Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Ихтыярый армия өчен йөреш" үтте


Мәскәү – Бүген Мәскәүдә оппозиция көчләре "Ихтыярый армия өчен" дип аталган йөреш үткәрде. Йөрештә катнашкан берничә йөз кеше мәҗбүри хәрби хезмәтне көчтән чыгарырга, яшүсмерләрне аулауны туктатырга таләп итте.

Чараны Берләшкән Ватандашлар Фронты, Без яшьләр хәрәкәте, Яблоко партиясе һәм Уң Көчләр Берлеге үткәрде.

Чара үзәктә түгел, ә шәһәр читендә, хакимиятләр бүлеп биргән урында үткән, шуңа күрә анда күп кеше катнаша алмаган.
XS
SM
MD
LG