Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда “Яблоко” вәкиле кулга алынды


Петербурда бүген “Яблоко” фиркасенең җирле яшьләр бүлеге җитәкчесе Александр Гудимов тоткарланган.

Гудимов һәм тагын берничә кеше Петербурдагы Федераль Иминлек Хезмәте каршында махсус хезмәтләрнең интернетка, аерым алганда Skype’ны күзәтүенә каршы җыен уздырган.

Чара тәмамлангач Гудимов “Иреклекне тыеп булмый” дигән язуны ФСБ бинасы янында калдырырга теләгән, әмма полиция язуны алырга кушкан.

Гудимов язуны алудан баш тарткач, “Яблоко” вәкиле полиция таләпләрен үтәмәгәне өчен кулга алынган.
XS
SM
MD
LG