Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босния серблары да бәйсезлек таләп итмәкче


Босниянең югары халыкара вәкиле Мирослав Лайчак үз республикасының бәйсезлеген алу теләге барлыгын белдергән Босния серблары җитәкчелеген тәнкыйткә тотты. Лайчак, халыкара җәмәгатчелек Босния серблары һәм мөселман хорватлар булган Босния федерациясенең бүгенге дәүләти хәлен үзгәртергә юл куймыячак диде. Босниядәге Серб Республикасы премьер-министры Милорад Додик шушы көннәрдә, әгәр дә Косовога бәйсезлек бирелсә, алар да үз республикаларына бәйсезлек таләп итәчәк дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG