Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда балык тоту түләүсез булырга мөмкин


Татарстан һәм балыкчыларның ризасызлык чаралары узган Русиянең башка төбәкләрендә балык тоту кагыйдәләрен үзгәртү турында сөйләшүләр бара.

Бу хакта шимбә көнне Казанда җыелган пикетчылар каршында Татарстанның беренче вице-премьеры Равил Моратов әйткән. "Русиядә балык тотуны түләүле итүне федераль үзәк хәл итсә дә, Татарстан бу кагыйдәләргә үз төзәтмәләрен кертергә җыена", диде Моратов.

Казанда шимбә көнне узган ризасызлык чарасында 4 меңләп балыкчы катнашты. Чарада Русия һәм Татарстан президентларына мөрәҗәгать кабул ителде. Анда президентларга “Дәүләт Думасында балыкчылык турындагы канунга төзәтмәләр кертү белән социаль киеренкелекнең артуына һәм Русия халкының хокуклары бозылуына” игътибар итәргә чакыру бар.

Казанның Ирек мәйданында узган чараны оештырырга балыкчыларга сугышлар ветераннары һәм Чернобыльдә зыян күрүчеләрнең оешмалары, Татарстанның аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте ярдәм иткән.
XS
SM
MD
LG