Accessibility links

Либиядәге Болгарстан медицина хезмәткәрләре өйләренә кайтты


Либиядә 8 ел төрмәдә утырганнан соң Болгарстанга кайткан табибларны Болгарстан президенты Георгий Парванов рәсми ярлыкады.Табиблар бүген Болгарстанга кайтты. Биш болгар шәфкать туташын һәм фәлестинле табибны София һава аланында туганнары һәм якыннары очкычтан каршы алды. Алар Либиядә белә торып Либия балаларына СПИД чирен йоктыруда гаепләнеп, үлем җәзасына хөкем ителгәннәр иде. Аннан соң ул карарны гомерлеккә төрмә белән алыштырдылар. Табиблар үз гаепләрен кире кагып килде. Аларны азат итү өчен тырышкан Европа берлеге чир йоктырган балаларның гаиләләренә ярдәм фонды оештырды. Туган иленә кайткан бер шәфкат туташы болай “Мин бүгенге шушы минутлар өчен яшәдем. Үлем карары белән мин беркайчан да килешмәдем. Хәзер мин бәхетле”, диде.
XS
SM
MD
LG