Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бесланда "Балаларсыз 1000 көн" чарасы үтә


Беслан – Русиянең Беслан шәһәрендә бүген "Балаларсыз 1000 көн" дип аталган искә алу чарасы үтә. 2004 елның сентяберендә тотык алу фаҗигәсе вакытында 330-дан артык кеше һәлак булган иде, күбесе балалар. Җимерелгән мәктәптә һәм зиратта шәмнәр куелган.

Сишәмбедә Төньяк Осетия мәхкәмәсе мәктәпне басып алуга китергән гамьсезлектә гаепләнгән 3 милиционерга ярлыкау карары чыгарды. Корбаннарның туганнары бу карарга кискен ризасызлык белдерә һәм тыңлауларны дәвам итергә таләп итә.
XS
SM
MD
LG