Accessibility links

Казанда халыкара яшьләр форумы башлана


21-23 сентябрь көннәрендә беренче тапкыр Казанда “Барсыда төрле һәм барсыда тигез” исемдәге халыкара яшьләр форумы уза. Әлеге чара алдыннан “Татмедиа” агентлыгы журналистларны җыйды. Җыенда Русиянең 43 төбәгеннән һәм дөньяның 23 иленнән вәкилләр катнашыр дип көтелә. Халыкара яшьләр форумы Казанның “Корстон” күңел ачу үзәгендә 21 сентябрьдә тантаналы төстә ачылачак. Монда Русиянең мәгариф һәм фән министрының, Европаның яшьләр эшләре, спорт Шурасы рәисе Ральф-Рене Вайнгрнерның һәм башка дәрәҗәле кунакларның килүе көтелә дип хәбәр иттеләр “Татмедиа” агентлыгында Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының ярдәмчесе Андрей Кондратьев. Аның әйтүенчә “Барсыда төрле һәм барсыда тигез” халыкара җыены Казанда булмаска да мөмкин булган. Ләкин Татарстан башкаласы 2013 елга үзендә Универсиада үткәрергә дәгъвә кылган шәһәр булуын истә тотып булса кирәк Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгы, Русиядәге яшьләр һәм балалар берләшмәләренең милли шурасы Казанны яклап чыга. Матбугать очрашуына менә шул яклаучыларның вәкилләре журналистлар белән очрашуга соңарып килделәр. Артык күп тә сөйләмәделәр, чөнки төп чаралар 21 сентябрьдә булачак бит, анда Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановның да булуы көтелә. “Барсыда төрле һәм барсыда тигез” халыкара яшьләр форумының нигә Казанда узасын, матбугать очрашуында түр башындагы өстәл артыннан рус телендә сөйләүчеләр, Татарстан башкаласы төрле диннәр, мәдәниятьләр кисешкән урын һәм җыенда катнашкан яшьләр монда үзләренең фикерләре, тәҗрибәләре белән җиңел уртаклашырлар иде диләр. Шулай ук бу чараның 2013 елгы Универсиада Казанда узар дигән өметкә дә зур плюс буласы әйтелде. Русия мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы яшьләр сәясәте, тәрбия һәм балаларны социаль яклау оешмасы җитәкчесе Алина Левитскаяга журналистлар тарафыннан;“Комсомол, пионерларны кайтарырга җыенмыйсызмы соң?” - дигән сорау да бирелде, Левитская хәзерге заманда моның ихтыяҗы юктыр, чөнки Русиядә балалар һәм яшьләр оешмалары күп, сайлау мөмкинлеге бар диде. Халыкара яшьләр форумында катнашучылар аерым секцияләргә бүленеп, яшьләрнең хокуклары, халыкара мөнәсәбәтләр темасына сөйләшәчәкләр. Казан дәүләт университетында кунак булачаклар. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG