Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле дәреслекләре: замана таләбе нинди?

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бүген татар теле һәм әдәбиятыннан 67 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән. Моннан тыш, быел республика тагын утызны Мәскәүгә экспертиза үтәргә җибәргән. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән "Ватаным Татарстан" газетасы яза. Дәреслекләр яңа стандартлар нигезендә яңартылып тора.

Дәреслекләр, уку әсбаплары бастыра торган нәшриятлар исемлеге Русия Мәгариф министрлыгы боерыгы белән расланган. Исемлектә Татарстаннан биш оешма бар. Дәреслекләр татар мәктәпләре, урыс мәктәпләрендәге татар төркемнәре һәм урыс төркемнәре өчен аерым языла.

Күп кенә ата-аналар телне өйрәнүче өчен дәреслекләрнең катлаулы булуыннан зарлана. Әлеге мәсьәлә елларча күтәрелеп килде.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф мөдире Гөлназ Мөхәрләмова басмага хәзерге дәреслекләр элеккеләреннән күпкә җиңелрәк дигән. Аның әйтүенчә, бизәлеш ягыннан укучының игътибарын җәлеп итә. Квест, кызыклы уен, биремнәр, кроссвордлар да бирелгән. Иң мөһиме: татар теле дәреслеге замана баласына телне өйрәтә ала.

Замана баласының игътибарын җәлеп итәрлек әсәрләр азрак

"Безнең дәреслекләр телне белү дәрәҗәсе төрле булган укучыларны өйрәтүгә нигезләнгән. Бүген ана телен камил белгәннәр дә, начар сөйләшкән укучылар да бер сыйныфта укырга мәҗбүр. Укытучыга да, укучыга да кыенлыклар тудыра бу. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре барысына да тигез итеп өйрәтүне истә тотып эшләнде", дигән ул.

Мөхәрләмова әйтүенчә, дәреслек язганда иң авыры – эчтәлек өчен әсәрләр сайлау.

"Башлангыч сыйныф өчен дәреслекләр төзегәндә, сайлау мөмкинлекләре зур булмады. Замана баласының игътибарын җәлеп итәрлек әсәрләр азрак. Менә шундый кыенлыкны сиздек. 5–9 нчы сыйныф дәреслекләренә классик әсәрләр сайлана, анда авырлык тумады. Алга таба язучыларга шуны истә тотып эшләргә кирәк", дигән ул.

Элегрәк "Интертат" журналисты әңгәмәдә Мөхәрләмовадан заманында татар телен өйрәнү мәсьәләсендә дәреслекләрне гаепләдек, аларның гаебе бар идеме дигән сорау биргән иде.

"Дәреслекнең проблемын материал авыр булуы белән аңлаталар, минемчә, проблемы шул гына иде. Безгә дәреслекләргә заказ биргәндә: "Мөмкин кадәр җиңел булсын", диделәр. Дәреслекләрне беренче тапкыр республика мәктәпләренә апробациягә җибәргәч, Актаныштагы, Сабадагы көчле мәктәпләр: "Сезнең дәреслекләр безнең балаларга артык җиңел тоела" диделәр. Без дәреслекләрдә өстәмә материалларның күп булуын ассызыклап ситуациядән чыгу юлын күрсәттек.

Без бит әле республика мәктәпләренә чыгып мәгариф системындагы урыс һәм татар дәүләт телләренең тормышка ашырылуын ачыклый торган социологик мониторинг та үткәрәбез. Күреп торабыз – балаларның туган телгә мөнәсәбәте дә, татар телен белү дәрәҗәсе дә төрлечә.

Апробациядә катнашкан укытучылар безнең дәреслекләрне бик көтәләр инде. Хәзер алар күбесе текст һәм күнегүләрдән торган, укучыларны кызыксындырырлык эш төрләре тәкъдим итә алмаган дәреслектән укыйлар. Андагы күнегүләр бик авыр, хәтта шәхсән миңа да авыр тоела кайберләре. Ә без әсәрне балага яраклаштырып бирергә тырышабыз: я кыскартабыз, я сүзне алыштырабыз. Мәсәлән, Гаяз Исхакый әсәрләренең телен хәзерге телгә бераз яраклаштырдык. Әдәби әсәрләрдә тәмәке тарту, аракы эчү күренешләрен тасвирлаган урыннарны кыскарттык. Чөнки андый урыннар калса, аның тәрбияви әһәмияте кими. Экспертиза ясаганда да моңа игътибар бирелә", дигән иде узган елны Мөхәрләмова.

КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, татар теле дәреслекләре авторы Рамилә Сәгъдиева басмага әйтүенчә, програмның һәм федераль стандартларга таләпләрнең гел үзгәреп торуы дәреслекләр язганда кыенлык тудыра. Бу исә дәреслекне даими яңартуны сорый. Федераль исемлеккә керү дә бары тик биш елга гына каралган. Кызганыч, бу вакыт эчендә әлеге дәреслекләр укучы кулына килеп керергә өлгерми дә кала.

"Бүген матур, кызыклы, мәктәп баласының яшь үзенчәлегенә туры килерлек текстлар табу җиңел түгел. Әлбәттә, ХХ гасыр ахырында иҗат иткән олпат язучы-шагыйрьләребезнең әсәрләренә таянабыз. Бер дәрес кысасында 5–6 күнегүгә урын бирелсә, 68 сәгатькә исәпләнгән бер сыйныф дәреслегенә генә дә күпме фактик материал кирәк! Ә бит дәреслекләр 11 сыйныф өчен языла. Әлбәттә, классик әсәрләргә берникадәр урын бирәбез, тик аларга үзгәрешләр кертмичә булмый. Чөнки ХХI гасыр баласы әлеге телне дә, әсәрдә күтәрелгән теманы да аңламый. Бүген актив иҗат итүче яшьләрнең әсәрләрен дә кулланасы килә, әмма алар күбрәк фәлсәфәгә корылган. Түбән һәм урта сыйныф укучысы белән мәхәббәт темасына да сөйләшеп булмый. Туган илгә мәхәббәт, укытучыларга, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияли торган әсәрләр җитми" дип саный ул.

Сәгъдиева фикеренчә, заманча дәреслекләр яшь буынны аралашырга, сөйләшергә өйрәтүне күздә тота. Хәзер, элеккеге кебек кагыйдә ятлатып, балада туган телгә карата кызыксыну уятып булмый.

Яңа буын татар теле дәреслекләре авторларының берсе Мөслимә Шәкүрова сүзләренчә, туган тел дәреслекләре бар яктан да камил булырга тиеш, чөнки аның үзенең тәртибе бар.

"Без шул калыпка туры китереп язабыз. Заманча дәреслек нинди булырга тиеш? Без 5–6 ел элек әлеге сорауны республика күләмендә уздырылган чараларда катнашкан татар теле укытучыларына бирдек. Әлеге дәреслекләр Татарстанның төрле районнардагы 23 мәктәбендә сынау үтте, –ди ул. – 2019 елда башлангыч сыйныфлар өчен татарча дәреслекләр яздык. Аны эшләп, ИЯЛИнең сайтына элеп куйдык, хәзер дә тора ул. Кызыклы итеп язарга тырыштык. Башлангыч сыйныфларда Байгыш, Бытбылдык, Алмаз, Гөлназ кебек мавыктыргыч геройлар да уйлап таптык. Элек дәреслектә төрле язучыларның әсәрләреннән җөмләләр китерә идек, ә хәзер текстлар белән эшлибез. Укучыны сөйләшергә, аралашырга өйрәтүдә аларның роле зур. Сөйләшергә өйрәтүнең нигезендә кагыйдәләр ята. Фонетиканы өйрәтми торып, сүз запасын баетмыйча, баланы эзлекле итеп уйларга өйрәтеп булмый. Арбаның дүрт тәгәрмәче бар, берсе әйләнми башласа, тегеләренә дә зыян килә. 1–4, 5–9, 10–11 нче сыйныфлар бер-берсен тулыландырып, бер яссылыкта бара. Алар федераль исемлектә тора. Дәреслек язганда, гел җиңел юл эзләп булмый. Укытучы яңа ысуллар, технологияләрдән файдаланмаса, дәреслекне алтыннан койсаң да юк, барыбер авыр тоелыр", дигән ул "Ватаным Татарстан"га.

  • Федераль дәреслекләр исемлегендә бары 32 тел буенча гына дәреслекләр бар.
  • 2021 елда Татарстан президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында татарчага тәрҗемә ителгән дәреслекләрнең Русиядә мәгариф министрлыгында расланмау мәсьәләсе күтәрелгән иде. Аларның бары "уку әсбабы" статусында йөртелүе – дискриминация, дип белдерде ул вакытта Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
​
XS
SM
MD
LG