Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар губернаторы вазифаларыннан киткән


Русия президенты Владимир Путин Самар өлкәсе губернаторы Константин Титовның вазифаларыннан китү теләген кәнагатләндергән. Кремлнең матбугат хезмәте хәбәрләренә караганда, өлкә белән 1991 елдан бирде җитәкчелек иткән Титова вазифаларыннан үз теләге белән киткән. Өлкә башлыгы вәкәләтләрен вакытлыча “АвтоВАЗ” җитәкчесе Владимир Артяковка йөкләгәннәр.Шул ук вакытта Владимир Путин Самар губерна Думасына аңар губернатор вәкәләтләрен тапшыруны карарга тәгъдим иткән.
XS
SM
MD
LG