Accessibility links

Тынычлык Нобель бүләге ияләре мәгълүм


Тынычлык өчен 2007 елгы Нобель бүләгенә Америка Кушма Штатларының элекке вице-президенты Эл Гор һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасындагы климат үзгәрүен өйрәнүче белгечләрнең Хөкүмәтара төркеме лаек булды.

Нобель бүләге комитеты белдерүендә әйтелүенчә, алар бу премиягә тирә-як мохитнең хәвефле үзгәрүләренә каршы көрәшкә керткән өлеше өчен лаек булган.

АКШның элекке вице-президенты Эл Гор “Оскар” бүләген алган “Уңайсыз хакыйкать” исемле документаль фильм төшерүдә катнашкан иде.

Һиндстан галиме Раджендра Пашаури җитәкчелегендәге белгечләрнең хөкүмәтара төркеме Берләшкән Милләтләр Оешмасына тирә-як мохит мәсьәләләренә кагылышлы хисаплар әзерли.

Нобель бүләге ияләрен котлау тантанасы Ослода 10 декабрьдә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG