Accessibility links

Британия Иран белән сөйләшүләр башларга тели


Британия тышкы эшләр министры Маргарет Беккет, Ираннны, кулга алынган британ дингезчеләре эшен тыныч юл белән хәл итәргә чакырды. Ул Лондонның Иранның белдерүнә җавап бирүен һәм яклар арасында дипломатик сөйләшүләр башлану мөмкинлеген хәбәр итте. Иранның Русиядәге ильчесе, елегрәк әйткән сүзләреннән баш тартты. Ул Иранда кулга алынган 15 британ дингезчесенең эше, мәхкәмәгә бирелергә мөмкин дип Русиянең «Вести –24» каналына белдергән иде. Бүген Иранның рәсми мәглүмат агентлыгы белән сөйләшеп, Голам реза Ансари сүзләрем бозып тәрҗемә ителгән дип белдергән.
XS
SM
MD
LG