Accessibility links

Саркози вазыйфасна кереште


Париж -- Николя Саркози бүген рәсми рәвештә президентлык вазыйфасына кереште. Аңа бу вазыйфаны Жак Ширак үзе тапшырды. Ширак 12 еллык хезмәтен тәмамлап Елисей сараеннан китте. Саркози рәсми тантана белән дәүләтнең яңа президенты итеп белгеләнде.

Яңа президент беренче чыгышында, франсуз халкын бердәмлек һәм ачыклыкка чакырды. "Хезмәт, тырышлык, хөрмәт һәм ихтирам кыйммәтләрен кайтаруга мохтаҗлык бар. Бу кыйммәтләр кешечелекнең нигезе һәм социаль тәрәккият өчен шарт булып тора. Шулай ук, түземлелек, ачыклык зарур, чөнки түземсезлек, расизм, анти-семитизмның болай куркыныч булганы юк иде әле" диде Саркози.

Саркози да Ширак сыман консерватив кеше, 6 май сайлауларында, радикаль икътисади үзгәрешләр вәгъдәсе белән җинеп чыккан иде.

Вазифага керешеп бер сәгаттәң соң, Саркози Германия канцлеры Ангела Маркель белән Европа Берлеге мәсьәләләре турында сөйләшү өчен Берлинга очты.
XS
SM
MD
LG