Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада яшәүче кайбер галимнәр һәм эшмәкәрләр Казанда китапларын тәкъдим итте.


Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, Башкортстан хәзер Татарстан койрыгына басарга тырыша. Русия белән Татарстан арасында имзаланган Шартнамә аларга да кирәк, шулай ук Казан 1000 елллыгын билгеләп узса, алар инде Татарстан башкаласының борынына чиертеп Уфага 1500 ел икәнне исбат итәргә тырышып зур эшләргә керешкәннәр. Бу хакта җомга көнне Казанда китапларын тәкъдим итүче эшмәкәр Николай Швецов әйтте.Ул Башкортстанда үз китапларын тәкъдим итә алмый – мөмкинлек бирмиләр ди. Казанда Татар конгрессы бинасында узган тәкъдим итүне исә “Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов һәм галим Дамир Исхаков оештырдылар. Бу чарага күбрәк Башкортстаннан чыккан хәзерге вакытта Казанда яшәүче милләттәшләребез һәм галимнәр җыелды. Әлеге китаплар турында галим Дамир Исхаков:

Уфа шәһәрендә яшәүче галимнәр һәм сәясәт белән шөгыльләнүче кайбер эшмәкәрләр язган китаплар бар. Аларны чыгаруда ТР Тарих институты һәм мониторинг үзәге катнашты. Бу китапларда Башкортстан тарихы буенча яшерелеп килгән фактлар язылган. Аларны Советлар Берлеге заманында сөйләргә ярамый иде, хәзер дә Башкортстан шартларында сөйләргә ярамый. Шуңа күрә мин үзем шушы эшләрдә катнашып, бу серияләрнең фәнниредакторы буларак бу китапларны чыгарырга тырыштым. Чөнки Русиядә бу дөреслекне белергә кирәк.

Николай Швецовның басмалары зур түгел - 50-60 битлек кенә. Ләкин эчтәлеге ягыннан шактый бай ди тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков:

Салават Юлаев кайдан килеп чыккан. Аны бит инде милли каһарман итеп кабул итәләр. Бу чынлыкта шулаймы? Аннан соң Уфа губернасын Башкортстанга кушып зур Башкортстан ясаганнар. Аны бит бездә бик сәер кабул итәләр. Уфа губернасы бетерелеп Башкортстан төзелгән дип уйлыйлар. Ә бит чынлыкта Башкортстан кечкенә генә булган, ә Уфа губернасы зур булган. Монда кемнең кемгә кушылганын уйларга кирәк әле. Хәзерге сәяси вакыйгаларга багышланган китаплар да бар. Мәсәлән, җирле үзидарәләргә багышланган чит ил һәм үзебезнең галимнәр чыгарган китаплар. Аларны карап чыккач башкортстанда җирле үзидарәнең булмавы күренә. Ә бу бик әһәмиятле, чөнки бу үзидарә булса татар проблемасы да тумас иде. Чөнки анда 20 татар районы бар. Алар бөтен мәсьәләне үзләрендә чишеп бетерерләр иде.

Николай Швецов тәкъдим итү барышында Башкортстанның Русиягә ирекле рәвештә кушылуына 450 еллык тарихы турында бәхәсле мәсьәлә булуын әйтте. Шулай ук ул Башкортстан җитәкчелеге Татарстан артыннан куып бик күп ялганнарга баруын ассызыклады. Николай Швецов:

Татарларны узып китү, Казанның 1000 еллыгы булса, Уфаны 1мең ярымлык тарихы бар икәнне исбат итәргә тырышлар. Бу тарихи яктан һич дәллиләнмәгән. Без моны аңлатырга тырышабыз. Алар безне татарларга сатылган дип гаеплиләр.

Николай Швецов шулай ук татар белән башкорт, рус белән башкорт арасындагы мөнәсәбәтләр турында да сөйләде. Әлеге мәсьәлә татар җәмәгатьчелегендә аеруча кызыксыну тудырды. Швецовның чыгышыннан соң туган фикерләр төрле булды. Җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин:

Мин монда яңгыраган татар белән башкорт халыклары арасында конфликт тудыру куркыныч булуы турында килешәм. Чөнки дуслашу өчен берничә буыннар алмашуы кирәк булачак.

Язучы Нәҗибә Сафина:

Швецовның да, башкаларның да әйткән фикерләренең объектив булуына ошанып бетмим. Бу китапларны халыкка таратыр алдыннан әле тикшерергә кирәк, ялган мәгълүмат китмәсен өчен.

Башкортстаннан килгән тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафиков:

Китапларны чыгарыр алдыннан безгә нык басымнар булды, шуңа без аларны Казанда бастырдык.

Тәкъдим итү чарасында бәхәсле мәсьәләләр шактый булды. Кемдер Русия башкорт белән татар арасын бозарга тырыша дисә, икенчеләре Башкортстанда русларны һәм татарларны кысалар дип белдерде.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG