Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәрмәр диңгезендә паром белән көймә бәрелешкән


Мәрмәр диңгезендә, Төркия юлчылар паромы белән йөк көймәсе бәрелешүдә 30 кеше яраланган. Бу хакта Төркия мәгълүмәт чаралары хәбәр итә. Бәрелешү сәбәпләре ачыклана. Паром үзлегеннән ярга килеп җитә алган. Ашыгыч ярдәм машиналары каза күргәннәрне хастахәнәгә озаткан. Алданрак, йөк көймәсе Русиянеке дип игълан ителсә дә, Русия илчелеге, көймә Украинаныкы дип раслый.
XS
SM
MD
LG