Accessibility links

Интертат белән Татар- информ кушылды


14 сентябрь Интертатны эзләүчеләр, бу сәхифәгә баскач Татар- информ бите ачылганга гаҗәпләнгәндер. Интертат соңгы тапкыр үз хәбәрләрен укучысына 10 сентябрь көнне тәкъдим иткән булган. Ә 11 сентябрьнең икенче яртысында сайт челтәрдә күренмәс булды. Баскан саен гел “Сайт эшләми” дигән язу гына чыкты. Әлбәттә бу хәлләр Интертатны үз иткәннәрне аптырашта калдырды. Без ни булды икән дип әлеге сәхифәнең татар бүлеге башлыгы Әлфия Миңнуллина шалтыраттык. “11 сентябрьнең беренче яртысында сәхифәне күреп була иде әле. Аннан бирле Интертат челтәрдә күренмәс булды. Интертат газетасының бу рәвештә ябылуы һәм Татар- информ кысаларында бары тик татарча эшләячәк икән дигән хәбәрне редакция хезмәткәрләренә баш мөхәррир Владимир Шевчук әйтте. Рәсми карарны мин шәхсән күрмәдем. Бугенге көндә Интертат журналистлары Татар- информ агентлыгы өчен хәбәрләр әзерлиләр. Алга таба ни булачагын әйтә алмыйм”,- Әлфия Миңнуллина. Интертатның башлыгы Владимир Шевчук та әлегә кадәр бернинди рәсми кәгазь дә имзалангмаган диде.

Шулай да бу ике сәхифәне берләштерү турында сүзләр ишетелгәләп алды. Интертат башлыгы да аны раслады. Һәм аларның журналистларының, Әлфия Миңнуллина әйтүенчә, Татар- информга хәбәр яза башлавы моңа тагын бер дәлил булып тора. Владимир Шевчук әйтүенчә, бүгенге көнгә кадәр аларда барлыгы 23 эш урыны булган, 10 кеше иҗат белән шөгыльләнгән, ягъни язучы журналистлар булган. Сәхифә эшләгән вакытта без “кичә” дигән сүзне кулланмаска тырыша идек, бары тик “бүген” һәм “иртәгә” генә ди Шевчук. “Безнең мәгълүматларыбыз төрле иде. Сәясәт, икътисад, спорт, җинаять, казаларны бирә килдек. Икенче зур максатыбыз исә, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны игътибарын тарихи ватаннарына җәлеп итү иде”,- ди Шевчук. Интертат беренче булып үз сәхифәләренә латин имлясын керткән интернет сәхифә.

Интертатның ябылуына мөнәсәбәттә фикерләр, аның Татар- информ белән кушылуына булган кебек үк бер төрле генә түгел. “Татар интернетының беренче карлыгачы ябылган, шәп булмаган әле ул”. “Татар- информны да дубляж гына итеп калдырмасалар ярар иде”. “Кушылу ул- көчәю”,- диючеләр дә бар. Ә кайбер газетада эшләүче журналистлар без гомүмән интернеттагы сәхифәләргә күз салмыйбыз ул, ә хәбәрләрне белү өчен телевизор карыйбыз, диде.

Интертатны укучыларның саны 2 меңгә кадәр җиткән чаклар да булган. “Уртача мең ярым укучыбызның 70 проценты мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре иде”,- ди Шевчук. Ике сәхифәнең бергә кушылуына килгән вакытта, бигрәк тә хезмәткәрләр борчылган. “Әлегә хезмәткәрләргә телдән генә барыгызны да эшкә алабыз, хезмәт хакларыгыз ким түгел, бәлки зуррак та булачак дигәннәр”.

Татар- информ мөдиренең урынбасары, баш мөхәррир Галия Мөхәммәтшина әйтүенчә, ике агентлык эреләндерү өчен, хәбәрләр бирүне киңәйтү, булган вакыйгаларны укучыларга тизерәк җиткерү өчен бергә кушылган. Шулай итеп Интертат. ру сәхифәсенә күнегеп, челтәрдә аның адресын җыючыларга Татар- информ. ру сәхифәсе килеп чыга.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG