Accessibility links

Кабулда интихар һөҗүм: 30-лап кеше үлде


Кабул – Әфганстан башкаласында булган террор гамәле нәтиҗәсендә бүген 30-га якын кеше һәлак булган, 20-дән артыгы яраланган. Корбаннар арасында хәрбиләр дә, цивиль кешеләр дә бар.

Әфган армиясе киеменә киенгән интихарчы 50-ләп әфган хәрбие утырган аутобус янына килеп үзен шартлаткан. Бу шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә Талибан хәрәкәте алды.

Әфганстан президенты Хәмит Карзай, бу һөҗүм террорчылыкка каршы көрәшне тагы да катырак алып барырга кирәклеген күрсәтә, дип белдерде.

Берүк вакытта ул Талибан җитәкчесе Гөмәр муллага очрашып сөйләшү тәкъдимен ясады:

"Илдә тынычлык хакына без сөйләшергә әзер. Әлбәттә, алар белән элемтәләр бар, алар да җәмгыятнең бер өлеше, ләкин турыдан-туры элемтә юк. Талибан җитәкчесе белән күзгә-күз күрешкәнем юк, кайда икәнен дә белмим. Әгәр анда безнең телефон я адрес бар икән, кыенсынмасын, килсен, мин сөйләшүгә әзер" диде Әфганстан президенты.

Әфганстаннан килгән тагын бер хәбәрдә әйтелгәнчә, бүген анда Халыкара Кызыл Хаҗ оешмасының узган атнада урланган 4 хезмәткәре иреккә чыгарылган. Бу турыда Талибан вәкиле хәбәр итте. Аның сүзләренчә, алар бу кешеләрне хата белән урлаган, аларның Кызыл Хаҗ оешмасыннан икәнен белмәгәннәр.
XS
SM
MD
LG