Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Русия президенты бүләгенә ат чабышы үтәчәк


24 июньдә “Казан” спорт корылмасында Русия президенты бүләге өчен ат чабышы оештырылачак.

“Бу көнне шулай ук Казанда Русия президенты каршындагы физкультура һәм спортны үстерү комитетының күчмә утырышы үтәчәк һәм “Универсиада-2013” корылмаларының чираттагысы ачылачак”, дип хәбәр итте Татарстанның яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы.

Ат чабышында Русия һәм БДБ хуҗаларының 16 аты катнашачак. Чабыш 2400 метрга оештырыла. Бүләкләү фондының күләме 7 миллион сум.
XS
SM
MD
LG