Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия халыкара элемтә төркеме утырышы киләсе атнада үтәчәк


Либия гыйсъянчылары
Либия гыйсъянчылары
Либия халыкара элемтә төркеменең беренче утырышы 15 апрельдә Катар башкаласы Доһада үтәчәк.

Бүген бу турыда Британия тышкы эшләр министрлыгы белдерде.

Көнбатыш илләре, гарәп дөньясы һәм халыкара оешмаларның вәкилләре кергән төркем Либиядәге халыкара операциянең сәяси җитәкчелегендә булачак.

Либиянең төньягында президент Мөәммәр Каддафи көчләре гыйсъянчылар кулындагы Мисурата шәһәрен утка тотуны дәвам итте. Илнең көнчыгышындагы Брига порты тирәсендә дә бәрелешләр дәвам итә.

Гыйсъянчылар НАТО һәрби очкычлары үзләренең һава һөҗүмнәре белән җитәрлек ярдәм итми дип зарлана.

НАТО җитәкчелеге исә Каддафи көчләре тыныч халыкны тере калкан буларак куллана ди.
XS
SM
MD
LG