Кайнар хәбәр

Төркиядә татар мөһаҗирләре тарихына багышланган китап чыкты

Нәркиз Акчура
Нәркиз Акчура

Аны Төркиядә танылган рәссам Нәркиз Акчура язды һәм нәшир итте. Китапта татар мөһаҗирләренең аерым гаиләнең язмышы тасвирлана, татарларның Кытайдан Төркиягә күчү тарихы бәян ителә. Рәссам бу китапны әнисе Равиләнең 99 яшенә өлгертергә тырышкан.

Төркиядә Нәркиз Акчураның "Равилә ханымның Харбиныннан Нәркизнең Истанбулына" ("Nerkiz Akçura’dan Bir Yolculuk Hikâyesi ve İstanbul’un Renkler"i) дип аталган китабы чыкты. Китап төрек телендә язылган һәм татар мөһаҗирләренең Кытайдан Төркиягә килеп урнашу тарихын бәян итә. Бу - Нәркиз Акчураның әнисе Равилә ханымның истәлекләре. Нәркиз Акчураның Азатлыкка аңлатуынча, татар гаиләсенең мөһаҗирлектәге узган тарихы турында хәтирәләр бер ел дәвамында тупланган, быел исә китап буларак дөнья күргән.

Китап
Китап

Узган атнада Истанбулда бу китапны тәкъдим итү чарасы булды. Истанбулның FMV Işık Galeri галереясендәге китап туенда китап авторы белән очрашу оештырылды, аңа сораулар бирү дә, китапны имзалату мөмкинлеге тудырылды. Моннан тыш китап тәкъдим итү урынында Акчуралар гаиләсенең иске фоторәсемнәре, рәссамның картиналары урын алган иде. Китап бәйрәмендә рәссамның әнисе Равилә ханым да катнашты.

Быел 99 яшен тутырган Равилә ханым 1927 елда туган татар. Ул татар, урыс, япон, кытай, инглиз, төрек телләрен белә. Машинкада язу һәм стенография дәресләре биргән, шул юнәлештә эшләгән. Нәркиз Акчура әнисен көчле холыклы хатын-кыз буларак тасвирлый. Буыннан-буынга тапшырылып килгән гаилә хәтере дүрт буын хатын-кызны берләштерә: Нәркизнең әнисе ягыннан әбисен, әнисен, рәссамның үзен һәм аның кызларын.

Китапны тәкъдим итү чарасындагы кунаклар арасында Истанбулда яшәүче иске татар мөһаҗирләре күп иде. Нәркиз Акчураны котлар өчен аның бихисап танышлары, дуслары, рәссамның укучылары, сәнгать әһелләре, әдәбият сөючеләр җыелган иде.

Китапны тәкъдим итү чарасы
Китапны тәкъдим итү чарасы

Азатлыкка рәссам Нәркиз Акчура китапны язу тарихы белән уртаклашканда аны әнисе Равиләгә багышлаганын, аның өчен чыгарырга ашыктым дип сөйләде. "Беренче чиратта әнинең бу китапны күрүен теләдем, аңа быел 99 яшь тулды. Аның туган көненә бүләк булсын дип тырыштым", диде китап авторы Азатлыкка.

— Мин озак еллар дәвамында рәсем сәнгате белән шөгыльләнәм. Күргәзмәләремнән соң интервьюлар да бирәм. Кытайда тууым турында сөйләсәм, бу факт һәрвакыт кешеләрдә кызыксыну уята иде, алар гаиләм турында да сораулар бирәләр иде. Үзем татар, үзем Кытайда туганмын, төрекчәм камил. Ничек шулай соң дип аптырыйлар. Гаиләмнең тарихы бай, катлаулы, тиз генә аңлатып бирү дә авыр.

Вакыт узу белән рәсемнәремне һәм гаиләмнең тормыш тарихын бер китапка туплау идеясе турында ешрак сөйләшә башладык. Китап кирәк иде. Мин үземә бер максат куйдым һәм әниемнең 99 яшь тулган көненә бүләк итәм дип гаиләбезнең истәлекләрен туплый башладым, аларны язып бардым. Төгәл вакыт билгеләнгәч, тагын да тырышыбрак эшләдем һәм, шөкер, китапны әзерләп өлгердем. Әзерлек чорын да кертеп, бу эшне бер ел эчендә башкарып чыктым. Китап дөнья күрде, иң мөһиме — әнием аны кулына алды, укыды, ошатты. Китапны әниемнең кулларында күрү мине бәхетле итте. Ниятемә ирешә алуытма куанам. Ярый, истәлекләрне яздырып алдым дим, чөнки алар вакыт узу белән онытыла ала. Әнием китапны кулына алган саен, укыган саен бик сөенә, хәтеренә тагын вакыйгалар килә, килгән яңа истәлекләр белән уртаклаша, ә мин аларны язып баруымны дәвам итәм, — дип сөйләде Нәркиз Акчура Азатлыкка.

Нәркиз Акчура әнисе Равилә ханым белән
Нәркиз Акчура әнисе Равилә ханым белән

Китапта Нәркиз Акчураның төрле елларда ясалган гаилә фоторәсемнәре дә, рәссамның иҗат җимешләре — Истанбулга багышланган рәсемнәренең репродукцияләре дә урын алган. Автор әйтүенчә, бу очраклы түгел. Ул моны болай дип аңлатты:

"Гаиләмнең тарихы Истанбулга багышланган рәсемнәремдә дә чагылыш таба, ул мин сайлаган төсләр аша да сизелә".

Нәркиз Акчураның гаиләсе берничә мөһаҗирлек дулкынын кичерә. Әнисе Равилә ханым Харбинда туган, әмма аларның тамырлары Уфа якларына барып тоташа. әтисе дә шул яклардан. Нәркиз Акчураның гаиләсенең мөһаҗирлек тарихы Уфа губерниясендә башлана, аннары Хайлар, Харбин, Фушунь, Тяньцзинь, Шанхайда дәвам итә, бу татар гаиләсе Һонконг аша Төркиягә килеп урнаша.


Нәркиз Акчура китапны әзерләгәндә дулкынландырган яки гаҗәпләндергән вакыйгалар, тарихлар күп булды, дип аңлатты Азатлыкка, аеруча аның гаиләсе узган юл, диде.

— Күчеп йөрү тарихын харита аша өйрәнә башлагач, аның никадәр киң җирләрне колачлавын күреп гаҗәпләндем. Китапны тәкъдим итү көнендә без гаилә альбомындагы фотосурәтләрдән күргәзмә оештырдык, харита да кулландык. Бу тәкъдим итү чарасы һәркемдә зур кызыксыну, гаҗәпләнү һәм соклану хисләре уятты.

Гаиләмнең мөһаҗирлек тарихында мине аеруча дулкынландырганы — гаиләбезнең һәр әгъзасының тормышны шулкадәр яратуы, киләчәккә өмет һәм оптимизм белән каравы, бер-берсенә ныклы мәхәббәт җепләре белән бәйләнгән булуы. Алар үзләре яшәгән һәр җирне яраткан, матур истәлекләрне һәм анда корган дуслык мөнәсәбәтләрен сагынып искә алалар.

Боларның барысын да язганда мин әле дә яңа ачышлар ясыйм, онытылган истәлекләрне эзләвемне дәвам итәм кебек, — дип хисләре белән уртаклашты рәссам.


Акчура сүзләренчә, ата-бабаларыннан мирас булып калган истәлекләрне саклауны һәм киләчәк буыннарга тапшыруны мөһим дип саный. Төрле җирләрдә яшәсәләр дә татар булып яшәү, татар телен саклау ни өчен кирәк һәм моңа ничек ирешелгән дигәндә, рәссам бу гаилә ныклыгына һәм татар телле мохиттә яшәүгә бәйледер, дип уйлый.

— Гаиләмнең озак еллар дәвамында үз телен һәм мәдәни хәтерен саклап кала алуы, мөгаен, алда әйтеп үткәнемчә, ныклы гаилә бәйләнешләре һәм дуслары белән урнаштырган якын мөнәсәбәтләре нәтиҗәседер. Татар гаиләләре үзара якын, эчкерсез һәм ихлас мөнәсәбәтләр урнаштырганнар, шатлыкта да, кайгыда да бер-берсенә терәк булганнар. Гаиләмнең озак еллар дәвамында үз телен һәм мәдәни хәтерен саклап кала алуы, мөгаен, алда әйтеп үткәнемчә, ныклы гаилә бәйләнешләре һәм дуслары белән урнаштырган якын мөнәсәбәтләре нәтиҗәседер.

Азатлык шулай ук рәссамнан 2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлангач, күп кенә татарлар һәм башкортлар чит илләргә, шул исәптән Төркиягә дә китәргә мәҗбүр булганын әйтте һәм аларның язмышлары белән үз гаиләгезнең мөһаҗирлек тарихы арасында охшашлыклар күрәсезме дип кызыксынды.

— Һәр чорның үз чынбарлыгы бар һәм һәр чор үзенчә, дип уйлыйм. Төрле чорларны чагыштырып, аларга бәя бирү минем өчен мөмкин түгел. Мин бары тик гаиләбезнең истәлекләрен тупларга теләдем. Алар вакыт узу белән югалмасын, шул чорга яктылык сипсен иде, — диде ул.

Татар мөһаҗирләренең тарихы турындагы китап Истанбул һәм башка шәһәрләрдәге китап кибетләрендә сатыла. Ул 106 битле, төсле, фоторәсемнәр белән ясалган саллы китап. Бәясе - 1800 лира, бу якынча 3 мең сум. Аның тиражы 1500 данә. Китапны İON нәшрияты чыгарган.

Нәркиз Акчура
Нәркиз Акчура

Нәркиз Акчура (Nerkiz Akçura) — Төркия рәссамы, миниатюра остасы һәм педагог. Кытайның Хайлар шәһәрендә татар мөһаҗирләре гаиләсендә туган. Балачакта гаиләсе белән Төркиягә күченгән.

Истанбул университетының сәяси фәннәр факультетын тәмамлаган. Төрек сәнгате осталары Сөһәйл Үнвәр белән Әхмәт Якупоглу йогынтысында заманча рәсем сәнгате белән дә шөгыльләнә башлаган.

1999 елдан Җәфәрага мәдрәсәсендә миниатюра сәнгатен укыта. Истанбулда үз остаханәсендә иҗат итә. Иҗатында традицион госманлы миниатюрасын, импрессионизмны һәм заманча рәсем сәнгатен берләштерә. Майлы буяулар, акрил һәм акварель белән эшли.

1991 елда Искешәһәрдә Юныс Әмре фонды оештырган сәнгать бәйгесендә югары бүләккә лаек була. 2016 һәм 2017 елларда Япониядә узган Nittoten халыкара сәнгать бәйгесендә беренче урыннарны яулый. 2016 елда аның "Истанбулда вакыт" картинасы 128 әсәр арасында иң яхшысы дип табыла, ә 2017 елда "Хыялымдагы Истанбул" әсәре җиңү яулый.

Төркиядә һәм чит илләрдә, шул исәптән Италия, Япония, Британия һәм Болгариядә узган күпсанлы шәхси һәм күмәк күргәзмәләрдә катнаша. Аның әсәрләре музейларда һәм сәнгать коллекцияләрендә саклана, фәнни басмаларда дөнья күрә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG