Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә саклык кассаларында югалган акчаны таләп итәләр


Мәскәүнең Пресня мәхкамәсе, 90-нчы елларда саклык банкларында калып югалган акчаларын Русия хөкүмәтеннән түләүне таләп иткән 11 кешенең гаризасын кире какты. Мәхкамәнең бу хактагы аңлатмасы билгеле түгел. Адвокат Алексей Орлов сүзләренә караганда, аңлатмаларны ул биш көннән алырга өметләнә. Бу шикаятьләрне тикшерүне “Башка Русия” оппозиция коалициясе башлап җибәргән. Алар, “Саклык кассаларындагы акчаларны кайтару һәм саклау” турындагы канунны хөкүмәт үтәми дип саный. Пәнҗешәмбе көнне мәхкамә тагын 18 кешенең гаризасын карарга тиеш.
XS
SM
MD
LG