Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон дөньяда кеше хокуклары торышы турында


АКШ дәүләт департаменты башлыгы Һиллари Клинтон.
АКШ дәүләт департаменты башлыгы Һиллари Клинтон.

АКШ дәүләт департаменты дөньяда кеше хокуклары турында еллык хисабын чыгарды. Аның 93 бите Русиягә багышланган.

АКШ дәүләт департаменты дөньяда кеше хокуклары турында еллык хисабын чыгарды. Хисапны җәмәгатьчелеккә дәүләт секретаре Һиллари Клинтон тәкъдим итте. Шактый күләмле бу документны әзерләүдә АКШның дөньядагы барлык вәкиллекләре дә катнаша.

Аның максаты былтыр дөньядагы төрле илләрдә кеше хокуклары торышын бәяләү. Хисапның 93 бите Русиягә багышлана. Аерым алганда анда Русиядәге хәлләр турында түбәндәгеләр язылган.

“Хөкүмәт кайбер демонстрациячеләрне тоткарлаулар, хөкүмәттән бәйсез оешмаларга, бәйсез киңкүләм мәгълүмат чараларына, кайбер дини азчылыкларга, бәйсез һөнәр берлекләренә һәм сәяси оппозициягә басым ясау белән кешеләрнең сүз иреге, җыелышлар үткәрү һәм берләшү хокукларын чикләүне дәвам итте. Журналистларга һәм активистларга һөҗүмнәр, аларны үтерүләр дәвам итте. Хокук нормаларын, кануннарны бозу проблема булып кала бирде, дәүләт оешмаларында коррупция зур күләмдә булып кала. Ксенофобия, расизм һәм нәфрәт нигезендә һөҗүмнәр зур проблемага әверелде.”

Хисапның “шәхес кагылгысызлыгыннан” алып “мәҗбүри хезмәтнең тыелуы” турындагы бүлекләргә кадәр һәрберсендә белгечләр Русия халкының хокукларын тупас бозулар турында бик күп мисаллар китерә.

Хисапның аерым бер бүлеге төрмәләрдә медицина ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле кешеләрнең үлү очракларына багышлана. Сергей Магнитскийның үлеме өчен җаваплыларга рәсми гаепләү белдерелмәү дә искә алына.

Хәрби хезмәт өчен тиешле шартлар булдырылмау сәбәпле гаскәрдә солдатларның үлеме турында да мәгълүматлар бирелә. Рәсми саннарга караганда гаскәрдә тәртип бозулар нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булган. Американ белгечләре исә Солдат аналары комитеты мәгълүматлары нигезендә төрле шартларда барлыгы ике меңгә якын хәрбинең үлеме турында белдерә.

Мәскәү хөкемдарын һәм журналистларны үтерүләр дә игътибардан читтә калмаган.

Русиядә кеше хокукларын бозу, шәхси иреклекләрне чикләүләр исемлеге чиксез дияргә мөмкин.

Азсанлы уңай үзгәрешләр буларак исә антисемит чыгышларның кимүе, интернетта чагыштырмача иреклек булуы атала.

Документны әзерләүчеләр шулай ук 2010 елда да Русиядә ирекле һәм демократик сайлаулар өчен шартлар булдырылмауга, намзәтләргә сәяси көрәш өчен тигез шартлар булдырылмауга игътибар иткән.

Шулай ук көч структураларының бигрәк тә Төньяк Кавказда тыныч халыкка карата көч кулланулары, канунсыз тоткарлаулар һәм сәяси сәбәпләр белән кулга алу очраклары да телгә алына.

Хисапта узган елның 2 августында адвокат Рөстәм Вәлиуллинның ике көнгә тоткарлануы турында да языла. Вәлиуллин әйтүенчә, милициянең террорга каршы көрәш бүлеге хезмәткәре аны кыйнаган, икенче бер хезмәткәр исә үтерү белән янаган. Адвокатны соңрак бернинди гаепләү белдермичә иреккә чыгарганнар. Әмма Вәлиуллин милицияне бу гамәлләре өчен мәхкамәгә биргән.

Сүз иреге торышына исә аерым игътибар бирелә. Дәүләт Русиядәге киңкүләм мәгълумат чараларының шактый зур өлешен контрольдә тота, бәйсез киңкүләм мәгълумат чаралары хакимият басымы астында хакимиятне тәнкыйтьләүдән тыелып тора, журнвлистлар үз-үзләрен цензуралый диелә.

Хисапта журналист Ирек Мортазинның элекке Татарстан президенты турында китап язган өчен, хакимияттәгеләр даирәсенә карата нәфрәт уятуда гаепләнеп ирегеннән мәхрүм ителүе турында да языла. Узган ел башында хөкем ителгән Мортазин бу ел башында вакытыннан алда иреккә чыгарылды.

Русия Европа илләре арасыннан кеше хокуклары торышы аеручы борчулы дип бәяләнгән өч ил арасында. Бу төркемдәге калган ике ил – Украина һәм Беларус.

Дөньядагы 194 илдә кеше хокуклары торышы турында хисапларны АКШ дәүлә департаменты һәр ел саен әзерли.

XS
SM
MD
LG