Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыров Чечнянең яңа президенты буларак ант бирде


Рамзан Кадыров Гудерместа инаугурация тантанасында Чечня президенты буларак ант бирде. Элек бәйсезлек сугышчысы булган, соңрак Мәскәү ягына күчкән 30 яшлек Кадыровны Чечня президенты урынына Русия президенты Владимир Путин тәкъдим итте һәм Чечнә парламенты узган айда Путинның бу тәкъдимен раслады. Кадыров бу урынга президент Алу Алханов вазыйфасыннан чигенгәннән соң килде. Хокук яклаучылар Кадыровны һәм аның шәхси гаскәрен күпсанлы тупас хокук бозуларда гаепли.
XS
SM
MD
LG