Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев хатын-кызларны 8 Март белән котлады



Татарстан Президенты Миңтимер Шәймиев котлавында болай диелә:

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне ихлас күңелдән күркәм яз бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне 8 нче Март белән тәбрик итәм!

Март аеның шифалы кояш нурларына җан җылысы кушылган һәм сагынып көтеп ала торган бу ямьле көнен без һәрвакыт саф мәхәббәт һәм хатын-кызга карата тирән ихтирам хисләренең тантанасы буларак кабул итәбез. Нәфис чәчкәләр кебек, сез безнең тормышыбызны меңләгән гүзәл төсләр белән баетасыз, аны сөю, гаилә бәхете һәм сабыйлар көлүе белән тулыландырасыз.

Безнең аналарыбыз, хатыннарыбыз, апа-сеңелләребез, кызларыбыз җанында йөргән өмет, ышаныч һәм сөю хисләре, бетмәс-төкәнмәс социаль оптимизм җәмгыятебезгә үзенең үсешендә иң кыен чорларны җиңәргә мөмкинлек бирүче рухи көч булды һәм бүген дә шушы олы максатларга хезмәт итә.

Һәм бүген - шушы күркәм яз бәйрәме көнендә - мин аеруча олы рәхмәт һәм ихтирам хисләре белән Бөек Ватан сугышының иң михнәтле авыр елларында кайгы-хәсрәткә бирешмичә, ирләр белән беррәттән искиткеч сабырлык күрсәткән һәм җиңеп чыккан, ә аннары - илебезне сугыш хәрабәләреннән күтәрешкән, бүгенге уңышларыбызның социаль-икътисадый нигезен салышкан ветеран хатын-кызларыбызны котлыйм. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сезгә, кадерлеләребез. Озак яшәгез, бәхетле булыгыз!

Хәзер безнең күпмилләтле республикабызда һәм бөтен илебездә уңай үзгәрешләр бара һәм аларда сезнең - гүзәл затларыбызның актив катнашуы гаять мөһим. Бүген гамәлгә ашырыла торган, бигрәк тә мәгариф һәм сәламәтлек өлкәләрендә, күп кенә өстенлекле милли проектларның уңышы башлыча хатын-кызларга бәйле.

Соңгы вакытта дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнары эшчәнлегендә демография сәясәте, аналарны һәм балаларны социаль яклауны көчәйтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Бу башлангычлар хатын-кызларның иң мөһим мәнфәгатьләренә турыдан-туры кагыла.

Татарстан җитәкчелеге бу юнәлешләр буенча эшләүне республика үсешенең аеруча мөһим тармагы итеп карый.

Татарстанда Хәйрия елы дип игълан ителгән бу елда безнең хатын-кызларыбыз үзләренең бай мөмкинлекләрен тагын да тирәнрәк ача алырлар, дип ышанам. Гүзәл затларның күпчелегенә хас булган игелеклелек, ятим калган һәм ташланган балалар язмышына битараф булмау, изгелек һәм юмартлык күпсанлы күркәм эшләрдә һәм гамәлләрдә реаль гәүдәләнеш таба инде.

Хатын-кызларны "игелек фәрештәләре" дип атаган язучылар һәм шагыйрьләр мең мәртәбә хаклы. Андый фәрештәнең һәр хатын-кыз җанында яшәвенә чын күңелдән ышанам, аңа канатларын киң җәяр өчен мөмкинлек бирергә генә кирәк.

Кадерле хатын-кызлар, сездәге илаһи гүзәллек, нәфислек, ягымлылык һәм нурлылык дөньяны һәрвакыт җылытып торсын! Ә без, сезне яратучы ир-егетләр, бу җылыны йөрәкләребездә мөмкин кадәр озаграк һәм кадерләп сакларбыз.

Сезгә чын күңелдән бәхет, исәнлек-саулык, бәрәкәт һәм иминлек телим!
XS
SM
MD
LG