Accessibility links

Әфганыстанда 2 әфган солдаты үтерелде 11 НАТО хәрбие яраланды


Әфганыстанның көнчыгышындагы Нуристан вилаятендә 2 әфган солдаты үтерелгән 11 НАТО хәрбие яраланган. Хәрбиләр мәгълүмәтендә әфган армиясе киемнәре кигән талиблар һөҗүм ясады диелә. Кайбер хәбәрләрләргә караганда, Әфганыстан махсус хезмәте тарафыннан, 15 августа Кабулда Германиядән булган өч хәрбине һаләк иткән шартлатуны башкаруда шикләнелгән яшүсмер тоткарланган. Шул ук вакытта, Әфганыстанның эчке эшләр министрлыгы, ул шартлаулар белән бәйле булган тоткарланулар хакында мәгълүмәте булмавын дип белдергән.
XS
SM
MD
LG