Accessibility links

Иран тоткарланган галимне инкыйлаб әзерләүдә гаепли


Иран Тәһранда тоткарланган Фарсы-Американ академик Шаул Бахашны соңгы ике атнада хөкүмәтне бәреп төшерүдә гаепли. Күзләү министрлыгы сүзләренә таянып, дәүләт мәгълүмәт чарасы кичә, Һалеһ Әсфәндияри һәм ул эшләгән Вашинтонда урнашкан Вудроу Уилсон галимнәр үзәге Иран бәйсезлегенә каршы яңа бер челтәр оештыра дип хәбәр итте. Шул ук вакытта финансчы Дҗорҗ Сорос тарафыннан Нью-Йоркта төзелгән оешманы бу челтәргә катнашуда гаепле. Әсфандияринең ире Шаул Бахаш үз хатынының бу эшкә рәсми катнашуы мәсьәләсе ачык түгел дип белдерде һәм ул хатынына ягылган гаепләүләрне кире какты. Ул Ассошиэйтед Пресс Агентлыгына ‘Инкыйлаб чараларына хатынымның катнашуы мәсьәләсе ачык түгел яисә нигезсез дип әйтте. Әсфәндияри, декабрьдә өлкән туганнарын күрер өчен Иранга килгән, 8 майда исә кулга алынган иде. АКШ, Тәһранда тоткарланган фарсы-американнар арасында булуын белдереп аның тоткарлануын хөкем итте.
XS
SM
MD
LG