018 елдагы әңгәмәсендә.
Шул ук вакытта архитектура докторы, профессор Галина Айдарова-Волкова әле 2017 елда Кирмәндәге биналарны тикшерүне дәвам итәргә кирәк, Сөембикә манарасы Казан ханлыгы чорында төзелгән булу да мөмкин дигән иде.
— Күпчелек галимнәр фикеренә нигезләнсәк, Сөембикә манарасы XVIII гасырның башында төзелгән, әмма Петр-Павел чиркәве (Петропавловский собор) дә шул ук вакытта төзелгән. Шул чиркәү турында барысы да мәгълүм, ә Сөембикә манарасы турында нишләп барысы да төгәл мәгълүм түгел соң? Татар халкының аңына бу бина Сөембикә патшасы белән бәйле, хан вакытында төзелгән манара дигән фикер кереп калган. Татар мәдәниятенә шәҗәрә ясау хас. Шул шәҗәрәләрдә Сөембикә манарасын тасвирлаулар очрый. Сөембикә манарасы сурәтләнгән борынгы шамаилләр бар. Әгәр бу манара комендант өенә керү капкасы гына була калса, татарлар аны шулай хөрмәтләп үз шәҗәрәләренә, шамаилләргә кертер идеме? Бу бик гаҗәп булыр иде. Үз вакытында бөек тарихчы, академик Сергей Шпилевский да, урыслар төзеткән бина татарларда шундый илаһи хис уяткан булса, бу бик гаҗәп күренеш булыр иде, дип язган. Мондый туры килмәүләр бик күп сораулар тудыра, — диде ул.
Тарихчы Искәндәр Измайлов манараның Казан ханлыгы җимерелгәннән соң төзелүенә шик юк дип белдереп килә.
МАНАРА БАШЫНДА ИКЕ БАШЛЫ КАРАКОШ
Манара очында Русия империясенең ике башлы каракош булган. Аны анда кайчан куюлары турында да төгәл мәгълүмат юк.
Тикшеренүчеләрнең бер мәгълүматына караганда, каракош манара башына 1730нчы елларда, Анна Иоанновна идарә иткән чорда урнаштырылган. Бу исә манараның үзе дә XVIII гасырда төзелгән булырга мөмкин дигән фаразларның беренә нигез булып тора.
1918 ЕЛ: КАРАКОШ УРЫНЫНА ЯРЫМАЙ
1918 ел башында Сөембикә манарасы тирәсендә зур үзгәрешләр була.
Февральдә Үзәк мөселман комиссариаты инициативасы белән Халык комиссарлары шурасы мөселманнарга милли тарих һәм мәдәният истәлекләрен кайтару турында декретлар кабул итә.
Алар арасында Казандагы Сөембикә манарасы һәм Оренбурдагы Караван-сарай да була.
Манараны Казан мөселманнарына тапшыру турында телеграмманы Мулланур Вахитов имзалый. 1918 елның мартында "Правда" газеты манараның Казан мөселман халкына тантаналы рәвештә тапшырылуы турында язган.
Шул чорда манара башындагы ике башлы каракош урынына көмеш ярымай куела.
Кайбер чыганакларда ярымайның 1918 елның беренче айларында ук куелуы әйтелә. Башка тарихи мәгълүматларга караганда, бу эш манараны мөселманнарга тапшырудан соң башкарылган.
ЯРЫМАЙНЫ НИ ӨЧЕН АЛГАННАР?
Ярымай анда озак тормый.
1918 елның августында Казанны акгвардиячеләр һәм чехословак корпусы гаскәрләре алган вакытта ул манарадан төшерелә дигән мәгълүмат бар.
Соңрак ярымай манарага яңадан куела, әмма 1930нчы елларда Совет хакимиятенең дингә каршы сәясәте алга сөрелгәндә ул кабат алына.
Шуннан соң Сөембикә манарасы дистә еллар ярымайсыз тора.
ЯРЫМАЙНЫ КАЙТАРУ
Ярымай манара башына XX гасыр ахырында яңадан кайтарыла.
"Казан Кремле" музей-тыюлыгының рәсми мәгълүматында 1985–1991 еллардагы реставрация эшләре барышында манара очына алтын йөгертелгән ярымай ясалып урнаштырылуы әйтелә.
Тарихчы Равил Әмирханов язуынча, 1990 елның 24 августында Сөембикә манарасына ай кую турында ТАССР Министрлар Советының махсус карарына кул куела. Шул карар нигезендә 1990 елның 26 сентябрендә алтын йөгертелгән ай мендерелә ди ул.
Әмма чынлыкта ай инде 23 августта манарага куелган. Монда Республиканың мәдәният министры урынбасары булып эшләгән Габбас Мөхәммәдшинның роле әур була. Министрның моңа каршы булуына карамастан, кача-поса ул ай ясату артыннан йөри. Һәм аны, ниһаять, рәсмиләштерәләр.
Соңгы тапкыр ярымайны 2014 елда төзекләндергәннәр иде.
1991 елдан Сөембикә манарасы поминаль намаз вакытында азан әйтелә торган манара буларак та кулланыла.
БҮГЕН
2026 елда Сөембикә манарасында масштаблы реставрация бара. Эшләр 2022 елда башланган комплекслы тикшеренүләрдән соң дәвам итә. Манараның нигезен ныгыту, кирпечләрен торгызу, баскыч һәм түшәмнәрне көчәйтү, XVIII гасырга хас кайбер элементларны яңадан ясау планлаштырыла.
Реставрациягә 130 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Манара башындагы ярымай да аерым төзекләндерелә. Хәзер ул реставрация өчен вакытлыча сүтелде. Якынча өч атнадан соң ярымайны янә манарага мендерергә вәгъдә итәләр.
Татар җәмәгатьчелеге Хәтер көнендә манара янына килеп шәһитләрне искә алып дога кыла.
2000 елда Казан Кирмәне, шул исәптән Сөембикә манарасы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум